Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Ак мәчеттән – затлы мәчеткә

Үткән гасырның туксанынчы еллар азагында төзелгән мәчетләр бер-бер артлы көмеш туйларын үткәрүне дәвам итә. Чиратта – Салавыч мәчете.

Үткән елның 25 августында Иске Салавыч авылы мәчете ачылуга егерме биш ел тулды. Ул үзенең юбилеен яңарып, үзгәреп каршы алды. Дөрес, пандемия сәбәпле, әлеге ачылыш соңарды, кичектерелде. Әмма, бер начарның бер яхшысы дигәндәй, ачылыш соңарган, ремонтлар, яңартыр өчен вакыт арткан саен аның колачы да, сыйфаты да артты гына. Нәтиҗәдә мәчет тышкы яктан да, эчтән дә танымаслык булып үзгәрде, райондагы иң затлы мәчетләрнең берсенә әйләнде, әлеге чарага килүчеләрне ихлас сокланырга мәҗбүр итте.

Барысы да 2019 елның ифтарында булган сөйләшүдән башлана. Ул чакта район башлыгы Рамил Нотфуллин бинаның инде хәзерге көн таләпләренә туры килмәвен һәм аны үзгәртү, ремонтлау кирәклеге турында сүз башлый. Бу фикер ифтарда катнашучылар күңеленә хуш килә. «Татарстан» хуҗалыгы җитәкчесе Айнур Нотфуллин да ярдәм ышандыра.

Дөрестән дә, узган гасырның туксанынчы елларында, «Татарстан» хуҗалыгы үз исәбенә төзеткән бу мәчет, заманында ак мәчет булып данланса да, үз чорында иң гүзәл мәчетләрнең берсе булса да, яңа төзелгәннәр янәшәсендә ничектер югалып калган иде инде. Ни дисәң дә, егерме биш ел вакыт  аз гомер түгел.

Озакламый әлеге фикерләр, вәгъдәләр чынбарлыкка әйләнә башлый: мәчеттә төзекләндерү эшләре үткән елның кышыннан бүгенгә кадәр тукталып тормады дисәң дә, арттыру булмас. Иң элек мәчет манарасы ремонтлана. Аннан соң түбәсе яңартыла, тышкы яктан стена җылытылып, заманча төзү материаллары белән тышланып, ул бөтенләй башка, зәвыклы бер бинага әйләнә. Эчке өлештә стена-идән-түшәм... – үзгәртелмәгән бер генә урын да калмый. Һәркайсы заманча, затлы, зиннәтле. Мондагы матурлыкны мәчеткә кергән һәркем күрсә дә, үзгәреш-яңарышның ни дәрәҗәдә колачлы булуын аңлар өчен мәчетне элекке хәлендә бер тапкыр булса да күрү кирәк.

–Кергән бер кеше шакката, беребез дә бу дәрәҗәдә үк килеп чыгар дип уйламадык бит, – ди авыл имамы Рәхимҗан Галимҗанов та. – Бөтен чыгымнарны диярлек хуҗалык үз өстенә алды, рәисебез Айнур гел кызыксынып торды, бернинди өзеклек, кыенлык сизмәдек. Әлеге изге эшкә шулай ук авылдашлар, читтә яшәүче якташлар да шактый ярдәм күрсәтте. Бөтен төзелеш-ремонт белән даими танышып, киңәш-юнәлеш биреп торган район башлыгы Рамил Нотфуллинга да Аллаһының рәхмәтләре булсын! Менә шушындый күмәк көч белән, уртак тырышлык белән, бик күпләрнең матди ярдәме белән хыялларыбыз чынга ашты. Моңа кадәр мәчетебез шактый салкын була иде. Инде хәзер җылылык системасы яңартылды, җылы идәннәр булдырылды. Көче, хезмәте, өлеше кергән һәркемгә бик рәхмәтле без.

Бу көнне туган авылында мәчет төзеткән (һәм мәчет кенә дә түгел, авыллардагы социаль-көнкүреш объектлары колхоз көче белән төзелә) мәрхүм Харис абый Галимуллинның исеме дә кабат-кабат рәхмәт хисләре белән искә алынды. Шулай ук ачылганнан алып, бүгенгәчә халыкка хезмәт иткән имам-мәзиннәр Гарәфи абый Зыятдинов, Рашат абый Хәкимов, Габдулла абый Хөрмәтуллин (өчесе дә мәрхүмнәр), Габделфәрт абый Латыйпов, Рәхимҗан абый Галимҗановлар, шулай ук абыстайлар, авылларны дини яктан агартуда хезмәтләре кергән мөгаллимнәр, әхлак укытучыларының хезмәтләренә дә югары бәя бирелде. Иганәчеләргә дә игътибар-хөрмәт зур булды. Алар шактый. Араларында чит-ятлар да бар, әмма үзләренеке күбрәк. Бу да сөенечле, димәк, шушы авылдан чыгып, төрле дәрәҗәләргә ирешкән элекке авылдашлары да туган төбәкләре язмышына битараф түгелләр, мөмкинлек табып, саллы ярдәм оештырганнар. Авыл җирлеге дә аларны берләштерүдә, туплауда үз өлешен керткән.

–Бу авыл мәчетенең имамнары бик бәхетле булды, алар беркайчан кыенлык күрмәделәр, бер нәрсә эзләп йөрмәделәр, – диде чарада чыгыш ясап, Җәлил хәзрәт Фазлыев. – Башта Харис абый ярдәмне жәлләмәде, аннан Рамил булышты, инде Айнур... Мондый ярдәмче-теләктәшләр булганда, тырышырга да тырышырга инде. Мәчетне төзеп, ремонтлап, матурлап кына эш бетми, калганы инде җитәкчеләр эше түгел, сезнең белән безгә эшләргә туры киләчәк.

–Җитәкче үзе генә бернәрсә дә эшли алмый, идеяне бирергә була, аны вакытында күтәреп алучылар, аңлап, ярдәм итүчеләр кирәк. Шулай булганда гына көтелгән нәтиҗәгә ирешеп була, – диде Рамил Нотфуллин, мәчетне ремонтларга кирәк дигән идеясен күтәреп алган, ярдәм иткән кешеләргә рәхмәтен җиткереп. – Бергә киңәшләшеп башланган бу эшебезне әле җәй көне тагын дәвам итәчәкбез, территорияне тәртипкә китерәчәкбез. Теләк бер генә: уртак тырышлык белән икенче сулышын алган, яңартылган мәчет буш тормасын, азан тавышлары тынмасын, изге гамәл-гыйбадәтләр дәвамлы булсын. Саклап тотыйк, тагын 25 елсыз ремонтларлык, яңартырлык булмасын...

Башкаладан, диния назәрәтеннән килгән кунаклар да яңартылган мәчетнең матурлыгына сокланып, изге теләкләрен җиткерделәр. Балалар чыгышы, мөнәҗәтләр, бүләкләр... – барысы да әлеге чарага ихласлык өстәде. Салавыч лицее коллективы исә бәйрәмгә килүчеләрне кайнар коймак белән сыйлады, «Татарстан» хуҗалыгы мул сыйлы табын белән сөендерде. Бәйрәмне, әнә шулай, зурдан кубып оештырганнар һәм ул чын мәгънәсендә авыл бәйрәменә әйләнде.

–Безне зурлап бәйрәмгә чакырулары, бүләкләр белән сөендерүләре өчен барысына да Аллаһының рәхмәте булсын! Авылыбызда мәчет ачылган чакта шушылай барыбыз да бик сөенгән идек. Ул чакта аннан да матур мәчет юк кебек тоелган иде. Инде менә ремонттан соң күреп, шаклар каттык. Ишекне ачып кергәч, күз алдында шулкадәр матурлык ачыла, хәтта идәненә басарга курка торган булган. Шулкадәр килештереп, матурлап, пөхтәләп эшләгәннәр. Хезмәте, өлеше кергән һәркемгә рәхмәттән башка сүз юк. Шушы кадәр хезмәт эзсез югалмасын, Салавычта динебез күтәрелешенә бер сәбәп булсын иде, – ди авыл абыстае Гөлфирә апа Мостафина.

Без дә шул теләктә.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәчет Салавыч мәчете