Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Акылсызлар янында акыл сатма

–Акылсызлар янында акыл сатма, сиңа яла ягарлар. Гыйлем ияләре янында ялганлама, синнән йөз чөерерләр.

Локман Хәкимнеке булуы ихтимал нәсыйхәтләр белән таныштыруны дәвам итәбез.

–Кичерә белмәгән кешеләр алдында акланма һәм гафу үтенмә, борчу-мәшәкатьләреңне чишәргә теләмәгән кешегә ярдәм сорап мөрәҗәгать итмә.

–Үз-үзен генә яратучы кешенең ваемсызлыгына сабыр итүче – аларны җиңә белүче.

–Тәрбияле һәм тәртипле кеше  үзе мохтаҗлык кичергәндә башкаларны мәшәкатьләми, кешеләр мохтаҗ булганда, ярдәмгә ашыга.

–Акылсызлар янында акыл сатма, сиңа яла ягарлар. Гыйлем ияләре янында ялганлама, синнән йөз чөерерләр.

–Тыңламаучыга сүз сөйләү – үлеләргә мөлкәт таратуга тиң.

–Ялкаулыктан һәм ачуга сәбәпче булудан саклан. Ялкаулык – ул бурычыңны үтәмәү, ә ачу килү – дөреслекне күтәрә алмау.

–Сөйләсәң, аз сөйлә. Мохтаҗ булсаң да зарланма.

–Аллаһы Тәгалә искә алынмый торган мәҗлесләрдән читләш. Әгәр галим булсаң, гыйлемең файда китермәс, надан булсаң, наданлыгың артыр.

–Әдәплелектә башкалар белән ярыш, чөнки тәрбияле булу – кагылгысыз мирас, беркем дә җиңә алмый торган дус һәм һәр кеше үзенә тели торган уңыш.

–«Начарлыкны начарлык белән җиңәләр» диюче ялганлый. Әгәр ул үзен хак дип санаса, ике учак яксын да, карасын: берсенә утын өстәп торсын, берсенә өстәмәсен, кайсы алдан сүнә? Ут сүнсен өчен өстәми тору да җитә, су сипсәң, тизрәк сүнә. Су утны сүндергән күк, яхшылык та яманлыкны җиңә.

–Чынлыкта, алтын ут белән, Аллаһның тугры колы авырлык белән сынала. Раббыбыз яраткан бәндәсенә сынаулар җибәрә. Үзенә язылганны сабырлык белән үткәрүче Аллаһының ризалыгын ала, канәгатьсезлек күрсәтүче җәзасын татый.

(Җәлил Фазлыевның «Күңел бакчасы» китабыннан)

Фото: баш мөхәррир

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: нәсыйхәт Локман Хәким