Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

80 елдан соӊ Чапшар авылы манаралы һәм айлы мәчетле булды (фото).

Районныӊ татар авыллары арасында хуҗалык саны ягыннан хәйран зур булган Чапшар авылы, ниһаять манаралы һәм айлы мәчетле булды.

Узган гасырныӊ дәһшәтле 30нчы еллар башында манарасы киселгәч тә, иске 2 этажлы мәчет әле авыл халыкка дәвамлы хезмәт күрсәткән: анда башлангыч, җидеьеллык, сигезьеллык мәктәпләр эшләгән, 70 нче елларда районда барлыкка килгән Норма авылындагы профессиональ училище ишек алдына күчерелеп, озак еллар укыту бинасы буларак хезмәт итте.
Кызганыч, ул бина хәзер юк инде. Чапшар халкы бергәләшеп, авылдагы һәм читтәге ярдәм итүчеләргә таянып, бик матур, мәдрәсә дә оештырырлык мәчет бинасын җиткереп киләләр. Ул нәкъ элекеге мәчет урынында төзелгән. Менә бүген изге җомга көнне мәчетнеӊ манарасын һәм аен күтәрү булды. Шул мизгелләрне Сезгә тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250