Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

100лекме без, әллә...

100 сумлык акча үлеп киткән, озатырга килүчеләр аз булган. Юганнар, кәфенләгәннәр, җеназа укып, күмгәннәр.

Агач чардуган, исемен язып, такта куйганнар. Теге дөньяда кубарылса, иң бөек дәрәҗәгә ирешкән – Фирдәвес җәннәтенә эләккән.

500 сумлык үлгәч,  озатырга килүче күбрәк булган. Юганнар, кәфенләгәннәр, җеназа укып, күмгәннәр. Агач чардуган, кечкенә генә таш куйганнар. Монысы исә икенче дәрәҗә җәннәткә эләккән.

1000 сумлык үлгән. Кеше байтак  җыелган. Юганнар, кәфенләгәннәр, җеназа укып, күмгәннәр. Тимер чардуган, мәрмәр таш куйганнар. Көч-хәл белән җәннәткә эләккән.

5000 сумлык авырып киткән, ярты шәһәр халкы аякка баскан, табиблар чабышып хәлдән тайган, чит илгә дәваланырга җибәргәннәр.Тәкъдир, авыру әҗәлгә тисә, берәү дә дәвалый алмый. Барыбер үлгән. Юганнар, кәфенләгәннәр. Бик күп кеше җыелган. Биш меңлекнең әһәмияте, җәмгыятьтә тоткан урыны турында бик күп нотыклар сөйләнгән. Мөфтине җеназа укырга чакырганнар. Күгәрми торган тимердән чардуган, граниттан биек таш куйганнар. Җәннәткә керә алмаган. Ул аптырап: «Мин биш меңлек, миңа мөфти үзе җеназа укыды, каберемдә нинди яхшы чардуган, искитмәле таш, ни өчен мин җәннәткә керә алмадым? Башкалар керде», – дип шикаять язган. Шикаятенә каршы: «Йөз сумлык мәчеттә көн саен күренде, җомгада биш йөзлекләр дә булды, гаеткә мең сумлыклар да килде. Ә син фәкать казино, ресторан тирәләрендә генә йөрдең, мәчеттә күренмәдең. Казино-рестораннарда күңел ачып кына җәннәткә кереп булмый», – дип җавап биргәннәр.

Җәлил хәзрәт Фазлыевның «Күңел бакчасы» китабыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укы һәм уйлан