Зират яныннан үткәндә, туктап, кемне җирлиләр икән дип кызыксыну гына җитми әле...

Мәетне зиратка алып киткәннәрен күрсәң, озатып кайтучыларны да карап калырга кушалар. Карап калмасаң, ни була?
Зират яныннан үткәндә, туктап, кемне җирлиләр икән дип кызыксыну гына җитми, кара әле, миннән яшь кеше китеп барды, иртәгә мин дә китәргә мөмкин бит, ә анда алып барырлык нинди гамәлләрем бар дип уйлану кирәк...
Мәетне зиратка алып киткәннәрен күрсәң, озатып кайтучыларны да карап калырга кушалар. Карап калмасаң, ни була?
Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев бу сорауга менә ничек дип җавап бирде.
–Җеназа дигән сүз ул җеназа намазы гына түгел, ә инде шушы мәетне озатуга кагылышлы барлык гамәлләрне дә үз эченә ала һәм аларда катнашу зур савапка ия. Мәетне юудан башлап, аңа җеназа намазы уку, зиратка күтәреп алып бару һәм зиратта аны дәфен кылып бетергәнгә кадәр барысында да катнашу зур әҗер булып тора. Шунлыктан, җеназа үтеп киткәнен күргәндә, битараф булып, үз эшеңне дәвам итү әдәпсезлек санала. Әйтик, бүгенге көндә бездә инде күркәм гадәткә әйләнде: машинада баручылар, юл кырына чыгып туктап, җеназаны озатып калалар. Без моңа бик сөенәбез, чөнки кеше җеназага битараф түгел. Ким дигәндә шулай итеп озатып калу күркәм гамәл. Җеназа, мәгънәви яктан алсак, ул – вәгазь. Туктап, кемне җирлиләр икән дип кызыксыну гына түгел, ә инде, кара әле, миннән яшь кеше китеп барды, иртәгә мин дә китәргә мөмкин бит, ә анда алып барырлык нинди гамәлләрем бар дип уйланып, үзебезгә бер вәгазь кылып алу артык булмас.
Фото: автор
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 май 2022 - 18:46Салавыч лицеенда узган "Соңгы кыңгырау" бәйрәменнән фотомизгелләр Салавыч күппрофильле лицеенда "Соңгы кыңгырау" бәйрәме бик оешкан төстә узды1000
-
24 май 2022 - 17:21Куныр мәктәбе алты кошчыгын зур тормышка озатты (+фото) Куныр урта мәктәбендә дә бүген соңгы кыңгырау чыңлады6501
-
24 май 2022 - 16:11Балтач гимназиясендә дә бүген "Соңгы кыңгырау" чыңлады (+фото) Балтач гимназиясе. Соңгы кыңгырау. Бәхет ачкычлары. Гитарага җыр һәм ике мәртәбә вальс.16400
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
20 май 2022 - 10:10Газетаның 19нче санында (20 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар36200
-
22 май 2022 - 18:41Иске сабын кисәкләрен ташламагыз! Дуслар, иске сабын кисәкләрен ташларга ашыкмагыз. Ни өчен икәнен түбәндәге язманы укыгач белерсез.50301
-
22 май 2022 - 15:41Плюсләре дә үзләренә, минуслары да Нөнәгәр авылында яшәүче Закировлар районыбызда иң тырыш гаиләләрнең берсе.47901
-
22 май 2022 - 12:41«Моны нәрсә белән тутырырбыз?» Кече Лызи авылында урнашкан «ФарМат» ширкәте турында районда күпләр ишетеп, аралашып та беләдер.42200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика