Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

5 яшьлек сукыр малай Коръәнне радиодан тыңлап яттан өйрәнгән

Согуд Гарәбстанында 5 яшьлек сукыр Хөсәйн Мөхаммәд Таһир Коръәнне радиодан тыңлап яттан өйрәнгән.

- Улым телевиор карый алмый, шуңа да аңа радио сатып алдым. Радионың тәүлек буе Коръән укыла торган ешлыгына көйләдем. Улым шуны тыңлап, Коръәнне яттан өйрәнгән, - дип сөйли малайның әтисе.
Баланың Изге китапны яттан белүен әти-әнисе Мәдинәгә Җиддәдән күчеп килгәч аңлаган. Улы әтисеннән Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.с.) мәчетенә алып баруын үтенгән. Шунда баргач, Хөсәен "Әл-Бәкара" сүрәсенең берничә аятен яттан сөйләгән. Баланы Коръән-хафизлар да тыңлап караган, алар аның Коръәнне тулысынча яттан белүен, аны камил рәвештә сөйләвен ачыклаган, дип яза islam-today.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250