Укырга әле соң түгел
«Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенең Балтач бүлеге 2018-2019 уку елына абитуриентлар җыя.
Мәдрәсә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының лицензиясе нигезендә алып барыла.
Уку вакыты 3ел да 10 ай. Укуны тәмамлаучылар “Имам-хатыйб һәм Ислам дине нигезләре мөгаллиме” (хатын-кызлар : “Ислам дине нигезләре мөгаллимәсе”) квалификациясенә ия булалар һәм урта дини белем хакында диплом алалар.
Килгәндә укып бетергәч, мәхәлләдә эшләргә ниятләү хакында мәчет имамыннан юллама алу шарт.
Укулар 1 октябрьдә башлана. Дәресләр дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе көннәрендә иртәнге бүлектә укучылар өчен 8.00-11.50 сәгатьләрдә, кичке бүлектә укырга теләүчеләргә 17.00-20.50 сәгатьләрдә булачак.
Укырга килүчеләргә түбәндәге документлар белән килү шарт:
1) гариза (мәдрәсә бланкына тутырыла);
2) паспорт күчерелмәсе(1һәм 5 битләр);
3) белем таныклыгы күчерелмәсе (диплом яки аттестат);
4) фотосурәт (3х4 см), 2 данә, (хатын-кызлар яулыктан булырга тиеш);
5) мөхтәсибәттән яки мәчеттән юллама ( юллама өчен бланк мәдрәсәдә бирелә).
Белешмәләр өчен телефон: +7 (84368) 2-49-18.
Адрес: 422250, Балтач бистәсе, Ленин урамы, 85А йорт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев