Хезмәт

Юкка гаеп эзләмик

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) сәхабәләр турында: "Алар безнең сөеклеләр", - дигән. Кыямәт көнендә шундый сәхабәләр белән рәттән булырга Аллаһы Тәгалә безгә насыйп итсен иде.

Сәхабәләрнең берсе Сәид ибн Әмир исемле булган. Бу кешенең Ислам диненә ничек килүе турында бик күп мәгълүмат бар. Аларның кайберләренә тукталып китсәк тә була.
Мәккә мөшрикләре Пәйгам­бә­ребез Мәккәдән Мәдинәгә күчкәч, үз ачуларын кая куярга белмәделәр. Аларның кулларында Гобәй исемле мөселман булган. Ачуларыннан аннан ничек үч алырга белмичә, бу кешене үтерергә булалар. Алай гына да түгел, мөшрикләр Мәккә халкына: "Мөхәммәдкә ияргәннәрне без менә ничек итәбез", - дип, алар моны күрсеннәр өчен бөтен халыкны бер урынга җыялар.
Мөшрикләр арасында Сәид ибн Әмир дә була. Ул бу кешене үтергәннәрен күреп шакката. Беренчедән, Гобәйне үтерергә алып килгәндә, ул бернәрсәдән дә курыкмый. Икенчедән: "Миңа намаз укырга рөхсәт бирегез әле", - дип, ике рәкагать намаз укый. "Бу үлемнән курка да, шуңа озак укый дип әйтмәсеннәр өчен, мин намазымны тиз укыдым", - ди ул. Дога кыла да, мөшрикләр аны ерткычлар кебек үтерәләр. Бу кешенең курыкмавы, үз динен сатмавы Сәидкә бик нык тәэсир итә.
Гобәйдән сорау алганда да: "Синең урында Мөхәммәд булса, син хәзер рәхәттә яшәр идең", - дип әйткәч ул: "Аңа энә очы кадәр генә зыян булса да, үз урынымны бирмәс идем", - дип җавап бирә. Боларны ишеткән Сәид, мондый вәхшилеккә түзә алмыйча, мөселман булырга карар кыла.
Күпмедер вакыт узгач, ул Ислам динен кабул итә. Артыннан да калмыйча Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) янында йөри башлый, аннан белем һәм тәрбия ала. Рәсүлебез вафатыннан соң хәлиф Әбү-Бәкер әс-Сиддыйк була. Ул хәлиф булгач, Гомәр исемлесе аның уң кулы булып хезмәт итә. Бу ике хәлиф Сәид ибн Әмирне бик нык яраталар һәм аны зурлыйлар. Ул алар каршында бик ышанычлы, гадел, ахирәт турында гына уйлый торган кеше була.
Вакыт узгач, Әбү Ситдыйк хәлиф тә үлә. Аның урынына хәлиф булып Гомәр ибн Хәттаб баса. Аларның берсе дә башлык булырга теләмиләр. Тик алар: "Без булмасак, кем булыр?" - дип, моның кирәкле эш икәнен аңлыйлар. Хәлифә булган Гомәр ибн Хәттаб үзе янына Сәидне чакырып ала: "Мин сине Шәм тирәсенә башлык итеп куярмын", - ди. Шәм тирәсе хәзерге вакыт белән карасак, Сирия, Палестиналарның бер өлеше, ягъни бер зур урын була. Аны Дәүләт патшасы дип әйтергә дә була. Сәид: "Син мине утка салма, бу вазифаны миңа бирмә", - ди. Гомәр ибн Хәттаб: "Сез мине бу урынга куйдыгыз бит. Хәзер инде итагать итә белегез, телисеңме, юкмы, бу урынга сине куям", - ди.
Сәид ибн Әмир үзе идарә итәчәк урынга килә. Аннан: "Безгә бер хәлифә кеше килергә тиеш иде. Кая ул, күрмәдеңме?" - дип сорыйлар. Ул: "Менә, мин ул", - ди. Тегеләр: "Юк, син патшага охшамагансың", - диләр. Башкаларны ышандырып, ярлы сыйфатта, бер байлыгы да булмыйча, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән әлеге вазифага алына ул.
Гомәр ибн Хәттаб үзе билгеләп куйган кешеләрнең эшен гел тик­шереп торган. Халыкны җыеп: "Бу кешенең эше ничек, сез аннан канәгатьме?" - дип сорап йөри торган булган. Шәм территориясенә килгәч тә, халыкка шушы сорауны бирә ул. Аңа бөтен кеше: "Әйе", - дип җавап бирә. Чөнки ул бик гадел, акыллы җитәкче була. Тик арада һәрвакыт канәгатьсезлек белдерә торган берәр кеше була. Шундыйлар Гомәр ибн Хәттабка Сәид ибн Әмиргә үзләренең сораулары булганлыгы турында хәбәр итәләр. "Ул эшкә бик соң килә". "Кичтән килгәч, күпме генә ишеген шакылдатма, ачмый". "Кайбер вакытта атнага, ике атнага, айга бер тапкыр без аны күрмибез". "Без бик зур киңәшләрдә утырганда, ул ушын югалтып китә", - дип әйтүчеләргә әләкләшер өчен сәбәпләре табыла. Бу хәзерге вакытта да шулай.
Бу сорауларны ишеткән Гомәр ибн Хәттаб аптырап кала. Сәидне чакырып, халык алдында җавап бирергә куша. Тик Сәид: "Минем бу сорауларга җавап бирәсе килми. Җавап бирмәскә рөхсәт ит", - ди. Тик Гомәр ибн Хәттаб риза булмый. Сәид: "Аллаһы Тәгалә күрде, мин җавап бирергә теләмәгән идем. Тик син хәлифә булгач, сиңа итагать итәм һәм җавап бирәм. Беренчесе, минем хатыным - авыру. Иртән өйдә бөтен эшләрне башкаргач, ашарга пешергәч, намаз укыйм да, эшкә барам. Икенчесе, мин көннәр буе халык өчен, Дәүләт өчен хезмәт итәм, ә төннәремне Аллаһы Тәгаләгә бирдем.
Иртәнге намазга кадәр мин гыйбадәттә. Өченчесе, минем өстә менә шушы кием генә. Шуңа күрә мин аны югач, кипкәнче өйдән чыга алмыйм. Дүртенчесе, мин яшь чакта Гобәйне үтергәндә шаһит булдым. Шул вакыт ул: "Әй, Раббым, бу мөшрикләрне бетер", - дип дога кылды. Мин Аллаһы Тәгаләдән куркам. Бу хәлләрне искә төшерәм дә, куркудан һушымны җуям", - дип җавап бирә. Боларны тыңлап торган Гомәр дүрт тапкыр "Әлһәмдүлиллә", - дип Аллаһы Тәгаләгә шөкерана кыла. Гаепнең Сәидтә түгел, ә сорау бирүчеләрнең үзләрендә икәнен аңлый. Халык өчен тырышып йөргән кешедә дә гаеп эзләүчеләр, кызганычка каршы, гел табылып торган, бүгенге заманда да бу хәл еш кабатлана.
Шушы вакыйгадан соң Гомәр ибн Хәттаб аңа мең дирхам калдырып китә. Сәид бу акча белән йортына кайта да хатыныннан: "Менә миңа акча калдырып киттеләр, тик кәсеп итеп, аны арттырырга кирәк әле. Син ризамы?"- дип сорый. Хатыны риза булуын әйтә. "Алайса, син миңа ярдәм итәргә тиеш", - дип, ул бу акчаларны янчыкларга тутырып, ярлыларга таратып чыга. Шулай итеп, бу кыямәт көнендә изгелек үлчәвенә салына торган иң зур сәүдә була. Үзеңнең кесәгә кергәнне мохтаҗларга тарату - Аллаһы Тәгалә каршында иң югары дәрәҗәдә. Бу кеше чыннан да ахирәт турында уйлый дип әйтергә була.
Әлеге кыйссадан без күп төрле файдалы мәгълүмат алдык. Аллаһы Тәгаләгә итагать итеп, сәхабәләрдән үрнәк алып яшәргә насыйп булсын.
Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин,
Удмуртия мөфтие.
Фото:http://magicoflifenow.blogspot.ru/2013/02/blog-post_5199.html

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: