Хезмәт

Ураза тотучыларга ничек тукланырга

Өч атнадан мөселман өммәте Рамазанга - ураза аена керә.

Шул уңайдан Татарстан Республикасының атказанган табибы, терапевт, хаҗ кылучы якташларыбызны беренче булып автобуста изге җирләргә озата барган Минзаһид Якупов белән очрашып, ураза тотарга җыенган милләттәшләребезгә ничегрәк тукланырга тәкъдим итәр идегез, дип сораштык. Ул соравыбызга тәфсилләп җавап бирде.

- Мин ураза тотарга җыенучы якташларыбызга, милләттәшләребезгә күренекле онколог Вульф Ластин хезмәтләренә нигезләнгән диета тәкъдим итәр идем. Әйе, быел ураза шактый кыен вакытка - көннең иң озын чакларына туры килә, 18 июньдә Рамазан ае башлана. Бу хәл шәригатебез, динебез кушканнарны төгәл үтәргә тырышучыларга байтак кына авырлыклар да тудырырга мөмкин. Беренчедән, үзләрен рухи, дини яктан әзер, икенчедән, сау-сәламәт дип тойган кешеләргә моны үтәргә була, минемчә. Без, табиблар, шуларга гына ураза тотарга тәкъдим итәбез.

Нәрсәләргә игътибар итәргә соң? Еш очрый торган хата дип әйтимме инде: күпләр гадәти вакытта өч-дүрт мәртәбә җыйган тәгамнәрен ике тапкыр, ягъни сәхәрдә һәм авыз ачканда ашап куярга тырыша. Бу дөрес түгел. Беренчедән, әлеге вакытта нинди ризыклар белән туклануыңа карарга кирәк. Әгәр кеше көн буе кояш астында, кызу җирдә, әйтик, кайнар цехта, станок янында тир түгә икән, аңа ураза тотуы авыр булуы ихтимал. Ластин хезмәтләренә таянып, мин быел ураза тотучыларга карабодай боткасын игътибар үзәгенә куярга тәкъдим итәм. Сәхәр вакытында да, авыз ачканда да карабодай төп ризык була ала. Чөнки аның составы бик бай: аминокислоталар да, аксымнар да бар. Суда пешергән карабодай боткасы кирәк. Әллә ни тозлы булырга тиеш түгел. Мин аңа сыек үсемлек мае, беренче чиратта җитен мае (льняное масло) - хәзер кибетләрдә, даруханәләрдә бар - салырга тәкъдим итәм. Ак май түгел, нәкъ менә җитен маен боткага салып иртән дә, кичтән дә берәр аш кашыгы кулланырга кирәк. Бу сәламәтлекне ныгыта. Кеше үзен яхшы хис итә икән, ун көн буе карабодай боткасы ашап кына да тора ала. Әйтик, Ластин рак белән авырып киткән кешеләрне ике атна буе карабодай диетасында гына тота. Көн дәвамында сигез стаканнан да ким булмаган су эчәргә, ике тапкыр суда гына пешерелгән карабодай ашарга куша ул аларга. Гомумән алганда, кан тамырларын чистарта торган диета бу. Кешеләрдә гипертония барлыгы ачыкланганда, йөрәкләре бик үк сәламәт булмаганда тәкъдим ителә торган ризыклар болар дип тә аңларга мөмкин әлеге киңәшләремне.

Тагын шунысы мөһим: сәхәрне дә, авыз ачуны да яхшы сыйфатлы су эчеп башлау мәслихәт. Бүлмә температурасындагы бер чынаяк суны кечкенә йотымнар белән эчеп җибәрергә, аннан соң гына ризык кабул итәргә кирәк. Быел җәй дә кызу килә диләр. Шуңа күрә ризыкланганда ит ашамлыкларын куллануны мөмкин кадәр чикләргә тәкъдим итәм. Инде бик нык ит ашыйсы килгәндә кош-корт, бик үк симез булмаган сыер итен ашарга була. Ул да булса - бер утырганда 50-60 грамм гына. Чөнки карабодай белән тукланганда, ит ашамасаң да, организм кирәкле элементлар белән тәэмин ителә.

Суларга, сыеклыкларга аерым тукталасым килә. Кешенең шулпалар, чәй-компотлар белән бергә көн дәвамында ике тапкыр кабул иткән сыеклыгы көненә ким дигәндә 2-2,5 литрдан да ким булмаска тиеш. Аннан соң, мөмкин булса, гөлҗимеш суы эчәргә кирәк. Аны бернинди шикәр салмыйча, төнәтмә итеп ясап куялар да, иртәнге якта да, авыз ачканда да чәй урынына яки өстәмә рәвештә берәр стакан эчеп кую бик файдалы. Ул бик яхшы үт кугыч, аның составында бик әйбәт витаминнар бар. Гомумән, эчкән су бик сыйфатлы булсын. Хәзер бит сатуда әллә нинди сулар бар: шуларны алып эчәргә дә мөмкин. Алар бит - чистартылган сулар.

Янә яшел, пешерелмәгән үләннәр, яшелчәләр тәкъдим итәм. Яшел суган, петрушка, укроп, сельдерей кебек үләннәр ашагыз.

Кипкән җимешләр ашау да бик әйбәт. Иртә-кич икешәр күрәгә, кара җимеш ашарга була. Көнгә берәр инжир җимеше дә мөмкин. Аларның составында йөрәк, нерв системасы, эчәкләрнең дөрес эшләвен тәэмин итү өчен дә файдалы булган минераллар, микроэлементлар бар. Ураза тоткан вакытта кешенең эче кибеп торса, зур йомышын йомышлый алмаса, бу - шактый зыянлы нәрсә. Сәламәт кеше көнгә бер тапкыр зур йомышын йомышларга тиеш. Әлеге җимешләрне куллану менә шушы мәсьәләне хәл итәргә булыша да инде.

Мөмкинлеге булган кеше, авыз ачканнан соң, көн буе тирләп йөргәннәрен бетерим дип ун-унбиш минут коенып чыга икән, сәламәтлек, чисталык өчен бу да бик файдалы.

Шунысын да онытмыйк: авыз ачу белән сәхәр ашау вакыты бу озын көннәрдә дүрт сәгать чамасы гына булганга, кеше күп итеп ашап куеп чирләргә дә мөмкин. Шуңа күрә ризык кабул итүне, тоз, җимеш кабып түгел, су белән башлау ашказанында җыелган бөтен лайлаларны эчәккә юып төшерә. Икенчедән, су кергәч, кешенең ашказаны азрак кына кысыла, кечерәя. Менә шуңа күрә адәм баласы тизрәк туя. Дөрес кулланганда, кеше бер ай буе су белән генә тукланып торырга мөмкин. Моның бер зыяны да юк. Әле су эчмичә дә коры ач тору дигән нәрсә бар. Мондый очракта кеше ике-өч көндә аягын сузарга мөмкин. Көн буе ач торганнан соң ярты чиләк ашаучылар да бар - сер түгел. Әмма бу зыянлы.

Әгәр ураза тотканда сәламәтлегең какшап китә икән, табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әйтик, кеше сыеклыкларны аз һәм дөрес кулланмаса, аның каны куерып китәргә, нәтиҗәдә тән температурасы күтәрелергә мөм-кин. Бу - шактый зыянлы нәрсә. Шуның өчен алдан табиблар белән киңәшләшсәгез, һич комачауламас, дип яза Ватаным Татарстан журналисты Рәшит Минһаҗ.
Фото: http://islam-portal.ru/novosti/104/5020/

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: