Тынычланыр өчен урын бармы?
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан
Бүген әти-әни баласын тәмле итеп ашатса, матур итеп киендерсә, аның бөтен теләкләрен үтәсә, балама тиешле тәрбияне бирдем дип уйлый. Кыйммәтле телефоны булса, аны интернетка ялгаса, баласының бөтен кирелекләрен үтәп барса, мин балам өчен үземнән торган бөтен эшне дә эшләдем дип үзен тынычландыра. Калганына, кызганычка каршы, әти-әнинең вакыты юк. Аның үз дөньясын куасы бар – түләүләр түлисе, машинаның кредитын ябасы, фатирның ипотекасын түлисе һ. б. Мең төрле үзебез уйлап тапкан кыенлыкларны үтәсе бар.
Ә бала үзен кызыксындырган бик күп сораулары белән ялгызы гына кала. Һәм ул сорауларга җавапны да ул әти-әнисеннән түгел, ә бәлки башка җирдән – интернет-телевизор, телефоннан яки урамнан таба. Әйдәгез, әти-әниләр, үзебездән сорыйк әле. Кайчан балаларыбыз белән бергәләшеп өй эшләрен эшләдек? Бергәләп су коендык? Яки урманга, болынга барып, печән чабып кайттык, андагы табигать могҗизалары турында сөйләштек? Яки бергәләп чишмәдән су алып кайтканыбыз бармы? Әллә инде әби-бабайларыбызның, туганнарыбызның хәлен белергә бардыкмы? Я булмаса, ялгызы гына яшәп ятучы күрше абыйсының яки апасының берәр эшенә булыштыкмы? Озакламый 1 сентябрь җитәр, сөекле укытучыма аның яраткан чәчәкләрен үстерик дип түтәлләр ясадыкмы, орлыклар чәчтек, сулар сибәбезме? Үскәч, балам илебезгә-көнебезгә кирәкле һөнәр иясе булсын дип сөйләшүләр алып барабызмы? Тормы-шыбызның, дөньяга ки-лүебезнең төп мәгънәсе нидә икәнлеге турында сөйләшкәнебез бармы соң? Дөньяларны, анда бөтен мәхлукатны юктан бар кылган Аллаһ Раббыбыз турында балаларыбызга ниләр сөйләдек? Дөньяда яшәгәндә игелек кылып яшәгән ке-шеләрнең ахирәттә дә сый-нигъмәт тулы җәннәткә эләгәсен, ә начар гамәлләр кылып, үз нәфесләрен генә кайгыртып яшәүчеләрнең соңгы урыннары газап тулы җәһәннәм икәнлеге турында балаларыбызга онытмаслык итеп аңлата алдыкмы? – Сораулар бик күп. Әле аларны тагын да дәвам итеп булыр иде. Әмма аларның барысына да, кызганычка, җавап тискәре...
Ә бит белеп-ишетеп торабыз: гаиләдә булырга тиешле үзара мәхәббәт, әти-әнинең, балаларның бер-берсенә булган ышанычы, гаилә тәрбиясе булмау сәбәпле, бүгенге тормышыбызда, җәмгыятебездә аяныч, күңелсез хәлләр еш булып тора.
Бер малай әнисеннән сорый икән:
–Әни, син көнгә ничә сум акча эшлисең? – дип.
Әнисе:
–Бер мең сум, – дигән.
Бала шунда әтисенә мөрәҗәгать иткән:
–Әти, миңа 700 сум акча биреп тор әле.
–Нәрсәгә ул сиңа, улым?– дигән әтисе.
Малай:
–Менә мин күптәннән акча җыям инде. Хәзергә 300 сум акчам бар. Син 700 сум бирсәң, бер мең сум акчам була. Мин шуны әнигә бирәм дә, ул көне буе минем белән булыр, бер көн буе минем белән уйнар, сөйләшер иде дигән...
Әйдәгез, кардәшләрем, тирә-юнебезгә, гаиләбез-гә, балаларыбызга күз төшереп алыйк әле. Без, чыннан да, аларның хакларын үтәп яшибезме? Әллә юкмы?
Илгиз Әхмәдуллин,
«Балтач нуры» мәчете имам-хатыйбы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев