Хезмәт

Фетнәле дөнья малы

Мәккәдән ерак түгел корайш мөшрикләренең түрәләре, Хубәйб ибн Гади исемле сәхабәне җәзалаганны күзәтү өчен, Мәккә халкын җәза мәйданына җыялар.

Алар арасында Сәгыйт ибн Гамир исемле яшүсмер дә була. Җәзаланучыны кадаклый торган агач янына килеп җиткәч, Хубәйб халыкка мөрәҗәгать итә: «Мөмкин булса, миңа үләр алдыннан ике рәкәгать намаз укырга гына рөхсәт бирегез»...

Моңа кадәр мөшрик булып яшәгән Сәгыйт потларга табынудан башка гыйбадәтне белми, Хубәйб укыган намаз аңа бик ошый. Ул аны ахырына кадәр сокланып карап тора. Сәгыйт үз күзләре белән халыкның ничек итеп Хубәйбкә төрле яктан, төрле кораллар белән ябырылганнарын күрә. Тәнендәге хисапсыз кылыч һәм сөңге яраларынаннан Хубәйб җан бирә. Бу вакыйга Сәгыйткә бик нык тәэсир итә. Ул Хубәйбне төшләрендә дә бик еш күрә, көндезләрен дә аның турында күп уйлый. Аның ничек итеп бернинди борчу-дулкынлану әсәре булмаган хәлдә, тыныч кыяфәт белән соңгы ике рәкәгать намазын укуы күз алдыннан китми.

Менә шунда Аллаһы Тәгалә Сәгыйтнең күңелендә ислам диненә карата мәхәббәт уята. Ул бер төркем кеше янында үзенең Аллаһ динен кабул итүе турында һәм мөшрикләр табына торган таш һәм агач потларга бүтән беркайчан да гыйбадәт кылмаячагы турында игълан итә.

Пәйгамбәребез вафат булганчыга кадәр Сәгыйт гел аның янында булырга,  аннан хак динне өйрәнергә тырыша. Ә инде аның вафатыннан соң Сәгыйт аннан соңгы хәлифәләргә дин эшләрендә яхшы ярдәмче һәм киңәшче була. Гомәр ибн әл-Хаттаб хәлифә булганының беренче көнендә үк Сәгыйт аңа шундый киңәш бирә: «Кешеләр белән мөнәсәбәттә Аллаһтан курык (алар белән гадел бул) һәм Аллаһ кушканнарны үтәүдә кешеләрдән курыкма. Шулай ук әйткән сүзең эшләгән эшеңә каршы килмәсен, хакыйкатьтә иң хәерле сүз – ул эш белән расланган сүз. Синең кул астында булган ерак һәм якын мөселманнарга йөзеңне юнәлт. Үзеңә һәм гаиләңә теләгән изгелекләрне аларга да телә. Һәм үзеңә теләмәгән әйберне аларга да теләмә. Кайда гына булсаң да, авырлыклардан курыкмыйча, дөреслеккә (гаделлеккә) омтыл. Әгәр шул чакта тәнкыйтьләүчеләр булса, алардан һич тә курыкма». Гаҗәпләнгән хәлдә Гомәр моңа җавап итеп: «Әй, Сәгыйт, бу кадәр эшкә кемнең көче җитсен соң?! » – ди. Сәгыйт: «Аллаһ теләге белән син мөэминнәрнең әмире (җитәкчесе) булдың һәм синең кебек кеше бу эшләрне эшли алачак», – ди.

Халык белән идарә итүдә үзенә ярдәмче булсын өчен Гомәр Сәгыйтне Химска әмир итеп билгели. Шуннан соң күп тә үтми, Гомәр янына Химстан берничә кешелек делегация килеп төшә. Гомәр аларга үзләрендә булган фәкыйрьләрнең исемлеген язып бирергә куша һәм әйтә: «Мин аларга хаҗәтләрен капларга җитәрлек ярдәм акчасы җибәрермен». Гомәргә исемлекне китергәч, ул башка фәкыйрьләр арасында Сәгыйтнең дә исемен күрә. Гомәр, гаҗәпләнеп: «Сезнең әмирегез фәкыйрьме?» – дип сорый. «Әйе, Аллаһ белән ант итәбез, инде күптән аның өендә пылау пешерү өчен ут кабызганнары күренми»... Бу сүзләрдән соң Гомәр елап җибәрә. Бер янчыкка мең динар акча сала һәм әйтә: «Мөэминнәрнең әмире сиңа бу акчаны үз хаҗәтләреңә куллану өчен җибәрде дип әйтерсез», – ди бу янчыкны Сәгыйткә бирергә кушып.

Реклама

Сәгыйт исә: «Минем ахирәтемне бозар өчен өемә кызыктыручы һәм фетнәле дөнья (малы) керде», – дип, янчыкта булган акчаларны, берничә янчыкка бүлеп, фәкыйрьләргә таратып чыга. Әле моннан тыш та Гомәр биргән тагын бер мең динарны да ул янчыкларга тутырып, ятимнәр, тол хатыннар һәм фәкыйрьләргә өләштертә.

Сәгыйт шикелле кешеләр турында дөньясын сатып, ахирәтен алды дип әйтәләр...

 

Рубриканы Гомәр хәзрәт Гомәров алып бара

(кыскартып бирелде)

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: