Хезмәт

Чепьядагы Изге Гурия чиркәве яңа 2015нче елны «янып торучы» хачлары белән каршылый.

Чепьядагы 1938нче елда җимерелгән Изге Гурия чиркәве шул чактагы рәвешен саклап яңадан торгызыла. Яңа 2015нче елны ул ялтыравыклы гөмбәзләре һәм «янып торучы» хачлары белән каршылый.

Чиркәүне торгызуда район җитәкчелеге зур теләктәшлек күрсәтте һәм күрсәтә. Төзекләндерү вакытында материал, эшче көчләр белән ярдәм иткән «Агрохимсервис», «Юлчы», «Агроснаб», «Газ», «Азык», «Ушма» кирпеч заводы, «Мелиоратор», «ПМК-5», «Водстрой», «Энергетик», «Мельпром» җәмгыятьләре, Арча урман хуҗалыгы җитәкчеләре һәм коллективларына, Кили урманчылыгы урманчысы А. Гыймадиев, шәхси эшмәкәрләр Илдар Гыйльмуллин, Рамил Фәйзуллин, Радик Закиров, Валерий Иванов һәм башкаларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Аларны һәм барлык райондашларны Яңа ел бәйрәмнәре белән котлыйбыз, эшләрендә, гаилә тормышларында иминлек, үзләренә сәламәтлек телибез.
Чепья җирле үзидарәсе ветераннар советы рәисе Петр Чернов
һәм Чепья чиркәве иерие Георгий атакай.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: