Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

“50 градуста Сабантуй үткәрдегезме?” яки мөселман балалары өчен бәйрәм оештыруның үз “тәме”

Мөселман балалар сабантуе 10.00 сәгатьтә башлана. Ат чабышы, кызыклы уеннар, кыйммәтле бүләкләр күп булачак. Рәхим итегез!

Мөселман балалары сабан туе районда иң элек Карадуганда үткәрелде. Аннан Балтачта уздырылды. Эстафета безгә – Бөрбашка күчте дә, шунда “төпләнеп” калды. Бөрбашта уздыруны Җәлил хәзрәт тәкъдиме белән эшләдек, без аны чын Сабантуй итеп уздырырга булдык. Беренче коймак төерле булса да, үзең пешергәч, тәмле була бит. Әнә шул “тәм” безне 9нчы Сабантуйга җиткерде инде!

Ә беренчесен без аның, уразадан соң ук, 2010нчы елның эссе җәендә уздырдык. Тамаша кызу булды, балаларның битләре алсу алма кебек янып тора иде. Без аны Алан урта мәктәбе укытучылары, хезмәткәрләре белән килеп уздырдык (минем Алан мәктәбендә директор чак иде). Мәктәпнең аппаратурасы бар, музыкаль үзәк эшли, мәйдан бизәргә флаглар җитәрлек, күп итеп бүләкләр алдык...

Эссе, инде иртәдән урамда 30 градус, үләннәр көеп утыра. Учакта чәйләр кайный, пылаулар пешә, мәш киләбез. Тик бәйрәмгә килүче генә күренми: бер адәм заты юк... Җәлил хәзрәт белән тау битендә бер-беребезгә сүз катарга да куркып утырабыз, эссе җил генә килеп, аккан тир тамчыларын тигезләп киткәли. Икебездә дә бер уй: бу эсседә килергә курыкмаслармы, уйлаган эшләребез барып чыгармы? Ниһаять, офыкта сары автобуслар күренә башлады. И-и, куанганнарыбызны күрсәгез, сикереп тордык та, каршыларына йөгердек. Болар әхлак укытучылары һәм авылларның имамнары белән бергә мәчетләр каршындагы лагерь балалары иде. Рәхмәт төшкере, мәгариф идарәсеннән Вакыйф Мансурович автобуслар биргән булып чыкты... Мәйдан яулыклы кызлар, түбәтәйле малайлар белән тулды. Безгә дә “җан” керде.

Әй, уйнап та карадык инде, балаларның активлыгына үзебез дә шаклар каттык.. Эссесен эссе иде, әмма уйнадык та, җырладык та, биеп тә алдык, тезелешеп өйлә намазлары укыдык, күңелгә рәхәтлек иңде.

Әлеге Сабантуй хакында ишеткәч, ул чактагы мөфти Госман хәзрәт тә: “Шушы 50 градуста Сабантуй уздырдыгызмы?” – дип, шаклар каткан иде.Ә без балалар килү шатлыгыннан эссене сизмәдек тә, алар кебек йөгердек тә, йөгердек (барыбыз да күңел белән бала бит). Кыскасы, һәр Сабантуй күңелдә үзгә, матур хатирәләр калдырса да, беренчесе бигрәк дә онытыла торган булмады. Һәр яңа бәйрәм саен без бу хатирәләрне көлеп, яратып искә алабыз. Иң куандырганы: изге ният белән башланган бу гамәлебез дәвамлы булды.

Әнә шул еллардан бирле мәйданга килүчеләр арта, бер килгәннәр икенче елны сагынып көтә башлый, яратып, Ульяннан да, Мәскәүдән, Башкортстаннан да киләләр, узган ел Кытай татары да бар иде. Шөкер, без аны шушы еллар эчендә Татарстан Республикасы Президентына күрсәтерлек дәрәҗәгә күтәрә алдык. Район хакимияте дә бик матур итеп ярдәм итә, башлангыч өлешләрен сәхнә күренешләре белән бизи – бу үзе зур хезмәт.

Ул Сабантуйның үз төсе, үз яме, үз рәхәтлеге, үз җиле бар, әйтерсең, фәрештәләр канат җәеп, изгелек теләп тора. Без аны тыныч кына, сабыр гына уздырабыз, тезелешеп өйлә намазлары укыйбыз – әй, рәхәт тә соң! Тирә-юньдә балалар өчен бик күп аттракционнар эшли, кибетләр хезмәт куя, һәркемгә җитәрлек пылаулар пешә.

Бу бәйрәмне Бөрбаш халкы да ярата, бөтен туган-тумача кайта,бер елны күршеләребезнең берсендә 43 кеше, берсендә 37 кеше иде.Өстәлне ишек алдына җәеп, матур итеп чәйләр эчтеләр.Әби-бабайны, оныкларны бергә җыя торган изге Сабантуй бу. Бәйрәмдә 22 төрле ярыш бар, бүләкләр бик шәп, күз явын алырлык. Җәлил хәзрәт финанс ягын ел буе көйләп килә, үзенең иганәчеләре бар. Гөлсем апа Миңнебаева затлыдын-затлы бүләкләрне кайтартып кына тора, әле үзе белән элемтәдә торучы эшмәкәрләрдән “әрәпә”не дә күп җыя, анысы да бик зур куаныч безнең өчен. Авыл халкы да ел саен бүләкләрен кызганмый, балалар матур итеп “әрәпә” җыя. Бу Сабантуйдан беркем дә бүләксез китми, аз гына һөнәреңне күрсәтә алсаң – бүләк синеке. Бәйрәмне әле дә укытучылар белән (хәзер инде Бөрбаш мәктәбе укытучылары белән) чын күңелдән әзерлибез, тырышабыз, үзебезнең шушы бәйрәмдә эшли торган командабыз бар, бик тату эшлибез, бер –беребезне күз карашыннан аңлыйбыз. Бәйрәм беткәч тә мәйданнан кузгала алмыйча, кайтып китәсе килмичә, рәхәтләнеп утырып торабыз. Фикерләшәбез, киләсе елга планнар корабыз, “киләсе елга да уздырырбыз инде,”– дип, сүз берләп, кайтып китәбез. Менә шушы буладыр инде ул гомернең рәхәт, татлы мизгелләренең бер өлеше. Килегез, күрегез, үкенмәссез! Гаиләләрегез белән килегез! Барыгызны да кабатланмас балачак бәйрәменә чакырабыз, бергәләп, матур итеп уздырыйк.


Гүзәл БАРИЕВА,
Бөрбаш мәктәбе директоры.


Ул Сабантуйның үз төсе, үз яме, үз рәхәтлеге, үз җиле бар, әйтерсең, фәрештәләр канат җәеп, изгелек теләп тора. Без аны тыныч кына, сабыр гына уздырабыз, тезелешеп өйлә намазлары укыйбыз – әй, рәхәт тә соң!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй