Хезмәт

Яңа имтихан елы башланды.

Бүген һиҗри белән исәпләгәндә яңа 1442 елның, изге Мөхәррәм аеның икенче көне. Барыбыз өчен дә мөбарәк булсын!

Аллаһы Тәгалә шушы елыбызны да бергә-бергә сау-сәламәт килеш, шатлык-сөенеч белән үткәрүләребезне насыйп итсә иде.

Мөхәррәм ае – исламдагы дүрт изге айның берсе ул. Изгеләре – Рәҗәб, Шәгъбән, Рамазан һәм Мөхәррәм ае. Бу – тыелу ае. Кешеләр бу айда бер-берсен сүз белән дә, гамәле белән дә рәнҗетмәскә тиеш. Бу бик зур гөнаһ санала. Бер-беребезгә Аллаһтан сабырлык сорыйк, бер-беребезгә сабырлык күрсәтик, бер-беребезгә яхшы мөгамәләдә булыйк. Аллаһ Раббыбыз хөсетлек, бозыклык, рәнҗетүләрне бу айда хәрам кылды. Ел башыбызны шулай матур башласак, бер-беребезгә күркәм мөнәсәбәттә булсак, изге максатларыбызга ирешербез.

“Әлү Гимран” сүрәсендә әйтелә: “Ачуыгызны эчкә алыгыз, дошманнарыгызны гафу итегез, Аллаһы Тәгалә каршында сөеклеләрдән булырсыз” (3:134).

Реклама

Изге айны матур итеп үткәрсәк, шәт, Аллаһның рәхмәте бөтен елыбызга да булыр, аны да тыныч, матур итеп үткәрербез. Мөхәррәм аеның унынчы көнендә Гашурә көне билгеләп үтелә. Бу вакытта, Рамазан аеннан кала, ураза тотуның иң саваплы көннәре. Кем күпме тота ала, анысы аның ихтыярында. Ике көн ураза тоту бик саваплы санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Рамазан аеннан кала иң саваплы ураза шушы Мөхәррәм аенда”, – дип әйткән һәм яһүдиләргә охшамаска тырышып, ике көн ураза тотуны мәгъкуль күргән. Гашурә көнне тәмле-тәмле ризыклар әзерләп, мул табын тезеп, гаилә белән бергә-бергә утыру хәерле. Шундый сүз дә бар: Гашурә көнне таба исләре чыгарып, гаиләдә бүләкләр бирешеп, матур табын артында утырса, Аллаһы Тәгалә бу гаиләнең ризыгын ел буе киң итәр дигән. Шуңа күрә дә бу көнне хәтерләп, быел ул 29 августка туры килә, Аллаһтан хәерле гомерләр, киң ризыклар сорап, матур иттереп билгеләп үтик. Аерым бер генә көн булса да, без аны Аллаһка гыйбадәт кылу, начарлыклардан тыелу, яхшылыклар эшләү көне итеп уздырыйк. Әйткәнемчә, ел башы – изге ай, бәлки Аллаһ Раббыбыз догаларыбызны кабул итеп, елыбызның да шушылай матур үтүләрен безгә насыйп кылыр. Без шушы аерым көннәрдә генә түгел, ел буе шушылай тәртипле булырга тиеш. Бик күп саваплар, бик күп һидәятләр белән гадәтләнсеннәр дип, Аллаһ Раббыбыз аерым бер көнне дә билгеләп куйган. Без бу көнне игътибардан читтә калдырырга тиеш түгел. Кайберәүләр башка халыкларга ияреп, шуларга охшыйбыз дип, бар бәйрәмне аракы белән үткәрә. Җеназага чәчәк бәйләме күтәреп килә, чардуганнарны рәсемнәр, чәчәкләр белән бизи. Болар – һич ярый торган эшләр түгел, мөселманнарда мондый гадәт юк. Без моннан тайчынырга, тыелырга тиеш. Миңа бервакыт бер мөхтәрәм язучының сорау биргәне бар: “Хәзрәт, сез бик каты куясыз инде, үлгән кешене гробка салсаң да ярыйдыр бит, венок куйсаң, шәм яндырсаң да зыян юктыр бит?” – ди. Мин әйттем: “Алай итеп озатасыгыз килгәч, сез поп чакырыгыз инде, – дидем. – Бөтенесенә дә рөхсәт булыр”.

Үзебезне мөселман дип саныйбыз, ислам динен таныйбыз, үзебезне иманлы бәндәләр дибез икән, җеназалар укып, Коръән укып озатсыннар дибез икән, без мөселманча яшәргә, мөселманча озатырга, әрвахларыбызны мөселманча искә алып, дога кылырга тиешбез. Бүтән халыкларга иярергә тиеш түгелбез. Башка диндәгеләр вафат булганнарны, һәлак булганнарны искә алганда, безгә охшыйбыз дип, Коръән укымый бит. Ичмаса үзебезнең хак мөселман авылларында, мөселман җирләрендә, татар авылларында әрвахларыбызны үзебезчә искә алыйк: Коръән укыйк, рухларына дога кылыйк. Бүтән бәйрәмнәребезне дә үзебезчә, мөселманча үткәрүне гадәткә кертергә тиешбез. Аллаһ Раббыбыз барыбызга да шушылай яшәүләребезне насыйп итсә иде.

Яңа ел башланды дидек бит. Димәк, тагын бер имтихан елы башланды. Шушы имтиханыбызны да Аллаһ Раббыбыз уңышлы иттереп, үзенә муафыйк гамәлләр белән үткәрүебезне насыйп итсә иде. Ул безне җәһәннәмгә түгел, җәннәткә якынайтучы ел булса иде һәм аннан соң килгән елларны да шушылай игелекле иттереп үткәрүләребезне Аллаһ Раббыбыз барчабызга насыйп кылса иде. Калган гомерләребезне Аллаһ Раббыбыз хәерле гомерләрдән кылып, актыккы сулышларыбызда: “Ләәә иләәһә илләлаааһ Мүхәммәдүр Расүүлүллаааһ”, –дип, Аллаһ хозурына барып, Аллаһның җәннәтләрендә очрашуларыбызны насыйп кылса иде.

Җәлил хәзрәт Фазлыев

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: