Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Адашкан кешенең иң элек... йөрәге ябыла яки фикерләү – олы гыйбадәт

Аллаһ Коръәндә күп җирләргә, тирә-юньгә карап һәм, гомумән, фикерләргә чакыра. Фикерләү белән без Аллаһның барлыгын, Аның кодрәтен, рәхмәтен аңлый алабыз. Фикерләү ул – Аллаһны искә алу һәм исламда олы гыйбадәт булып санала.

Бер вакытны Билал иртәнге намазга азан әйтергә дип килгәч, Пәйгамбәребезне елаган хәлдә күрде һәм: “Ни сәбәпле елыйсың әй, Аллаһның рәсүле, Аллаһ синең үткән һәм киләчәк гөнаһларыңны гафу итте бит?” – дип сорады. Пәйгабәребез: “Ничек инде еламаска әй, Билал, миңа бу төндә шушы аятьләр иңде: “Дөреслектә Күкләрнең һәм җирнең төзелешендә һәм төн белән көннең алышуында, акыл ияләре өчен билгеләр бардыр. Алар Аллаһны аягурә, утырган һәм яткан хәлдә искә алалар һәм Күкләрне вә Җирнең төзелеше хакында фикерлиләр һәм әйтәләр: “Йә, Раббыбыз! Син боларның берсен дә юкка гына бар кылмадың, Син пакъсың, безне ут газабыннан сакласаң идең”. Шуннан соң ул: “Нинди үкенеч шул кешегә, бу аятьләрне укып та фикерләмәсә”, – диде.

Аллаһ Коръәндә күп җирләргә, тирә-юньгә карап һәм, гомумән, фикерләргә чакыра. Фикерләү белән без Аллаһның барлыгын, Аның кодрәтен, рәхмәтен аңлый алабыз. Фикерләү ул – Аллаһны искә алу һәм исламда олы гыйбадәт булып санала. Мөселман кеше бу табигатькә карап, Коръәнең аятьләре хакында фикерләргә тиеш. Фикерләмәү, ваемсыз бер гафил булып йөрү шелтәле эш булып санала. Адашу юлына баскан кешенең иң элек йөрәге ябыла һәм ул фикерләми, аңламый башлый.

КОРЪӘН АЯТЬЛӘРЕ ХАКЫНДА ФИКЕРЛӘҮ
Ютубта Рубен исемле бер Австралия егете үзенең исламга килү тарихын сөйләгән бер ролик бар. Күпмедер исламны өйрәнгәч, ул ислам динен кабул итәргә карар кыла. Һәм бер вакыт төнлә өендә аңа мәчеттән биреп кайтарылган Коръәнне укырга керешә. Аның күңеле исламга омтыла, әмма нидер тота аны, бер этеп җибәргеч кирәк. Шунда ул укудан туктап, Аллаһка мөрәҗәгать кыла: “Раббым! Мин исламны кабул итәргә әзер, әмма миңа бу төндә бер билге күрсәт. Өй дивары ярыламы, яшен яшьниме, ут чыгамы, җил исеп китәме, өйгә берәр кош килеп керәме, күрсәт миңа берәр билге”. Әмма бер ни дә булмый, төн шул кадәр тыныч була, хәтта шылт иткән тавыш та чыкмый. Аның моңа бик күңеле төшә һәм Коръән алып туктаган урыныннан укуын дәвам итә. Укыган икенче үк аятендә ул Аллаһның шушы сүзләре була: “Күктәге һәм җирдәге күпме билгеләр аркылы алар узалар һәм алардан борылалар. Аларның күбесе Аллаһка иман китермәде һәм (башкаларны Аңа) тиң кылалар”. (Юсуф: 105-106). Бу сүзләр аңа зур тәэсир ясый, куңелен курку биләп ала һәм шуның кадәр ваемсыз булганы өчен аңа оят булып китә. Бу кояш, йолдызлар, үсемлекләр, бөҗәкләр, җил, яңгыр һәм табигатьтә булган бөтен нәрсә – зурмы ул кечкенәме – болар барысы да Аллаһның билгеләре, галәмәтләре бит. Менә бит алар синең күз алдыңда.

Тагын нәрсә кирәк?! Әмма кеше аларны күрми, күзләр күрә, әмма йөрәкләр сукыр.

Аллаһ әйтә: “Алар Коръән хакында фикерләп карамаслармы, әллә аларның йөрәкләренә йозаклар эленгәнме?” (Мөхәммәд: 21).

Коръән укыганда да без аятьләрнең мәгънәләре, Аллаһ бу аятьтә ни әйтергә теләгәне хакында аңлап, уйлап укырга тиешбез. Аятьнең мәгънәсен аңларга тырышу һәм шуннан үзеңә сабаклар, нәтиҗәләр чыгару – бу аять хакында фикерләү була. Аңламыйча укыган очракта да ул үзенең тиешле әҗерен ала, әмма аңлап һәм әле фикерләп тә укыса, нур өстенә нур буладыр.

БЕР СӘГАТЬ ФИКЕРЛӘҮ – ТӨН БУЕ НАМАЗДА ТОРУДАН ХӘЕРЛЕРӘКТЕР
Әгәр кеше бераз фикерли торган булса, үзенең тормышының мәгънәсе хакында, табигатьтәге матурлык, камиллек, хикмәт белән бар ителгәне хакында, ул Раббысының барлыгын, Аның бөеклеген аңлар иде, бәлки аның тормышы икенчерәк булып, тормышка карашы үзгәрер иде.

Аллаһның барлыгын бары тик фикерләү юлы белән генә исбатлап була, ә фәнни ачышлар бу эштә фикерләүчегә зур ярдәм ясый. Коръән кешеләрне фикерләргә чакыручы бердәнбер дини китап. Аллаһ кешене акыллы, фикерләүче итеп бар кылган һәм ул хайваннардан шушы өстенлеге белән аерылып тора да. Шуңа күрә Аллаһ безне фикерләргә, бер уйлап карарга чакыра, акылларын ябып, нәфес-теләкләрен алга куючыларны шелтәли: “Алар җир йөзе буйлап йөрмиләрме? Аларның йөрәкләре булса да, алар фикерләмиләр, колаклары булса да, ишетмиләр. Күзләр сукыр түгел, күкрәк эчендәге йөрәкләр сукырдыр” (әл-Хаҗ: 46). Чөнки фикерләүче кеше белән идарә итү, аны юлдан яздыру авыр. Әгәр кеше фикерли икән, димәк, ул битараф түгел, димәк, ул бары тик корсак кайгысы белән генә яшәми дигән сүз. Фикерләү белән кеше үзенең белемен ныгыта, белгәнен аңлый башлый, иманы ныгый.

Фикерләү олы гыйбадәттер һәм Аллаһны искә алуның иң югары төре. Кеше тирә-юньгә карап, Аллаһ хакында, Аның бөеклеге хакында фикерләргә тиеш. Кеше табигатьтә һәр нәрсәгә, һәрбер күренешкә күңел күзе белән карарга тиеш. Кояшны ул күктә янучы лампа дип түгел, ә Аллаһның бер зур билгесе дип күрсен иде. Менә шул вакытта кешенең йөрәге йомшый, иманы ныгый, гөнаһлар белән капланган йөрәге, күңеле ачылып китә. Шуңа күрә дә Пәйгамбәребез әйтте: “Бер сәгать фикерләү, төн озын намазда торудан хәерлерәктер” (Ибн Мәҗә).

Табигать – ул Аллаһның “китабы”. Бу “китапта” Ул Үзенең бөеклеген, киң рәхмәтен, хикмәтен, чиксез кодрәтен күрсәтә. Кемнең күңел күзе бар, ул боларны күрер һәм аңлар.

Марат СӘЙФЕТДИНОВ,
Балтач үзәк мәчете имамы.

Фото: баш мөхәррир

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ислам