Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

1 июньнән “Ак кәгазьгә яңа тормыш” акциясе башланды

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте изге гамәлләрне дәвам итеп, бүгеннән “Ак кәгазьгә яңа тормыш” хәйрия акциясен башлап җибәрә.

Бу акция ел саен Рамазан аенда уза торган иде. Быел, санитар-эпидемиологик вәзгыять тотрыксыз булу сәбәпле, әлеге массакүләм игелек-изгелек кылу чарасы 1 нче июньнән башлана һәм ул 1 нче июльгә кадәр дәвам итәчәк. Макулатурадан кергән акчалар нәзарәтнең “Зәкят” фондына тапшырылачак. Башка еллардагы акцияләрдән аермалы буларак, быел Аллаһ исемнәре, Коръән аятьләре, хәдисләр кергән кәгазьләрне җыю да оештырылачак.

Кәгазьне Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 89-нчы йорт адресы буенча иртәнге тугыздан кичке бишкә кадәр (09.00-17.00) алып килү мөмкин булачак.  

Өстәмә мәгълүмат өчен телефоннар: +7(843)237-86-18, +7(843)290-27-50.

dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: макулатура