Хезмәт

“Үзе авыр, үзе кызык”...

Питрау бәйрәме күпчелек керәшен авылларында кыр чәчәкләре, дару үләннәре җыю, питрау себеркесе бәйләү, ә кичен төрле уеннар ясау,төрлечә күңел ачу гадәтләре рәвешендә сакланып калган.

Питрау белән бәйләнешле бик күп әйтем-сынамышлар әле дә халыкта киң кулланыла һәм алар нигездә дөрес тә:
“Питрау үтте – җәй бетте”;
“Питраудан соң кошлар сайрамый”;
“Питраудан соң сандугачның теле бетә, үләннең тәме бетә”;
“Питрауга чаклы үләннең шифасы – чәчәктә, питраудан соң – тамырда”;
“Булса аяз питрау көн – булыр яшел печәнең, питрауның яңгырлы булуы – кырда печән черүе”;
“Әгәр питрауга бер атна кала күке кычкырудан туктаса, көз тиз килер, питрау үткәч тә бер атна кычкырса, көз озак булыр”
һ.б.

Ә безнең керәшеннәр бу бәйрәмне ничек билгеләп үтә (үтте)? Районда берничә ел инде зурдан кубып, бу бәйрәмне үткәрүче Биктәш авылы активисты Валерий Михайлов белән шул хакта әңгәмә кордык.

– Валерий, Питрауны үткәрү кем идеясе булды?
– Моннан җиде еллап ел элек Яңа Салавычта һәм Салавыч Сәрдегәнендә балалар Сабантуйлары үткәрә башладылар. Клуб мөдире булып эшләүче Айнур Яковлев, ул чакта авыл старостасы буларак, миңа әйтте: “Валерий абый, без алардан киммени, әйдә, без Питрау бәйрәме оештырыйк әле диде. Аңа Ленар Федоров та кушылды. Өчәүләп сөйләштек тә, башкаларга әйтергә булдык. Шунысы да бар: кемгә генә әйтсәк тә, әйбәт булыр, әйдә, үткәрик, оештырыйк диде. Үз эшен булдырган егетләребез дә бу идеяне күтәреп алды, матди яктан да зур ярдәм күрсәттеләр, оештыруда да башлап йөрделәр. Шундый актив егетләрнең берсе Валерий Тихонов хәзер авыл старостасы. Авыл халкы да бәйрәмне оештыруда бик теләп катнаша: әрәпә җыйганда ук әйбердән тыш һәркем берәр мең сум акча бирә. Быел менә Питрауны алтынчы тапкыр үткәрдек, алты елында да шулай булды. Бәйрәм бит читтән килгән спонсорлар акчасына түгел, үзебезнең көч белән үткәрелә. “Татарстан” хуҗалыгы да елның-елында матди ярдәм күрсәтә.

– Ничектер авылыгызны тагын да берләштерде кебек бу чара.
– Шулай булмый хәле дә юк, без бит аны бөтен авыл белән бергә оештырабыз. Кечкенә балалардан башлап өлкәннәргә кадәр катнашмаган бер кеше дә калмый. Урыннар әзерләү, бизәү, чистарту, тәртипләү... эш бтен кешегә дә җитә. Ничә тапкыр чакырсаң да, бөтен кеше килә, беркем авырсынмый. Әзерлек чоры үзе кызык, үзе авыр, үзе күңелле. Ун-унбиш көн  авыл бер булып кайный... Бөтен авыл белән теләп оештырылган чара булганга, берәмлек тә артадыр инде... Әле авылдан читтә яшәүчеләр дә төрле яклап ярдәм итә, бөтен туганнар, танышлар кайта...

– Алай гына да түгел, район авылларыннан гына түгел, тирә-күрше районнардан да киләләр бит. Юкса, җәй башыннан атна саен бәйрәм, Сабантуйларның ниндие генә үтми.
– Безнеке Сабантуй түгел инде ул, анда үткәрелә торган уеннар-ярышлар өстәлсә дә, христианнарның бер бәйрәме ул. Йолалар белән генә үткәрсәң, бу дәрәҗәдә, бу масштабта кызыклы, мавыктыргыч та булмас иде, бәлки. Сабантуйга хас ярышлар үткәрелү, уеннарның күплеге активлыкны арттыра. Бәйрәмгә бөтенләй башкача төсмер бирә. Башкача булсын дип без андагы ярышларның берничәсен су белән бәйләдек. Бу кадәресе йолага да туры килә. Авыш баганага менү, “кәҗә”дә капчык сугышы, су өстендә канатта йөрү, балык тоту һ.б. Халык бу ярышларны аеруча үз итә. Катнашучылар да күп була.

– Бәйрәмегез елдан-ел көчәя, колачлана гына бара. Сере нәрсәдә дип уйлыйсың?
– Беренче елны ук без аны халыкны җәлеп итәрлек, гаҗәпләнерлек итеп оештыра алдык. Ул елны тамашачылар гади бер кечкенә генә авыл бәйрәменә дип килеп, аның масштабларын күреп китте. Ул елны ТНВ каналыннан да килделәр, газеталар да язды. Менә шулай таралды инде. Икенче елларда инде башкалар да көтеп тора башлады. Гадәттә бит Сабантуйлар июньнең беренче яртысына үтеп бетә дә, унбиш-егерме көнләп, районда тынлык була, халык бәйрәмнәрне сагынып өлгерә иде. Миңа калса, бу да сәбәпләрнең берсе.  Питрау бәйрәме үткәрә торган урыныбыз да бик уңайлы, юл өстендә генә. Шуңа күрә килергә, китәргә уңайлы, урыны да бик матур бит. Бу да роль уйнамый калмагандыр.  Авылыбыз кияве танылган юмор остасы Айдар Галиәскаров ел саен танылган җырчылар, юмор осталары алып кайта, үзе бик күңелле итеп алып бара. Бәйрәм бу ягыннан да кызыклы матур тамашага әйләнә. Авыл халкы өчен бу да тансык бит.

Әңгәмәдәш – Гөлсинә Яруллина

 

 

Реклама
Теги: Питрау
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: