Хезмәт

Укы һәм уйлан...

Тормышта кайбер вакытта сөйләшәсе килмәсә дә, бер генә җөмлә булса да әйтеп куярга кирәкле очраклар була. Шул вакытта кеше, нәфесен җиңеп, кирәкле сүзне әйтергә көч тапса, шул аз сүз белән дә зур файда китерергә һәм зур савапка ирешергә мөмкин.

Дин һәм гыйбадәт кешене ничек үзгәртә?

Аллаһ Тәгалә Коръәндә: “...гыйбадәт кылыгыз, шаять тәкъваланырсыз (гөнаһлардан саклана башларсыз)”, – ди. Дөрестәндә, кеше гыйбадәт кыла башлагач, үзгәрә. Мәсәлән, кемдер аракыдан, кемдер бозык гамәлләрдән, кемдер урлаудан, кемдер ялган сөйләүдән туктап кына калмый, ә бу эшләргә кире кайтудан һәм Аллаһ кушканнарны калдырудан курка башлый.

Исламны кабул иткән беренче көннәреннән үк Әбү-д-Дәрдә дә Аллаһка һәм Аның илчесенә (с.г.в.) ихлас күңелдән, җанының һәм тәненең һәр кисәкчеге белән диярлек буйсына. Динсезлектә йөреп югалтканны кайтару өчен ул дин юлында көнне-төнгә ялгап, ару-талуны белмичә тырышлык куярга ниятли. Вакытының күп өлешен гыфбадәткә багышлый һәм, суга сусаган кеше кебек, гыйлем алуга керешә. Коръәнне ятлап, аятьләрнең мәгънәләрен өйрәнүгә күп вакытын багышлый. Сәүдә белән шөгыльләнүе үзенә гыйбадәтнең ләззәтен татуга һәм гыйлем мәҗлесләренә (дәресләренә) катнашырга комачаулый дигән фикергә килгәч, ул, бер икеләнмичә, сәүдәсен калдыра.

Бәлки, Әбү-д-Дәрдә дингә иртәрәк килсә, ул да башка сәхабәләр шикелле гыйлем дә алыр, сәүдәсен дә алып барыр иде. Чөнки бай сәхабәләр үзләренең байлыкларыннан күп зәкәтләр чыгарып та, дин юлында зур файда китергәннәр. Әмма ул ислам диненә башкалардан соңрак килү сәбәпле, бай булып, ләкин аз гыйлем һәм аз гыйбадәт белән яшәгәнче, фәкыйрьлекне һәм күп гыйлем белән күп гыйбадәтне сайлый.

Нык иман иясе гел җәннәтне исендә тота

Әбү-д-Дәрдә сәүдәсен ташлап кына калмый, ә дөнья нигъмәтләре һәм зиннәтләреннән дә үзен чикли. Ул көнгә бер сынык ипи ашау һәм гади кием киеп йөрү белән чикләнә. Бер тапкыр бик салкын бер төндә берничә юлчы аның өендә төн кунарга калалар. Ул аларга кайнар ризык чыгарта, ләкин йоклаганда ябынып ятар өчен юрган бирдертми. Йоклаганда салкын булачагын уйлап, кунаклар арасыннан берсе өскә ябынырга юрган ише әйбер булмас микән дип, Әбү-д-Дәрдә янына чыга. Бүлмәсенә керсә, Әбү-д-Дәрдә яткан, ә хатыны аның янында нәрсәдер эшләп утыра. Кунак аларның өсләрендә эсседән дә, салкыннан да сакламый торган юка гына киемнәрдән башка нәрсә күрмәгәч, аптырап сорый: “Күрәм, син дә безнең шикелле үк шартларда йоклыйсың икән, ә әйберләрегез кайда соң сезнең?” Әбү-д-Дәрдә аңа: “Безнең өебез тегендә (җәннәттә) , һәм берәр мал-мөлкәткә ия булсак, без аны шул мизгелдә үк шунда озатабыз. Әгәр дә монда калдырган әйберләребез булса, әлбәттә, без аны сезгә биргән булыр идек. Безнең ахирәткә бара торган юлыбызда бик зур каршылык тора (Аллаһка буйсыну юлында нәфсенең һәм шайтанның вәсвәсәсе зур комачаулык тудыра) һәм аның аша зур йөкләр төягән килеш узуы бик авыр. Шуның өчен, шушы каршылыкларны җиңеллек белән үтеп чыгар өчен, без артык йөкләрдән арынып барабыз. Син аңладыңмы?” – дип сорый. Тегесе: “Әйе, аңладым, Аллаһның рәхмәте булсын сиңа”, – дип җавап кайтара.

Үзенә теләгәнне башкаларга да тели

Үзе хәлифлек иткән чорда Гомәр ибн әл-Хаттаб Әбү-д-Дәрдәне Дамаск шәһәренә җитәкче итеп җибәрмәкче була. Ләкин ул риза булмый. Хәлифә бик үгетләгәч, ул әйтә: “Әгәр дә син риза булсаң, мин аларга Аллаһ китабын, пәйгамбәрләребезнең (с.г.в.) сөннәтен (хәдисләрен) өйрәтергә һәм намазларында имам булып торырга (ләкин җитәкче буларак түгел) бара алам”. Хәлифә ризалыгын бирә һәм Әбү-д-Дәрдә Дамаскка китә.

Анда баргач, ул халыкның күпчелеге дөньяга чумганлыгын һәм дөнья рәхәтлекләренә алданып, диннәренә кимчелек китерүләрен күрә. Бу хәл аны зур борчуга сала һәм ул бөтен халыкны мәчеткә җыя. Халык җыелгач, ул аларны вәгазьли башлый: “Әй, Дамаск халкы, сез безнең кардәшләребез һәм һәм якын күршеләребез, дошманга каршы торуда сез безнең көрәштәшләребез. Әй, Дамаск халкы,  миңа карата дустанә мөнәсәбәттә булырга һәм нәсыйхәтемә колак салырга сезгә бер нәрсә дә комачауламый, мин бит аның өчен сездән бер нәрсә дә (акча да, мал да) өмет итмим. Күреп торам:  сезнең арада гыйлемгә ия булган бәндәләр бу дөньядан китә бара, ә калганнар шул килеш гыйлемсезлектә йөрүләрен дәвам итә. Мин күрәм: Аллаһның сезне мул нигъмәтләр белән тәрбия кылуын сез киң колач белән кабул итеп аласыз, ә үзегез Ул әмер иткән гамәлләрне калдырасыз (үтәмисез). Ашаганнан соң табыныгызда исраф булып кала торган итеп ризык әзерлисез. Үзегез яшәмәгәнгә күп итеп өйләр төзеп куясыз. Үзегез ирешә алмаслык, тормышка ашыра алмаслык әйберләргә зур өметләр баглыйсыз. Сезгә хәтле яшәгән кавемнәр дә бик күп җыйганнар һәм бик зур өметләр баглаганнар иде (планнар корганнар иде). Ләкин күп тә үтмәде, аларның җыйган һәм төзегән әйберләре тузан һәм туфракка әйләнде,  өметләре алдану гына булды. Яшәгән өйләре исә үзләренә кабер булды. Сез гад кавеме (Коръәндә әйтелгән Һүд галәйһиссәләмнең кавеме, пәйгамбәрләрен тыңламаган һәм Аллаһка буйсынмаган өчен Аллаһ аларны  һәлак итә) турында хәтерлисезме? Аларныкы шикелее күп мал-мөлкәт һәм балалар тагын кемдә булганы бар? Әгәр мин алардан калган әйберләрне сатам дисәм, аны миннән ике дирһәмгә дә алучы булмаячак”. Аның бу сүзләре кешеләрнең йөрәкләренә үтеп керә һәм аларның күңелләре тулып, күзләреннән яшьләре ага башлый.

Шул көннән башлап, Әбү-д-Дәрдә базарларда һәм кешеләр җыелган башка урыннарда кешеләргә вәгазьләр сөйли һәм гыйлем бирә башлый. Ул шулай ук төрле сорауларга җавап бирә һәм форсат булган саен гыйлемсезләргә гыйлем бирә, ә гыйлем алырга иренгән кешеләрне тырышлыкка өндәп, гафиллектән уята.

Реклама

Тиешле җирдә урынлы нәсыйхәт

Тормышта кайбер вакытта сөйләшәсе килмәсә дә, бер генә җөмлә булса да әйтеп куярга кирәкле очраклар була. Шул вакытта кеше, нәфесен җиңеп, кирәкле сүзне әйтергә көч тапса, шул аз сүз белән дә зур файда китерергә һәм зур савапка ирешергә мөмкин. Әбү-д-Дәрдә дә кирәкле сүзне әйтергә иренмәгән һәм оялмаган.

Бервакыт урамнан барганда ул бер төркем  кешенең бер кешене тирги-тирги кыйнаганнарын күрә. Ул тизрәк алар янына ашыга һәм: “Сез нишлисез?” – дип аларны кыйнаудан туктата. Алар: “Ул зур гөнаһ эшләде”, – диләр. Ул алаларга: “Әгәр дә ул кое төбенә төшеп киткән булса, сез аны аннан чыгармас идегезме?” – дип сорый. Алар: “Чыгарыр идек”, – диләр. “Шулай булгач, хәзер дә сез аны тиргәмәгез дә, кыйнамагыз да,  киресенчә, вәгазьләгез һәм күзләрен ачарга булышыгыз. Аллаһ Тәгала сезне аныкы шикелле гөнаһ эшләүдән тыеп калганга Аллаһны мактагыз”, – ди Әбү-д-Дәрдә.

–Син аны ачуланмыйсыңмыни?

–Мин аның кылган бу гамәлен күралмыйм, яратмыйм. Ә  үзе ул минем кардәшем һәм бу гөнаһысына тәүбә итсә, әлбәттә, мин аны яратачакмын...

Әбү-д-Дәрдәнең бу җавабын ишеткәч, гөнаһ эшлгән кеше елап җибәрә һәм үзенең тәүбә итүе турында әйтә.

Балаларының дине өчен борчыла

Гали ибн Әби Талибтан соң хәлифә булып калачак Мугавия ибн Әби Суфьян Әбү-д-Дәрдәдән кызын үзенең улы белән никахлаштыру өчен ярәштерүен сорый. Ләкин Әбү-д-Дәрдә аның тәкъдимен кире кага һәм кызын холкы да, дин тотуы да күңеленә хуш килгән гади мөселманнардан булган бер егеткә кияүгә бирә. Берәү бу турыда аның үзеннән нишләп алай эшләве турында сорый. “Мин үз кызыма игелек теләвем сәбәпле, бу адымга бардым”, – дип җавап бирә Әбү-д-Дәрдә. “Ничек инде?” – дип гаҗәпләнә теге кеше. Ул: “Кызымның бер төркем хезмәтчеләр арасында, ялтырап торган энҗе-мәрҗәннәр белән бизәлгән хан сарайларында йөргәнен күз алдына китереп карагыз . Аның диненә бу нинди тәэсир ясаячак?”

Гомәр хәзрәт Гомәров,

Балтач үзәк мәчете имамы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: