Шөкер, динебез нык!
Телефон шалтырый. Китапханә мөдире Розалия апа икән. Китапханәгә чакыра, авылдашыбыз Наҗия апа хаҗ хәлләре турында сөйләячәк.
Кичке сәгать җидене көтеп алдык. Ә китапханә ишеген ачып җибәрсәк, зур матур өстәл, ә өстәлдә нигъмәтләр. Табын артына узабыз. Түрдә Наҗия апа, янында авылыбызның ихтирамга лаек әбиләре - озак еллар эшләп лаеклы ялда булган Роза, Рәйханә, Рәмзия апалар. Алар янәшәсендә өч бала әнисе, авылыбызның иң уңган ханымнарының берсе булган Розалия апа. Авылыбыз Фәүзия абыстай белән дан тота. Ул Коръән укыганда, вәгазьләр сөйләгәндә тамакка төер утыра, күзгә яшь килә. Рәмзия апа да аның кызы, Наҗия апа да аның туганы. Кем соң ул Наҗия апа диярсез? Олыгаеп кына мәдрәсә бетергән, үз тырышлыгы белән хаҗга барып кайткан. Хәзергесе көндә авылыбызның яшьләренә дин таләпләрен, Коръән серләрен, намаз уку тәртипләрен өйрәтүче бердәнбер шәхес. Мәҗлесебезне Наҗия апа Коръән аятьләре белән башлап җибәрде һәм хаҗ хәлләре турында сөйләде. Без барыбыз да йотлыгып аны тыңладык, сораулар бирдек. Үзебез өчен бик күп мәгълүматлар җыйдык. Розалия апаның тәмле бәлешләрен, барлык сый-нигъмәтләрен авыз итеп чәй эчтек.
Мәҗлескә килгән һәрберебез күтәренке күңел, эчке бер рәхәтлек кичереп, мәхәлләбездә динебез нык, арабызда яшьләр тагын да күбрәк булсын иде дигән теләкләр белән өйләребезгә таралыштык.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 июль 2022 - 21:21Белми калма: сыер һәм кәҗәләргә субсидия бирү тәмамлана, яңадан өстәмә заявка бирү булмаячак Хөрмәтле райондашлар! 14 июльдә сыер һәм кәҗәләргә субсидия бирү тәмамлана, яңадан өстәмә заявка бирү булмаячак. Шуңа күрә тиз арада заявкалар биреп бетерүегез сорала5600
-
4 июль 2022 - 20:11Көшкәтбаш авылында шаулап, гөрләп "ШАТ-Шалкан" бәйрәме узды (+бик күп фото, видео) Аллаһ насыйп иткән җылы, кояшлы көн астында бәйрәм чарасы бер сулышта үтте дә китте. Матур чыгышлары, матур уеннары, оста җиңүләре өчен һәркемгә олы рәхмәт.15501
-
4 июль 2022 - 18:46Балтачлыларны «Автоледи-2022»дә катнашырга чакырабыз! «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасынын Балтач бүлеге, район ЮХИДИ бүлеге 14 июль көнне «Автоледи-2022» район конкурсы үткәрелү турында хәбәр итә.7700
-
4 июль 2022 - 13:51Түбән Кенә авылында гомер итүче Флера Мотыйгулла кызы Ибраһимова күркәм юбилеен каршы алды.
-
4 июль 2022 - 13:50“Хезмәт” укып, чебиле булган Камил Әхмәтханов.
-
4 июль 2022 - 13:49Выступает фольклорный ансамбль "Вуюись" (М.Лызи СДК)
-
1 июль 2022 - 08:15Газетаның 25нче санында (1 июль, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар29500
-
29 июнь 2022 - 09:30Корбанга яхшы токымлы тәкәләр, сарыклар сатыла. Чалып бирү мөмкинчелеге дә бар. Т.: 8-9173-92-48-16.47200
-
4 июль 2022 - 08:16Балтачта Айрат һәм Илдар истәлегенә мемориаль такта ачылды (+фото) "Ватан сугышчылары" паркында Абхазиядә тынычлык урнаштыруда катнашып батырларча һәлак булган Айрат Нәҗметдинов һәм Украинада барган хәрби операциядә батырларча гомере өзелгән Илдар Галиевка мемориаль такта ачылды.60603
-
4 июль 2022 - 17:08«СалаваTik»ларда яңа җыр Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Күбәләгем» җырының видеоклибы дөнья күрде.56900
-
4 июль 2022 - 14:46Айгөл Бариева гаиләсендә зур югалту Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева гаиләсендә зур кайгы. Җырчының тормыш иптәше вафат.42301
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика