Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Укылмаган намазлар өчен ничек тәүбә итәргә?

Сөннәт намаз каза кылынмый.

Миңа 60 яшь тулып китте. Намазга яңа бастым. Элек укылмаган намазлар өчен тәүбә кылырга кирәк, диләр. Ничегрәк, нинди сүзләр белән тәүбә кылырга икән?

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН җавап бирә:

— Тәүбәнең шартлары бар: гөнаһ кылудан туктау, гөнаһ эшләгәнгә чын күңелдән үкенү, Аллаһтан гафу сорау, бу гөнаһка бүтән кайтмау, әгәр кеше хакына кергәнсез икән, аңа бу хакны кайтару. Бу очракта фарыз гамәлләрне үтәмәгән кеше Раббыбыз өлешенә кергән булып чыга. Тәүбә шарты буенча бу өлешне кайтару мөһим. Шуңа да берәр дәфтәргә балигълык яшеннән алып (хатын-кызлар өчен күрем башланган чактан исәпләнә) намазга басканчыга кадәр укылмаган рәкәгатьләрне санап чыгарырга һәм фарыз намазларын акрынлап каза кылырга киңәш итәм.

Сөннәт намаз каза кылынмый. Каза намазын ниятләгәндә, мәсәлән, иртәнге намазныкын: «Әй, Раббым, казага калган иртәнге ике рәкәгать фарыз намазын укырга ниятләдем», — дип укырга кирәк. Вакытында кылмаган намазларыбыз өчен Аллаһы Тәгалә гафу итәр дип өметләнәбез.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев