Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

140 тоннадан артык

Быел районыбыз авылларында яшәүчеләрдән әнә шуның кадәр күләмдә гошер бәрәңгесе җыйналган.

–Бу изге эштә нигездә барлык мәхәлләләр халкы да бик актив катнашты. Барчасына Аллаһының рәхмәте булсын! – ди Балтач үзәк мәчете имамы Рамил хәзрәт Бикбаев. – Җыйналган бәрәңгеләр Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан Югары мөселман мәдрәсәсенә, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә, “Ярдәм” мәчетенә, “Госмания” мөселман мәктәбенә, Россия Ислам Университетына, Коръән ятлау үзәгенә, Әхмәтһади Максуди исемендәге балалар пансионатына җибәрелде. Шулай ук районда бәрәңге  кирәк булган мәктәпләргә, балалар бакчаларына, Бөрбаштагы балалар пансионатына, Балтачтагы мәдрәсәгә бирелде. Өлгерми калдык, бирә алмадык диеп, уфтанучылар булса, үзәк мәчеткә тапшырырга мөмкин. Биредә әле гошер бәрәңгесен җыйнау дәвам итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гошер