Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

16 сәгатькә сузылган киңәшмә.

Һәркем үткәргән көнен, куйган хезмәтен нәтиҗәлерәк итәргә омтыла. Бу гадәти күренеш. Шушы максаттан эшебезне төрлечә көйлибез, киңәшәбез, аның төрле формаларын эзлибез.

Әхлак укытучыларының чираттагы киңәшмәсе дә үзенчәлекле формада узды. Районыбыз мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев, Балтач районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Зәкиева Алия Юнысовна, Әлмәт районы мөхтәсибәте һәм мәгариф идарәсе белән берлектә зур тырышлык куеп аны Әлмәт районының Кичүчат авылында оештырдылар.
Әлмәтлеләр: "Сезнең үрнәктә безнең дә мәктәпләрдә әхлак дәресләре кертелә башлады, сезнең дәресләрегезне күп карадык, инде монда килеп безнең дәресләребезне карап киңәшләрегезне биреп китегез," - дип чакырганнар иде. Шушы чакыруга җавап итеп Әлмәт районы әхлак укытучыларының август киңәшмәсендә Җәлил хәзрәт, район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Рәйсә Зарипова, әхлак укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе буларак мин үзем дә барып чыгыш ясап кайткан идек.
Әлмәтлеләр моңың белән генә чикләнмәделәр бу юлы барлык әхлак укытучыларын да чакырдылар. Киңәшмәнең Кичүчат җирлегендә узуы аеруча әһәмиятле булды. Бу Ризаэддин хәзрәт Фәхреддиннең туган җире. Авылда хәзрәтнең мемориаль музее эшләп килә. Матур, нәтиҗәле эшли.
Р.Фәхреддин - күпкырлы шәхес, тормышның һәрбер тармагы өчен аның ислам диненә, Мөхәммәт с.г.в.нең хәдисләренә нигезләнгән киңәшләре бар, мемориаль музей директоры филология фәннәре кандидаты Диләрә Гыймранова шул фикерләрне аерым бер җыентыкка туплап бастырып та чыгарткан. Бу кыска мәкаләдә музей эшчәнлеген, аның балалар белән оештырган эш формалары хакында әйтеп бетерү мөмкин түгел.
Үзен зыялы кеше дип санаган һәркем Риза Фәхреддинның нигезендә булып ул йөргән эзләрдән йөреп кайтырга тиеш дигән фикер белән кайттык без. Инде Кичүчат мәктәбендә уздырылган ачык дәрескә әйләнеп кайтыйк. Дәреснең оештырылуын, укытучының, балаларның эшчәнлеген барыбыз да югары бәяләдек.Фикер алышулар вакытында Бөрбаш мәктәбе директоры Гүзәл Бариева әхлак дәресе уздыру буенча мастер-класс та оештырып алды.
Киңәшмәне оештыручылар безне Әлмәт шәһәренең Р. Фәхреддин исемендәге мәчет, кызлар мәдрәсәсе эшчәнлеге белән дә таныштырдылар. Шуның белән киңәшмә төгәлләнде дип уйлыйсызмы? Ялгышасыз. Автобуста да сүз нәкъ менә шушы дәрес, әлмәтлеләр һәм үзебезнең эшчәнлек хакында гына барды. 16 сәгатькә сузылган киңәшмәдән бер-беребезгә иҗат уңышлары теләп, якты йөзле, кунакчыл әлмәтлеләргә, киңәшмәне оештручыларга рәхмәт хисләре белән таралыштык.
Р.Әхмәтҗанова.
Әхлак укытучыларының
медодик берләшмә җитәкчесе.
Фото: http://tatar-congress.org/yanalyklar/edep-ehlak-terbiyase-buencha-ukular/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250