Зиратка баргач, ниләр укыйм?
«Исәнмесез! Зинһар өчен мина зиратка баргач, укый торган догаларны язып җибәрегез әле. Әни каберенә килгәч укырга».
Иң беренче зияратка кергәндә укыла
1. Зиратка кергәндә укыла торган дога
“Әссәләмүгаләйкүм әһләддийәәри мин әл-мүъминиинә үәл-мүслимиин. Үә иннәә иң шәәәәллааһү би-күм ләә-хикуунә әсъәлүллааһә ләнәә үә ләкүмүл гәәфийәһ”.
“Аллаһның иминлеге булсын сезгә, кабердә ятучы мөэмин әһелләренә. Әлбәттә, Аллаһ теләсә, без дә сезгә кушылырбыз. Аллаһ бездән алда китүчеләрне дә, якты дөньяда калучыларны да гафу итсен, үзебезне дә, сезне дә җәфалардан коткаруын сорыйбыз”.
--------------------------------------------------
“Әссәләәмү галәйкүм йәә әһләл-кубүүр йәгъфируллааһү ләнәә вә ләкүм. Әнтүм сәләфүнә вә нәхнү бил-әсәр”.
“Сәлам сезгә әй, кабер халкы! Аллаһ безгә һәм сезгә мәгъфирәт итсен. Сез – элек киткәннәрдән, без дә сезнең артыгыздан киләчәкбез”.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/din/ziratka-kergnd-ukyla-torgan-doga
✅2. Зиратта Коръән сүрәләре укырга һәм үлгәннәр өчен дога кылырга кирәк. Гадәттә, анда «Әл Мүлк» (Тәбәрәк) сүрәсе укыла, ләкин башка сүрәләрне укып дога кыларга да мөмкин.
Иң яхшысы, кыска сүрәләрдән бер тапкыр «Фатиха» һәм өч тапкыр «Ихлас» сүрәсен укып дога кылу. Коръән аятләре укыганнан соң түбәндәгечә дога кылына:
Зиратта әрвахларга дога кылу
«Йа, Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен укылган Коръән аятьләрен укыгандагы хата-кимчелекләрне гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул ит. Хасыйл булган әҗер-савапларын иң элек барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм)нең һәм аның гаиләсенең, атабыз Адәм белән анабыз Һәваның рух шәрифләренә ирештер.
Шулай ук атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кадәр Җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең, сәхабәләрнең, тәбигыйннәрнең, габидләрнең, заһидләрнең, остазларыбызның, мөэмин-мөэминә, мөслим-мөслимәләрнең рух шәрифләренә ирештер.
Шушы зиратта мәрхүм-мәрхүмә булып яткан барча мөселман кардәшләребезнең рух шәрифләренә ирештер. Һәм шушы кабердә яткан (исемен әйтеп фәлән улы (кызы) фәләннең) рухларына ирештереп рухларын шат кыл, бәндәчелек белән кылган гөнаһ-хаталарын гафу ит, кылган изгелекләрен арттырып кабуллардан кыл. Урынын җәннәтләрдә насыйп ит.
Шулай ук (әти-әни вафат икән, аларга багышларга) җиде буынга кадәр миннән догага өмет иткән барча әрвахларның рух шәрифләренә ирештер. Аларның урыннары җәннәттә кыл, кабер газапларыннан, кыямәт куркынычларыннан, җәһәннәм утыннан сакла.
Аларның каберләрен нурлы кыл, хисапларын җиңел ит, яткан җирләрен җәннәт бакчасыннан бер бакча ит. Алар бу дөньяда яшәгәндә кылган изгелекләр булса, әҗер-савапларын арттыр, кылган кимчелекләрен, хаталыкларын, гөнаһларын Үзеңнең киң рәхмәте белән гафу кыл, иман байлыгын арттырып, ахыргы урыннарын җәннәттә кыл.
Раббәнәә әәтинәә фиддуньяя хәсәнәтәввә фил аахыйрати хәсәнәтәввә кынәә газәәбәннәәр. Раббәнәгфирлии вәливәәлидәййә вәлилмөэминиинә йәүмә йәкуумул хисәәбе.
Раббыбыз! Безгә дөньяда матур тормыш бир һәм ахирәттә дә матур тормыш бир һәм җәһәннәм утыннан безне сакла. Раббыбыз! Хисаб көнендә үземне вә ата-анамны һәм барча мөэминнәрне гафу ит. Әмин”.
Чыганак: https://nur.tatar/ziratka-baru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев