Хезмәт

Бәрәкәт ишекләре ачылсын дисәк...

Бәрәкәт иңүнең һәм көтмәгән җирдән ризык килүнең сәбәбе – тәкъва булуда.

Коръәндә дә: «Аллаһ каршында сезнең иң хөрмәтлегез – тәкъва булучыгыз», – диелә. Җир өстендә үләннәр, җиләк-җимешләр яңгыр сәбәпле үсә. Ә кешегә ризык килүнең сәбәбе аның тәкъва булуында. Коръәнгә һәм Пәйгамбәребез (с.г.с.)нең хәдисләренә карасак, Аллаһы Тәгалә Үзе кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелучыларга көтмәгән җирдән ризык бирермен, ди. Моннан тыш Аллаһ Раббыбыз тәкъва кешегә һәр авырлыктан чыгу юлын күрсәтә һәм һәр эшен җиңел кыла. Икенче бер аятьтә Аллаһ: «Әгәр дә авыл кешеләре иман китереп тәкъва булсалар, Без аларга күктән һәм җирдән бәрәкәт ишекләрен ачар идек», – ди.

Нәрсә соң ул тәкъвалык? Аллаһ кушкан гамәлләрне үтәп һәм хәрам кылган гамәлләрдән тыелып яшәү ул. Гали радыйаллаһу ганһү, тәкъвалыкны Аллаһтан курку, ди. Азга да канәгать булу, үлемгә әзер булу да тәкъвалык билгесе санала. Кеше шушы сыйфатларга ия булса, Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә, уйламаган җирдән ризык бирермен, ди.

Коръәндә тәкъвалык-ның тагын бер сыйфаты искә алына. Ул да булса – истигъфар, ягъни йа Раббым, гөнаһларымны ярлыка дип, Аннан гафу сорау, һәрдаим әстәгъфирулла дип әйтеп йөрү. Нух галәйһиссәламнең үзенең кавеменә, истигъфар кылыгыз, Аллаһ Тәгалә гөнаһларны гафу итүче, дип әйтүен беләбез. Ул сезгә күктән яңгырлар яудырыр һәм бакчалар кылыр, байлык бирер, ди. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.)нең бер мәҗлестә йөзәр тапкыр истигъфар кылуын әйткәч, Әбү Һөрәйра радыйаллаһу ганһү унике мең тапкыр әйтә башлый. Әйтмичә, йок-ларга ятмый торган була. Нигә шулкадәр әйтәсең дигәч, гөнаһларыма карап, дип җавап биргән. Кайбер галимнәр, кеше әстәгъфирулланы кимендә ике мең тапкыр әйтергә тиеш, ди. Һәм ул ризык белән бәрәкәт килүгә дә сәбәпче була ала.

Пәйгамбәребез (с.г.с.) үзенең бик күп догаларында Аллаһтан ярдәм сорарга өйрәтте. Йа Раббым, әҗәтләремне түләргә, фәкыйрьлектән чыгарга ярдәм итсәң иде дип сорыйк. Бер кеше аңардан ярдәм сорап килгәч: «Йа Раббым, миңа нигъмәтләреңне җитәрлек итеп бир, кешеләрдән соранырга мәҗбүр итмәсәң иде дип сора», – ди ул.

Шул ук вакытта Аллаһ сөбхәнә вә Тәгалә безне бу дөньяда хезмәт кылучан итте. Хезмәт кылмыйча ризыкка ирешеп булмый. Пәйгамбәребез (с.г.с.), өммәтемә бәрәкәт иртән булды, ди. Уңышка ирешкән бик күп кеше-ләрнең сөйләгәннәреннән аларның эшләре иртәнге биштә үк башлануын беләбез. Динебездә дә бар ул. Иртәнге намаздан соң эшкә керешүдә аерым бәрәкәт бар.

Ризыклы булуның тагын бер сәбәбе – Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәл кылу. Коръәндә: «Әгәр дә сез Аллаһка тиешле дәрәҗәдә тәвәккәл кылсагыз, Ул сезне кошларны ризыкландырган кебек ризыкландырыр иде. Алар иртә белән карыннары ач килеш чыгып китәләр, ә кич белән карыннары тук хәлдә кайталар», – диелә. Ризык кәсеп итәргә теләгән кеше Аллаһка күңеле белән тәвәкәлләп тырышырга тиеш. Хәләл кәсеп насыйп итсәң иде дип сорасаң, иншалла, бәрәкәт һәм ризыгын бирәчәк.

Духа намазын укуда да бәрәкәт бар. Кодси хәдистә Аллаһы Тәгалә, ий адәм баласы, көндез миңа дүрт рәкәгать намаз кыл, ахырын сиңа җиткерермен, ди. Ягъни ахыры өчен борчылма, ди.

Коръән ятлау, аны уку, өйрәнү дә бәрәкәт китерә. Коръән укылган өйгә Аллаһ, бәрәкәт килер, ди. Гаилә кору, өйләнү дә ризык килүгә бер сәбәп булып тора. Матди яктан мөмкинлеге булган кеше өйләнергә тырышырга тиеш, иншалла, тормышына бәрәкәт килер. Һәр бала үзенең ризыгы белән туа дигәнне һәрберебез ишетеп белә. Коръәндә ике урында, балаларыгызны ачлыктан куркып үтермәгез, Без сезне дә, аларны да ризыкландырырбыз, диелә.

Пәйгамбәребезнең: «Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән араны өзмәсен», – дигән хәдисе бар. Димәк, туганлык җепләрен ныгыту да, сак-лау да ризыгыбыз киң булуга сәбәпче булып торачак.

Сәдака бирү дә малыбызга бәрәкәт бирә. «Фатыр» сүрәсенең 29-30 аятьләрен искә төшереп үтәсем килә. Анда, кемнәр Коръәнне укыйлар, намазларын торгызалар, ачык һәм яшерен рәвештә сәдака бирәләр, Аллаһ аларга әҗер-савапларны камил рәвештә бирермен һәм үземнең нигъмәтемне арттырырмын, диелә. Аллаһ Раббыбыз – аз гына савапка да арттырып бирүче рәхмәтле зат. Иң мөһиме – канәгать һәм рәхмәтле булырга тиешбез. Аллаһ, әгәр дә сез рәхмәтле булсагыз, шөкер итсәгез, арттырып бирермен, ди. Барчабызга да барына канәгать булып яшәргә язсын.

 

Равил хәзрәт Бикбаев,

якташыбыз, Казанның Әмәт мәчете имам-хатыйбы.

Фото:http://shahrikazan.ru/

Без социаль челтәрләрдә: ИнстаграмИнстаграм ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: