Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Ахирәткә әзерләнәсеңме?

Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә: "Бу дөнья алдый торган нәрсә, ул вакытлыча гына. Сез бу дөньяда кылган гамәлләрегез өчен Кыямәт көнендә җавап бирәчәксез", - ди. Ә яшеме-картымы, ярлымы-баймы - һәркем үлемне күрәчәк. Җәһәннәм утыннан котылып калучы, коткарылучы бәхетле кеше була.

Аллаһы Тәгалә каршына килгәч, сиңа әти-әниең дә, туганнарың да, дусларың да булыша алмый. Кылган изгелекләрең яисә начар гамәлләрең өчен үзең җавап бирәчәксең.
Аллаһы Тәгалә: "Гөнаһлы кешеләр үле дә, тере дә булмаслар. Алар җәһәннәм әһелләреннән булырлар", - дип әйтә. Әгәр дә тере кешене утка салсалар, ул газаплана да үлә. Ә җәһәннәм утында адәм баласы яшәмәс тә, үлмәс тә. Кемгәдер озак итеп, кемгәдер мәңге җәһәннәм утында янарга туры киләчәк.
Мөэмин хәлдә үлгән, изге гамәлләр кылып яшәгән кешегә Аллаһы Тәгалә: "Иң югары дәрәҗәләрне бирермен", - ди.
Без киемнәребез, машинабыз пычранса, аларны юабыз. Шулай ук үзебезнең иманыбызны да чистартып торырга кирәк. Чөнки иман ул шулай ук керләнә. Аны чистартып тормасак, ул пычранып бетәр, кешенең иманы бар икәне дә тоелмас.
Гомер бик тиз уза. Бүген син үзең өчен тырышсаң, иртәгә инде балаларың өчен кайгырып яшисең. Алар үскәч, оныклар өчен дип яшисең. Балалар өчен кайгырып яшәү бик яхшы. Тик ахирәт турында күбрәк уйларга кирәк.
Аллаһы Тәгалә: "Ләззәтләрне кисүче үлемне күбрәк искә алыгыз", - ди. Дөньяның табигате дә, сыйлары да бик матур. Тик бу матурлык - алдый торган әйбер. Үлемне ешрак искә төшерсәк, ахирәткә дә ныклап әзерләнербез.
Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин,
Удмуртия мөфтие.
«Яӊарыш» газетасы, 07.05.2015 ел.
Фото: http://ic.pics.livejournal.com/neiz_geniy/67769254/62891/62891_900.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250