Зират әдәбе
Зират юлында мәгънәсез сөйләшүләр һәм эшләрдән тыелып, зекер әйтеп барырга кирәк. Керү белән кабер әһелләрен сәламләп, “Әссәләмүгәләйкүм, йә каберләр әһелләре!
Хөрмәтле редакция! Якыннарым вафат булгач, авыл зиратында чардуган эчләренә агачлар утырткан идем. Хәзер алар матур булып үсеп киләләр. Мәчеткә йөрүче бер кеше зиратны чистартабыз дип, әлеге агачларны кисеп атарга куша. Алар бит чардуган эчендә. Бернәрсәгә комачауламый да, матурлыкны, чисталыкны да бозмый. Өстәвенә, гөнаһ булмыймы дип тә куркам.
Әнисә апагыз.
Газета укучыбызның бу соравына түбәндәге язмада җавап табылачак.
Ислам дине буенча зиратка бару файдалы, саваплы эшләрдән санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: “Каберләрне зиярәт кылыгыз, чөнки ул сезгә үлемне искәртер”, – ди. Бу хәдистә зиярәт кылуның төп максаты күрсәтелә.
Зиратка барыр алдыннан тәһарәт алырга, чиста, пөхтә итеп киенергә киңәш ителә. Хатын-кызларның тәне һәм чәче ябылган булырга тиеш (күрем вакытында аларга зиратка керү тыела, җеназа йоласыннан тыш башка вакытларда тыю юк). Зират юлында мәгънәсез сөйләшүләр һәм эшләрдән тыелып, зекер әйтеп барырга кирәк. Керү белән кабер әһелләрен сәламләп, “Әссәләмүгәләйкүм, йә каберләр әһелләре! Без дә кайчан да булса сезгә кушылачакбыз... Сезнең өчен дә, үзебез өчен дә Аллаһтан гафу ителүне сорыйбыз”, – дияргә кирәк.
Зират эчендә каберләрне таптамаска, берничә кеше бергә килгәндә, шаярмаска, көлмәскә, каберләр янында шул кабер әһеленең гөнаһлары гафу ителүен, кылган изгелекләре, гыйбадәтләре кабул ителүен сорап, дога кылырга кирәк.
Зират әдәпләре моның белән генә бетми әле. Кабергә ясалма чәчәкләр, кабер ташына фотосурәт кую, хорафатларга ышану шулай ук ислам дине кагыйдәләренә каршы килә. Кайберәүләр зиратка кергән нәрсәне кире алып кайтырга ярамый дип, яртылаш кына тотылган буяу банкаларын, пумалаларны шунда калдырып китәләр. Хәзер районыбыздагы барлык зирталарга диярлек чүп салу өчен савытлар куелган. Әмма арада әле каберлек чистарткач, чүбен анда илтеп салырга иренеп, зиратның тышкы ягына яки буш урынга өеп китү очраклары да бар, кызганычка. Шөкер, безнең Балтач зиратында бу әдәпкә дә өйрәнеп киләләр.
Зиратларны картайган, сыну куркынычы зур булган яки сынган, ауган агачлардан чистарту буенча язын, көзен өмәләр күп үткәрелә. Без хәзер Балтач зиратында яңа каберлекләргә зур агачлар утыртмаска, биек чардуганнар куймаска киңәш бирәбез. Баштарак моңа бик сагаеп карасалар да, хәзер инде бар кеше дә моның киләчәктә зиратларның матурлыгы, чисталыгы өчен кирәкле гамәл булуына төшенде. Әйткәнемчә, картайган, сыну куркынычы зур булган агачларны кисәргә кирәк, моңарда бернинди зыян да, гөнаһ та юк. Әмма бу эшне тәртип белән эшләргә кирәк. Районыбыздагы Кариле, Норма зиратлары бу яктан һәр авылга үрнәк.
Фәрит хәзрәт Зәкиев,
Балтачтагы “Ислам нуры” мәчете имам-хатыйбы.
Фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев