Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

30 июльдә Һиҗри яңа ел башлана

Иртәгедән һиҗри белән исәпләгәндә яңа 1444 ел башлана.

Изге Мөхәррәм аеның беренче көне. Барыбыз өчен дә мөбарәк булсын! Аллаһы Тәгалә шушы елыбызны да бергә-бергә сау-сәламәт килеш, шатлык-сөенеч белән үткәрүләребезне насыйп итсә иде.

Мөхәррәм ае – исламдагы дүрт изге айның берсе ул. Изгеләре – Рәҗәб, Шәгъбән, Рамазан һәм Мөхәррәм ае. Бу – тыелу ае. Кешеләр бу айда бер-берсен сүз белән дә, гамәле белән дә рәнҗетмәскә тиеш. Бу бик зур гөнаһ санала. Бер-беребезгә Аллаһтан сабырлык сорыйк, бер-беребезгә сабырлык күрсәтик, бер-беребезгә яхшы мөгамәләдә булыйк. Аллаһ Раббыбыз хөсетлек, бозыклык, рәнҗетүләрне бу айда хәрам кылды. Ел башыбызны шулай матур башласак, бер-беребезгә күркәм мөнәсәбәттә булсак, изге максатларыбызга ирешербез.

«Әлү Гимран» сүрәсендә әйтелә: «Ачуыгызны эчкә алыгыз, дошманнарыгызны гафу итегез, Аллаһы Тәгалә каршында сөеклеләрдән булырсыз» (3:134).

Изге айны матур итеп үткәрсәк, шәт, Аллаһның рәхмәте бөтен елыбызга да булыр, аны да тыныч, матур итеп үткәрербез. Мөхәррәм аеның унынчы көнендә Гашурә көне билгеләп үтелә. Бу вакытта, Рамазан аеннан кала, ураза тотуның иң савап-лы көннәре (бу бәйрәм турында тулырак Гомәр хәзрәт язмасында – ред.). Әйткәнемчә, ел башы – изге ай, бәлки Аллаһ Раббыбыз догаларыбызны кабул итеп, елыбызның да шушылай матур үтүләрен безгә насыйп кылыр. Без аерым көннәрдә генә түгел, ел буе шушылай тәртипле булырга тиеш. Бик күп саваплар, бик күп һидәятләр белән гадәтләнсеннәр дип, Аллаһ Раббыбыз аерым бер көнне дә билгеләп куйган. Без бу көнне игътибардан читтә калдырырга тиеш түгел. Кайберәүләр башка халык-ларга ияреп, шуларга охшыйбыз дип, бар бәйрәмне аракы белән үткәрә. Җеназага чәчәк бәйләме күтәреп килә, чардуганнарны рәсемнәр, чәчәкләр белән бизи. Болар – һич ярый торган эшләр түгел, мөселманнарда мондый гадәт юк. Без моннан тыелырга тиеш.

Үзебезне мөселман дип саныйбыз, ислам динен таныйбыз, үзебезне иманлы бәндәләр дибез икән, җеназалар укып, Коръән укып озатсыннар дибез икән, без мөселманча яшәргә, мөселманча озатырга, әрвахларыбызны мөселманча искә алып, дога кылырга тиешбез. Бүтән халыкларга иярергә тиеш түгелбез. Башка диндәгеләр вафат булганнарны, һәлак булганнарны искә алганда, безгә охшыйбыз дип, Коръән укымый бит. Ичмаса үзебезнең хак мөселман авылларында, мөселман җирләрендә, татар авылларында әрвахларыбызны үзебезчә искә алыйк: Коръән укыйк, рухларына дога кылыйк. Бүтән бәйрәмнәребезне дә үзебезчә, мөселманча үткәрүне гадәткә кертергә тиешбез. Аллаһ Раббыбыз барыбызга да шушылай яшәүләребезне насыйп итсә иде.

Яңа ел башлана дидек. Димәк, тагын бер имтихан елы башлана. Шушы имтиханыбызны да Аллаһ Раббыбыз уңышлы итеп, үзенә муафыйк гамәлләр белән үткәрүебезне насыйп итсә иде. Ул безне җәһәннәмгә түгел, җәннәткә якынайтучы ел булса иде һәм аннан соң килгән елларны да шушылай игелекле итеп үткәрүләребезне Аллаһ Раббыбыз барчабызга насыйп кылса иде. Калган гомерләребезне Аллаһ Раббыбыз хәерле гомерләрдән кылып, актыккы сулышларыбызда: «Ләәә иләәһә илләлаааһ Мүхәммәдүр Расүүлүллаааһ», – дип, Аллаһ хозурына барып, Аллаһның җәннәтләрендә очрашуларыбызны насыйп кылса иде.

Җәлил хәзрәт Фазлыев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Изге Мөхәррәм ае