Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Әйюб (галәйһис-сәләм) кыйссасы

«Колыбыз Әйюб хакында искә ал. Менә ул Раббысына эндәшеп: «Миңа шайтан явызлыгы һәм газабы белән кагылды», – диде. (Сад:41).

Әйюб (г.с.) Ибраһим улы Исхакның нәселеннән булучы пәйгамбәр. Аллаһ аңа белем, хикмәт һәм пәйгамбәрлек бирде. Шуңа өстәп киң байлык та бирде. Ул сарык, сыер, дөя көтүләренә һәм киң иген җирләренә ия иде. Шуңа өстәп аның балалары күп булып, гаиләсе дә зур иде. Озак еллар Әйюб (г.с.) үзенең пәйгамбәрлек вазыйфасын башкарып, нигъмәт эчендә яшәде. Әмма Аллаһ аны олы бер сынау белән сынарга теләде һәм шайтанга Әйюбкә зәхмәте белән кагылырга ирек бирде. Ул каты авырый башлады, көчсезләнеп ятакка егылды. Шуңа өстәп шайтаннар аның игенлекләрен һәм көтүләрен яндырып юк иттеләр. Балаларын да алар һәлак иттеләр.Эшчеләре таралып бетте, якыннары да аны калдырды. Хатыныннан башка янында беркем дә калмады. Фәкыйрьлектән хатыны кешеләргә ялланып тиеннәр эшләп яки бераз ризыклар алып кайта иде. Хатыны аның зур таянычы булды. Бер  вакыт хатыны аңа: «Нигә син бер дә Раббыңнан шифа сорамыйсың?», – дип сорады. Ул җавап итеп: «Мин сиксән ел сәламәт булып, рәхәтлектә яшәдем, минем чирем шуның кадәр вакыт булмыйча мин Раббымнан шифа сорарга оялам», – диде. Әйюб (г.с.) 18 ел буе чирләде. Бер вакытны Әйюб (г.с.) йортында ашарга ризык беткәч, хатыны толымын кисеп сата һәм шул акчага ризык алып кайта. Әйюб әйтә: «Бу ризык-ларны каян алганыңны әйтмәсәң, мин аны ашамыйм», – диде. Хатыны башын ачып күрсәткәч, ире үзенең мескен хәленнән бик каты гарьләнде һәм шунда Раббысыннан шифа сорап үтенде. «Әйюбне дә искә ал! Менә ул Раббысына эндәшеп: «Һичшиксез миңа бер зарар кагылды, Син исә мәрхәмәтлеләрнең иң мәрхәмәтлесесең». (әл-Әнбия: 83).

Икенче риваять буенча, бер вакытны аның янына ике кардәше килеп, берсе икенчесенә әйтә: «Әйюбнең берәр гөнаһы булгандыр, югыйсә, ул шуның кадәр еллар чирләмәс иде». Икенчесе: «Әгәр Әйюбтә берәр хәер булса, Аллаһ аны болай газабламас иде», – дип әйтеп куя. Бу сүзләргә Әйюбнең бик күңеле төшә, бу сүзләр аның йөрәгенә кадала һәм Раббысына әйтә: «Әй Аллаһым! Каядыр ач кеше булганын белсәм, минем беркайчан да кич белән тук ятканым булмады, шулай бит? Әй Аллаһым! Каядыр ялангач барлыгын белсәм, минем беркайчан да икенче күлмәгем булмады, шулай бит? Шуннан соң ул Раббысыннан шифа сорый һәм сәҗдәгә китеп: «Әй Аллаһым! Әгәр Син миңа шифа бирмәсәң, мин башымны күтәрмәячәкмен», – диде. Шуннан соң Аллаһ аның чирен алып, шифа бирә.

Монда шуны искә алып китәргә кирәк, Аллаһ кешегә бәлаләрне, чирләрне ул гөнаһлы булганы өчен бирми, ә сынау буларак бирә. Кемнең кем икәнен ачыклар өчен, кешенең Раббысына булган тугрылыгын ачыклар өчен. Чөнки, рәхәт чакта без барыбыз да әйбәт, диндар, матур сүзләр сөйлибез, ә авырлык, сынау килгәч, кешенең чын йөзе ачыла. Шуның өчен сынау да инде ул. Әйюб (г.с.) ул Раббысының тугры колы булды. Аның бернинди гөнаһ кылганы, ялгыш сүз дә әйткәне булмады. Әмма аңа олы сынау килде һәм ул аны сабырлык белән күтәрде, Раббысына тугры булып калды.

Аллаһ Әйюбнең догасын кабул итте: «Без аңа җавап бирдек һәм аңа килгән зарарны җибәрдек...» (әл-Әнбия: 84).

Шул көнне Әйюбнең хатыны соңрак калды. Хаҗәтен үтәргә дип ул хатынының ярдәме белән чыга иде, хатыны булмагач үзенә чыгарга туры килде. Бөтен көчләрен туплап, көч хәл белән ул урамга чыкты һәм шулчак аңа Аллаһтан вәхи килде: «Аягың белән (җиргә) тип! Бу салкын су – (сиңа) коеныр һәм эчәр өчен булыр». (Сад:42). Аягы белән җиргә типкәч, җирдән су бәреп чыга һәм Аллаһ аңа бу суны эчәргә һәм аның белән коенырга әмер итте. Шулай эшләгәннән соң, эчтән һәм тыштан әйләндереп алган чире китте. Аңа сәламәтлеге һәм көче кайтты, ул сау-сәламәт кеше булды. «Бездән бер рәхмәт һәм акыл ияләренә бер үгет булсын өчен, Без аңа гаиләсен һәм алар белән бергә өстәп шуның кадәр (балалар) бүләк иттек» (Сад: 43). Икенче аятьтә: «...Бездән бер рәхмәт һәм гыйбәдәт кылучыларга бер үгет булсын дип, Без аңа гаиләсен һәм алар белән  өстәп шуның кадәр (балалар) бирдек». (әл-Әнбия: 84).

Аятьтән күренгәнчә, Раббысы аңа сәламәтлеген генә кайтарып калмыйча, югалткан балаларын да кайтарды. Шулай ук Аллаһ аның һәлак булган байлыкларын, игенлекләрен һәм хайваннарын да кире кайтарды. Тәфсир кылучыларның берләре, Аллаһ аның үлгән балаларын тергезде һәм өстәп тагын шуның кадәр балалар бирде дисәләр, икенчеләре Аллаһ Әйюбнең хатынын яшәртеп, аңа яңадан күп балалар таба, ә үлгәннәрен Аллаһ аңа җәннәттә кайтарачак дип аңлаттылар. Әйюб сәламәтләнеп, элекке таза, бай хәленә кайткач Аллаһ аңа әйтә: «Кулың белән бер бәйләм чыбык ал һәм шуның белән хатыныңа сук һәм антыңны бозма. Һичшиксез, Без аны сабыр итүче буларак таптык. Ул нинди күркәм бер кол иде! Һичшиксез, ул күп тәүбә кылучы иде». (Сад:44). Эш шунда ки, Әйюб (г.с.) каты авырганда, бер көнне хатынының ярдәме кирәк була, әмма хатыны өйдә булмый, ул гадәттәгедән соңрак кайта. Шунда Әйюб хатынына ачуланып, тазаргач аңа йөз тапкыр чыбык белән сугарга ант иткән була. Аллаһ аңа антыңны бозма, кулыңа йөз чыбык алып шул бәйләм белән хатыныңа сук, диде. Шулай итеп Әйюб антын үти. Монда да безгә дәрес бар. Мөселман кеше, үзенең әйткән антын, биргән нәзерен үтәр. Ант иткәнсең икән, үтәргә тиешсең. Биргән антны, вәгъдәне үтәмәү икейөзлелек билгеседер. Әмма кеше ниндидер гөнаһлы эшкә ант итсә, бу очракта антны бозу кирәк булачак.

Аллаһ Әйюб (г.с.) кыйссасын юкка гына китермәде. Бу кыйссада безнең өчен бер үгет-вәгазь, анда дәресләр һәм гыйбрәтләр бар.

Кешегә нинди генә бәла, сынау, югалту, шулай ук уңышлар, ирешүләр, җиңүләр килмәсен, ул ана карынында булганда аның язмышына, тәкъдиренә бу язылды инде. Кеше болар аша үтмичә, боларны кичермичә дөньядан китә алмый. Хәдистә килгәнчә, каләмнәр инде күтәрелде һәм битләр кипте.

Килгән бәлаләр, чирләр, югалтулар Аллаһның бер рәхмәтедер. Аллаһның рәхмәте тазалык, саулык, байлык дигән сүз генә түгел. Аллаһның рәхмәте – ул кешенең Аллаһ каршында дәрәҗәсен күтәрә торган һәм гөнаһларын сөртә торган нәрсә. Мәсәлән, Пәйгамбәребез (с.г.в.) үләт (чума) авыруын Аллаһ Тәгалә тарафыннан Үзе теләгән бәндәсенә җибәрә торган газаб булуы, ә мөэминнәр өчен аны рәхмәт итеп бар кылуы турында хәбәр итә. (Изгеләр бакчасы: 33 х.). Шуңа авырлык килгәндә ул, сабыр итегез һәм Аллаһтан әҗерен өмет итегез дия торган булды. Сабырлык күрсәтү ул намаз уку, сәдака бирү кебек үк изгелектер.

Марат Сәйфетдинов,

Балтач Үзәк мәчетенең имам-мөгәллиме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев