Хезмәт

Үзәк мәчетнең көмеш туе

Ел ахырында бистәдәге үзәк мәчет күп кунаклар кабул итте. Айга бер тапкыр үткәрелә торган гадәттәге җыелыштан аермалы буларак, бу көнне биредә мәчет төзелүгә – 25 ел, “Балтач мәчетләре. Үткәне һәм бүгенгесе” китабын тәкъдим итү һәм еллык эшкә йомгак ясау кебек өч зур чараны берләштергән зур бәйрәм булды.

Балтачлыларның шатлыгын, куанычын уртаклашырга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, “Ислам” университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, мөфти урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Һашимова һәм башкалар кайткан иде.

Мәчетнең көмеш юбилее да, Гарифҗан ага Мөхәммәтшинның ун еллык титаник хезмәте нәтиҗәсе буларак дөнья күргән районыбыз мәчетләре тарихына багышланган китап та һәркайсы, дөрестән дә, район тормышы өчен зур вакыйга булырга бик лаеклы. Икесенең бергә туры килүе исә берсен-берсе тагын да тулыландырды гына. Районыбыз мәчетләре тарихына багышланган китапта тарихи фактлар да, моңарчы билгеле булмаган язмышлар-ялгышлар да, бик күп фотолар һәм истәлекләр дә урын алган. Әдәби әсәр кебек укылышлы матур тел, искитмәле бизәлеш, кызыклы һәм аянычлы язмышлар, вакыйгаларның күплеге бу китапның райондашлар өчен өстәл китабы булачагына шик калдырмый. Гарифҗан ага үзе күптәнге хыялымны чынга ашырдым дип тыйнакланса, аның хезмәте, аңа ярдәм итүчеләрнең, матди өлешен үз өстенә алучыларның хезмәте, бу китапның кыйммәте бәяләп бетергесез, еллар үткәч ул әле тагын да артачак кына. Республикада иң беренчеләрдән булып шушы эшнең бездә – Балтачта тормышка ашырылуы да үзе бер куаныч. Казаннан килгән кунаклар да аны шулай бәяләде: “Балтач тагын бер матур башлангычка үрнәк күрсәтте”.

Мәчетнең 25 еллык юбилее тарих өчен бик аз вакыт кебек тоелса да (юбилейлар белән хәзер беркемне дә шаккатырып булмый), әнә шуның кадәр еллар элек бу эшкә алынганнар өчен бу төзелешләр искиткеч зур тәвәккәллек, кыюлык сорый торган эшләр була.

–Авылда мәчет төзетәсе килә, әмма колхоз председателе буларак, иң беренче бу сүзне мин әйтә алмыйм бит инде, – дип искә алды ул чакларны әлеге юбилейда районда иң беренче мәчетне төзетүчеләрнең берсе Хәмит ага Гәрәев. – Уйладым да, колхозның гомуми җыелышы алдыннан авылдагы бер-ике өлкәнрәк абзыйны котырттым: “Авылда мәчет төзик әле дип әйтегез, җыелыш карарына кертеп калдырырбыз”. Юк, курыктылар, әйтмәделәр. Икенче елны сүзне үземә башларга туры килде: “Авыл картларыннан шундый тәкъдим керде”...

Әле төзи башлагач та, обкомга шикаять итүче табыла. “Якты юл” колхозын бюро утырышына әзерләргә, колхоз председателен, партоешма секретарен, авыл Советы җитәкчесен партиядән чыгарырга кушыла... Ул чактагы КПСС райкомының беренче секретаре Марат Әхмәтов кына “эш”кә “ход” бирми...

Үзәктәге мәчет төзелеше турында сүз чыккач та, Марат Готовичка: “Нәрсәгә кирәк ул, берничә карт өчен шундый зур мәчет төзергә, күпме акча әрәм итәргә”, – ише зар-моңнар күп ишетелә. Менә шуңа күрә дә бу бәйрәмгә кайткан Марат Әхмәтов исеменә бу көнне ихлас рәхмәтләр, җылы сүзләр күп ишетелде. Аның үзенең дә чыгышы ихлас рәхмәтләр белән тулы, бик тә хисле, җылы булды. Аннан соң чыгыш ясаган район башлыгы Рамил Нотфуллин да, калган кунаклар да менә шушы “нота”ны тота, саклый алды. Истәлекләрнең дә күңелләрне айкый торганнарын гына сөйләделәр кебек, һәр чыгыш күңелләргә үтеп керерлек тәэсирле булды.

–Мәчеткә нигез салынган чакта, көзге пычракка брезент җәеп, унөч-ундүрт бабай артына басып мин дә намаз укыдым. Шул чакта шушы бабайлар үлеп бетсә, бу мәчеттә намаз укучы булмаячак дигәннәр иде, шөкер, әнә, бер Балтач бистәсендә дүртенче мәчет ачылырга тора. Эшли торган өчесенә дә нигездә яшьләр йөри. Өч мәчетебез дә гөрләп эшли, – диде сөенеп, Җәлил хәзрәт.

“Чи учак”ны тергезеп, бистә халкын дингә кайтаруда күп хезмәт куйган, ныклы фундамент салган Басыйр абый Бикбаев, аннан соңгы хәзрәтләр эшен дәвам итүче укымышлы, белемле яшь имамнарыбыз һәм шуларның барысын туплап торучы үзәк мәчет имамы Рамил хәзрәт Бикбаев кебек абруйлы шәхесләребез булуы, хәерле эшләрнең дәвамлылыгы сөенергә, сокланырга һәм шөкер итәргә дә сәбәп булырлык шул. Ә юбилейга килгән кунаклар каршында чыгыш ясаган “Әс-сәлам” тәрбия үзәгенә йөрүче балалар, әле бакча яшендә генә булсалар да, араларында инде коръәннең кырыктан берен яттан белүче Әминә кебек сабыйларның булуы болай да хисләр тулышкан бу бәйрәмне тагын да мәгънәлерәк итте.

Фото: автор

 

 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: