Уйланыйк әле
Кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле үлемнән дару эзли. Андый дару бармы һәм ул нәрсә? Тузан бөртеге кадәре дә җитә...
(Булган хәл. Исемнәр үзгәртелде)
Корбан гаете көне иде. Корбаннар чалынып, көндәлек эшләрне бетергәч, гаиләмә, балаларыма бәйрәм күчтәнәче алыйм дип, кибеткә сугылдым. Таныш сатучы мине күрү белән: «О-о, Илгиз хәзрәт, күптәннән сине көтәм бит, – дип каршы алды. – Безнең урамда торган Сәкинә әбине беләсең бит, шул кергән иде кибеткә. Ашарыма бетте, ит тә кирәк, чәй дә, май да дип, әҗәткә продукция сорый башлады. Ә аның инде болай да кибеткә әҗәте 5000 сумнан артык иде. Биреп булмый, Сәкинә апа, синең әҗәтең болай да бик күп, пенсия акчаң да җитмәячәк дип, кире борып чыгардым. Чиратта аның артында күрше урамныкы булган Чулпан тора иде. Сәкинә апа чыгып киткәч, Чулпан кесәсеннән акча чыгарды да, мин Сәкинә апаның бурычын түлим дип, миңа 5000 сум акча сузды. Мин алыргамы, юкмы дип аптырап калдым. Чөнки алар үзләре дә бик тырышып хезмәт итеп кенә көн күрә торган ишле балалы гаилә. Үзенә дә шулай дидем. Ә ул: «Аллаһы Тәгалә беребезне дә ярдәменнән ташламасын», – диде дә, акчасын алмый кибеттән чыгып китте. Менә шуннан бирле сине көтәм инде мин. Нишләтим бу акчаны? Алыйммы, юкмы?» – дип, сатучы миңа төбәлде.
Минем дә күзләремә яшьләр тулды. Бу гаиләне бик әйбәт беләм. Бик тырышып хезмәт куеп, акча туплап, гаилә башлыгы хаҗ сәфәренә киткән вакыт иде бу. Кибетче дә бу кадәресен белә булып чыкты.
–Ире корбанлыкка сакларга дип өч сарык калдырып киткән иде Чулпанга. Шул сарыкларны саткан акчадыр инде бу. Башкача аңа мондый артык акчалар каян булсын ди. Я, нишләтим, алыйммы, юкмы бу акчаны, хәзрәт? – дип, мине уйларымнан айнытып җибәрде сатучы.
–Аласың, әлбәттә, – дидем мин аңа. – Аларга Аллаһы Тәгалә артыгы белән кайтарачак. Менә бу хәл – чын мөселманлыкны күрсәтә торган вакыйга. Мөселманның чын рухи хәләте шушындый булырга тиеш. Әнә, Чулпан олы кешенең нинди авыр хәлдә калганын күрде һәм шунда ук ярдәм кулы сузды. Хәзер инде Сәкинә апа да, бүтәннәр кебек олуг Корбан гаете бәйрәмен сыйлы булып каршы алачак, бүтәннәр кебек үк шатланачак һәм күп итеп догалар кылачак. Ә ярдәм иткәнгә җавап итеп кылынган догадан да ихласрак дога юк бит дөньяда . Ә сез хәерсез сүзне, гайбәтне бик күп сөйлисез. Менә шушы вакыйганы кешеләргә сөйләргә кирәк. Алар да уйлансыннар. Минем дә шушындый хәерле эшләрем каламы дөньяда дип, үзләреннән сорасыннар. Шушы вакыйга башкаларга да үрнәк булсын...
Хөрмәтле укучым! Әйдәгез, без дә үзебезнең тормышыбызга хисап ясап алыйк. Бармы безнең шушындый изге гамәлләребез? Кыямәт көнендә Раббыбызның рәхмәтенә алып бара торган изгелекләребез күпме? Кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле үлемнән дару эзли. Ә ул дару – шушы изгелек бит. Үлем ананы – баладан, туганны – туганнан, хәтта үзең тапкан малдан да аера. Үлем бар нәрсәне дә ала. Фәкать изгелекне генә ала алмый. Изге гамәлләребез үзебез белән кыямәткә кадәр, мизанга кадәр барачак. Ни чәчсәң, шуны урырсың ди безнең татар халык мәкале. Шуның өчен дә изгелек кылырга ашыгыйк. Бездән соң шәфкатьлелек, миһербанлык, мәрхәмәтлелек үрнәкләре калсын дип тырышыйк. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә әйтте: «Берәү тузан бөртеге калдәр генә яхшылык кылган булса, аның әҗерен күрер. Вә берәү тузан бөртеге кадәр генә гөнаһ эшләсә, аның җәзасын күрер» (Зүлзиләт сүрәсе; 7,8 аять)
Илгиз Әхмәдуллин,
«Балтач нуры» мәчете имам-хатыйбы.
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев