Яулык ябып, түбәтәй киеп...
Балтач үзәк мәчете мөселман балалары өчен оештырылган җәйге ял чараларын 25 июньдә башлап җибәрде.
«Лагерьның максаты - балаларда әхлак нормалары булдыру, дини тәрбия бирү. Монда 6 яшьтән алып 14 яшькәчә малайлар һәм кызлар йөри. Биредә ике смена эшли. Вакытны файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү өчен төрле студияләр бар: «Бар итүче Аллаһ», «Кошлар - безнең дуслар», «Сәламәт тәндә - сәламәт акыл», «Иң кадерле әнием». Балалар өчен кызыклы, тәрбияви уеннар, экскурсияләр оештырыла. Быел «Раиф» мәчетенә барганнар, әле алга таба Чепья «Халыклар музее»на сәяхәтләргә җыеналар икән. Мәчет стеналарын балалар үзләре ясаган стенгазета, рәсемнәр бизәп тора. Балаларга барлык уңайлыклар булдырылган. Малайлар спорт, теннис, шахмат белән кызыксынса, кызлар болынга сәяхәт кыла. Файдалы үләннәр җыялар, кайткач пешекче апалары аларны үзләре җыйган үләннәрдән ясалган тәмле чәй белән сыйлыйлар. Болар барысы да сәламәтлеккә файдалы йогынты ясый. Уйнап, арып-талып кергәч, өйлә намазын уку - алар өчен бәхет. Бу арада бистә урамында башларына яулык ябып, түбәтәй киеп йөрүче балалар еш күренә. Нәкъ менә алар мәчеттә ял итеп кайтучылар инде!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 09:21Бик тәмле «тишекле» коймаклар пешерү ысулы Гүзәл Мәрдановадан «тишекле» коймаклар рецепты белән бүлеште.5500
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.4800
-
1 март 2021 - 08:11Татарстанлылар урманда булган хәлләр турында «Берегите лес» мобиль кушымтасы аша хәбәр итә ала Әлеге кушымта ярдәмендә Урман хуҗалыгы федераль диспетчерлык хезмәтенә шалтыратып кына калмыйча, фотосурәтне беркетеп һәм вакыйга урыны координаталарын күрсәтеп, хәбәр дә җибәрергә мөмкин.5100
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар23300
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.21800
-
28 февраль 2021 - 14:11Балтач бистәсендә яшәүче Сәлаховлар машина отты - Фольксваген ! "И сөендек инде барыбыз да, әле безнең «с нуля» яңа машина алган юк иде бит".84602
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика