Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

15 апрельдә Казанда XI Республикакүләм ифтар узачак

XI Республикакүләм ифтарда 11 мең кеше катнашачак.

Республикакүләм ифтарны Татарстан мөфтияте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе һәм «Туган авылым» милли-туристик комплексы «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында оештыра. Анда 16 яшь һәм аннан өлкәнрәк 600 волонтер хезмәт күрсәтәчәк.

Авыз ачу вакыты җиткәнче Республикакүләм ифтар катнашучыларын бай мәдәни программа көтә. ТР халык артисты, Буа татар дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев башкаруында «Дәрвиш» моноспектакле күрсәтеләчәк. 

Шулай ук концерт залында татар-мөселман традицияләрен чагылдыручы 3D-графикадагы видео-программа тәкъдим ителәчәк. Шулай ук әлеге чара мәйданчыгында мөселман товарлары белән хәләл маркет эшлиячәк.

18.49 сәгатьтә кояш баю белән Республикакүләм ифтарда катнашучылар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга ияреп җәмәгать белән ахшам намазын укыячак һәм ифтар кылу залына узачак.

Менюга пылау, кипкән җиләк-җимешләр, камыр ризыклары, тәм-томнар, су, төрле җиләк-җимешләр кертелгән. Ифтар ризыклары уңайлы контейнерларда салыначак, аларга теләгән кеше, авыз ачу тәмамлангач, гаиләләренә күчтәнәчләр салып алып китә алачак.

XI Республикакүләм ифтарга билетларны хәзердән үк алырга мөмкин, моның өчен мәчетләргә яки Татарстан мөхтәсибәтләренә, шулай ук Нәзарәткә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Узган ел тәҗрибәсеннән чыгып, оештыручылар билетларны электрон рәвештә ясарга карар кылды.

 XI Республикакүләм ифтар үткәреләчәк урынга барып кайту шәһәр яны поездлары белән махсус бушлай рейс булачак.

Республикакүләм ифтар билеты белән электричкада бушлай барырга мөмкин. Поездлар «Казан-Пасс» һәм «Казан халыкара аэропорты» станцияләре арасында түбәндәге расписание белән йөриячәк:

«Казан-Пасс» – «Казан халыкара аэропорты»: 15.45, 17.18.

«Казан халыкара аэропорты» – «Казан-Пасс»: 20.30, 21.30.

 

Чыганак

Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ифтар