Хезмәт

Сәфәр ае – хәвеф аемы?

Тормышыбызда ырым-шырымнар тулып ята

Сәфәр ае башлану белән кайбер кешеләр, хәвефле айга кердек, хәсрәтле була күрмик, дип борчыла башлый. Бу айда никах үткәрергә ярамый икән дип сөйләүчеләр дә табыла.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәләм вакытында да шундый ырым-шырымнарга ышанучылар булган. Шуңа да Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә, төрле нигезсез ышанулар, әйтик, кошларның очу юнәлешләренә карап, аны яхшыга яки яманга юраулар, шул исәптән, сәфәр ае белән бәйле ырымнар да дөрес түгел, ди.   

Безнең тормышта ырым-шырымнар тулып ята. Халык арасында иң киң таралган тагын берсе, ул да булса – ике гает арасында никах укытырга ярамый дигән сүз. Динебездә: “Ураза һәм Корбан гаете арасында никахлашырга ярамый”, – дигән кагыйдә юк. Күбебезгә мәгълүм булганча, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһиссәләм хатыны Гайшә белән Ураза гаетеннән соң килгән шәүвәл аенда никахлашкан. Кәбисә елында өйләнешергә ярамый дигән сүз дә уйдырма гына.  

Барган юлын кара мәче бүлеп чыкса, каршына буш чиләкләр күтәргән хатын-кыз очраса, юлым уңмый икән дип начарга юраучылар да юк түгел. Сишәмбе көнне эш башларга ярамый дип, көнен буш үткәрүчеләр дә очрый. Бер ишләре саннарга бик зур игътибар итә. Аеруча унөчле саныннан шикләнәләр. Очкычта хәтта унөченче урындык булмавын үземнең дә күргәнем булды. Кайбер илләрнең кунакханә лифтларында шулай ук унөченче кат дигән төймә юк. Без барыбыз да уникедән соң унөч килүен белә һәм аны язмауга карап кына берни дә үзгәрми. Динебез дә төрле ырым һәм хорафатларга ышануны тыя. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһиссәләм дә, кеше уйдырмага ышанып, эшен калдырса, ул ширек, ягъни Аллака тиңдәшлек кылган булыр, ди. Кара мәчегә йә буш чиләкләргә юлыктым дип хафаланасы түгел, һәрвакытта Аллаһка тәвәкәлләп, Аңардан көнеңнең һәм эшеңнең хәерле булуын сорарга кирәк. Ырымнарга ышанып, кеше эшен калдырырга тиеш түгел.

Сәфәр аенда берәр зур эш ниятләп куйган яки никахлашырга җыенган, йә булмаса, юлга чыгарга уйлаган булсагыз, шикләнмичә башкарып чыгыгыз.

Тагын бер мәсьәләгә тукталасым килә. Урамда кул беләзекләренә кызыл яки башка төстәге нәзек җеп бәйләп куйган кешеләрне күргән бар. Бу да динебездә тыелган, чөнки әлеге җепләрне алар үзләрен саклый дип ышана, ул шулай ук ширек кылу була. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһиссәләм кулына җеп бәйләгән бер кешене күреп, ни өчен бәйләгәнен сорый. Бу кеше, авырулардан, хәл китүдән саклану өчен, дип җавап биргәч, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһиссәләм аңа җепне тизрәк салып атарга куша. Үлеп китсәң, мәңге бәхетсез булырсың, ди. Ниндидер бер җеп кисәге сине берничек тә саклый алмый. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Безне Ул гына саклый һәм яклый.

Хөрмәтле дин кардәшләрем, без Аллаһы Тәгаләгә иман китергән кешеләр һәм барысын да Аңа гына тапшырырга, ярдәмне Аңардан гына сорарга тиешбез. Хәзер бөтен дөнья халкы коронавирус пандемиясе шартларында яши. Аллаһка тәвәккәл кылсак та, вирустан саклану чараларын да үтәргә кирәк. Белгечләрнең битлек киеп йөрү, прививка кадату кебек киңәшләрен дә үтәү зарур. Монда инде кызыл җеп тә, миләш ботагы да булышмый.

Аллаһ Сөбхәнә вә Тәгалә барыбызны да ялгыш юллардан, хаталы уйлардан сакласа иде.

Равил хәзрәт Бикбаев,
якташыбыз, Казандагы Әмәт мәчете имам-хатыйбы.

 

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: