Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Зәм-зәм суы кушылган су да зәм-зәм хөкемен аламы?

Зәм-зәм суын эчкәндә һәрвакыт дога уку шарт түгел

— Башкалада мәчетләр ишек алдында зәм-зәм суы кушылган, дип су саталар. Зәм-зәм суын аз гына микъдарда кушып, сатыла торган суның сыйфаты үзгәрәме икән, шуны беләсе килә. Югыйсә, рамазан аенда мәчетебезгә кайтарылган шундый суны эчкәндә, утырып эчәргә кирәк, бу бит зәм-зәм суы, дип кисәтү ясаганнары бар.

— Зәм-зәм суы кушылган су тулысынча зәм-зәм хөкемен ала. Зәм-зәм суы дип әйткәч, аны эчкәндә һәрвакыт дога уку шарт түгел, бу очракта зәм-зәмнең үзенең хасияте, үзенең бәрәкәте турында сүз бара. Әгәр дә кешегә шифа кирәк икән яисә башка теләк бар икән, шул зәм-зәм суын үзен яисә зәм-зәм кушылган суны эчеп, дога кылып, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кыла ала.

Сорауларга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев