Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Әл-Әкса мәчете тарихы

Харам мәчетенә килгәндә, аны иң элек Адәм төзи

Пәйгамбәребез әйтте: «Өч мәчеттән кала: Харам мәчете, бу минем мәчетем һәм Әкса мәчетеннән башка, бүтән җиргә сәфәр кылмагыз.» (Бухари).

Пәйгамбәребез әлеге хәдисендә, ниндидер аерым бер бәрәкәт, өстенлек яки әҗер эзләп, әлеге өч мәчеттән башка, бүтән мәчетләргә сәфәр кылмагыз диде. Чөнки аерым зур әҗерләр, әлеге өч мәчеттә генә бирелә. Пәйгамбәребезнең хә-дисләрендә килгәнчә, Мәккәдәге Харам мәче-тендә укылган намаз башка мәчетләрдә укыган намазларга караганда йөз мең тапкырга өстенрәк. Мәдинәдәге Пәйгамбәребезнең мәче-тендә укылган намаз мең тапкырга өстенрәк, ә инде Кудс (Иерусалим) шәһәрендәге Әкса мәчетендә укылган намаз, башка мәчетләрдә укыган намазларга караганда биш йөз тапкырга өстенрәк. Калган мәчетләрдә укыган намаз, өйдә яки башка җирдә укыган намаздан 27 тапкырга өстенрәк. 


Без искә алганда, күп вакытларда Харам һәм Мәдинәдәге Пәйгамбә-ребезнең мәчетләрен генә искә алабыз. Чөнки халык хәзер хаҗга, гөмрәгә йөри, шуңа алар хаҗ сәфәрләрен сөйләгәндә гел шушы мәчетләр хакында гына искә алалар. Әмма Әкса мәчете гел читтә кала. Шуңа кайбер мөселманнар бу мәчетнең нәрсә икәнен дә, кая икәнен дә белмиләр. 
Кудс (Иерусалим) шәһәре, шуның тирәсендә булган Фәләстыйн җирләре бәрәкәтле җирләр булып санала. Бу җирләр Ибраһим һәм аның уллары Муса, Дауд, Сөләйман, Гайсә һәм бик күп башка пәйгамбәрләр белән бәйле. Бу җирләрне күп пәйгамбәрләрнең ватаны дип әйтергә дә була. Безнең Рәсүлебезне дә Аллаһ бер төн эчендә Кудс шәһәренә күчереп, анда ул пәйгамбәрләргә имам булып Әкса мәчетендә намаз укыдылар. 
Әкса мәчете күп пәйгамбәрләрнең кыйб-ласы булды. Башта мөселманнар да Мәккәдә яшәгәндә һәм Мәдинәгә күчкәч тә берничә ел Кудс (Иерусалим) шәһәрендәге Әкса мәчетенә юнәлеп намаз укыдылар. Соңыннан Аллаһ аларга Харам мәчетендәге Кәгъбәгә юнәлеп намаз укырга боерды. 

                                     

                                       Әкса мәчетенең беренче төзелүе

Әкса мәчете Харам мәчетеннән соң салынган икенче изге мәчет һәм Бәнү Исраил (Исраил балалары) халкының һәм аларга килгән пәйгамбәрләрнең кыйбласы булды. Хәдистә килгәнчә, Әбү Зәрр (рг) пәйгамбәрдән сорый: «Әй Аллаһның рәсүле! Җирдә салынган иң беренче мәчет нинди булды? Ул: «Харам мәчете», — диде. Ул: «Аннан кайсысы», — дип сорады. Ул: «Әкса мәчете», — диде. Ул: «Аларның арасында күпме вакыт узды», — дип сорады. Ул: «Кырык ел», — диде.
Харам мәчетенә килгәндә, аны иң элек Адәм төзи. Адәмгә кадәр, әле ул килгәнче Харам мәчетен фәрештәләр тарафыннан төзелә дигән риваятьләр дә китерелә. Гасырлар үтү белән Харам мәчете җимерелеп, нигезе генә кала. Шуннан соң Ибраһим пәйгамбәр үзенең улы Исмәгыйль белән мәчетне яңадан торгызалар. Ә инде соңрак, җирле халык хәзерге көнгә кадәр бу мәчетне карап, төзәтеп килделәр.
Ә инде Әкса мәчетенең тарихына килгәндә, хәдистә әйтелгәнчә, ул Харам мәчете төзелгәннән соң 40 елдан Адәм яки аның улы тарафыннан төзелә. Күп гасырлар үтү белән, бу мәчет тә җимерелеп, аның нигезе генә кала.

                                   

                                          Әксаны яңадан торгызу һәм Мисырга күчү

Әкса мәчете тарихын Бәнү Исраил халкының тарихы белән бергә карарга кирәк. Ибраһим пәйгамбәр хатыны Сара белән Фәләстыйн җирләренә килеп урнашалар. Шунда аның Сарадан икенче улы Исхак туды. Ибраһим үзенең Мәккә җирләрендә яшәүче беренче улы Исмәгыйль белән бергә Харам мәчетен төзегәч, ул Адәм төзегән, әмма җимерелеп беткән Әкса мәчетен торгызды. Шунда улы Исхакның Ягъкуб (икенче исеме Исраил) исемле баласы туа, ә аның үзенең унике баласы булып, шуларның берсе коега атылган һәм Мисырга алып кителгән Йосыф була. Менә шушы ун баладан Бәнү Исраил (Исраил балалары), хәзерге яһүд халкы барлыкка килә. Аллаһ Коръәндә бик күп җирләрдә бу халыкка: «Йә бәни Исраил» (Әй Исраил балалары!) — дип мөрәҗәгать итә һәм бу халык белән булган төрле хәлләрне, кыйссаларны безгә Коръәндә дә китерә.
Йосыф Мисырда күп төрле сынаулар аша үтеп, ахырдан финанс министры дәрәҗәсенә ирешә. Шуннан соң ул атасын һәм бөтен абыйларын, аларны гафу итеп, яшәргә үзенә чакыртып ала. Шул вакыттан алып Исраил балалары Мисырда яши башлыйлар һәм арталар. Күпмедер гасырлар тыныч яшәгәннән соң, явыз фиргавеннәр килеп бу халыкны кол дәрәҗәсенә төшереп, аларны кара, авыр эшләрдә куллана башлыйлар. Шушы халык арасында Муса исемле бала туа. Бу бала фиргавеннең сараена эләгеп, шунда тәрбияләнә, соңрак Аллаһ аны рәсүл итеп сайлап ала һәм Муса үзенең халкын Мисыр җирләреннән, фиргавеннең явызлыгыннан алып китә.

 

                                                    40 ел «адашып» йөрү

Муса Исраил балаларын Мисырдан алып чыккач, Аллаһ аларга хәзерге Фәләстыйн җирләренә, борынгы бабалары, Исхак һәм Ягъкуб (Исраил) пәйгамбәрләр яшәгән җирләргә кайтып урнашырга әмер итә. Алар элекке ватаннарына килеп җиткәч, Муса аларга бу җирләрне көч белән яулап алырга әмер итте һәм Аллаһ аларга җиңү бирәчәгенә вәгъдә бирде. Әмма анда эре гәүдәле, таза халык яшәгәннәрен күргәч, алар куркып бу сугыштан тыелдылар һәм Аллаһның әмерен үтәүдән баш тарттылар. «Алар әйттеләр: «Әй Муса! Без мәңге бу җиргә кермәячәкбез. Син үзең, Раббың белән бар да, икегез сугышыгыз, ә без монда торачакбыз», — диделәр. (әл-Мәидә: 24).
Бу карышу өчен Аллаһ аларга җәза бирде. 40 ел буе, бер җирдә дә төпләнмичә чүлдә «адашып» йөрү җәзасы булды. Моның максаты, күңелләрендә коллык хисе, куркаклык булган халык үлеп бетеп, яңа, нык иманлы, гайрәтле буынның барлыкка килүе иде. Чүлдә йөргәдә, Аллаһтан Мусага Тәүрат китабы бирелде, Муса белән бәйле булган, Коръәндә килгән кыйссаларның барысы, чүлдә йөргән чорларда булды. Муса һәм аның ярдәмчесе Һарун пәйгамбәрләр үлгәч, Аллаһ бу халыкка Йушәгъ ибну Нун исемле ирне пәйгамбәр һәм җитәкче итеп билгеләде. Менә шушы пәйгамбәр җитәкчелегендә, Бәнү Исраил халкы элеккеге ватаннарын яулап алып, шунда урнашып, дәүләтле булып яши башладылар.

 

                                   Давыт һәм Сөләйман пәйгамбәрләр чорлары

Күпмедер гасырлар шулай яшәгәннән соң, бу халык төрле бозык-лыклар кыла башладылар. Аларга җибәрелгән пәйгамбәрләрне кабул итмәделәр, ә кайберләрен хәтта үтерделәр дә. Шуннан аларга Аллаһның газабы килде. Күрше халыклар көчәеп, аларның берләрен үтереп, калганнарын җирләреннән куып чыгардылар. Бәнү Исраил халкы, бер мескен халык булып калды. Шунда халыкның иң хөрмәтле, дәрәҗәле кешеләре пәйгамбәрләре янына җыелып килеп, без золым кылынган халык, гаскәр тупларга кирәк, безне җитәкләүче бер кешене куй дип тәкъдим ясадылар. «Мусадан соң Исраил балаларыннан булган дәрәҗәле кешеләрне күрмәдеңме? Менә алар үз пәйгамбәрләренә: „Безгә бер хөкемдар билгелә дә [аның белән берлектә] Аллаһ юлында сугышыйк!“ — дигәннәр иде. Ул: „Әгәр сезгә сугыш язылып, сез сугышка чыкмый калсагыз [ни булыр]?“ — диде. Алар: „Йортларыбыздан һәм улларыбыздан [аерылып] куылгач, нишләп безгә Аллаһ юлында сугышмаска?!“ — диделәр. Сугыш аларга йөкләтелгәч, араларыннан бик азларыннан кала, алар [сугыштан] баш тарттылар. Аллаһ — [сүзләрендә тормаган] явызларны [бик яхшы] Белүче». (әл-Бакара сүрәсе: 246)
Шунда пәйгамбәрләр аларга, Аллаһ миңа Җәлут исемле кешене җитәкче-хөкемдар итеп куярга әмер итте дигәч, алар риза булмыйча, бу бит дәрәҗәле кеше түгел, ул бит фәкыйрь дип бер төркеме Җәлүт җитәкчелеге астына керүдән баш тарттылар. Кайберләре башка төрле сәбәпләр белән төшеп калдылар. Шулай итеп, гаскәрдә бик аз кеше генә калды. Шуңа да карамастан, Аллаһ аларга җиңү бирде һәм алар җирләрен яңадан яулап алдылар. Бу сугышта Дауд исемле ир аеруча батырлык күрсәтеп, дошман гаскәренең җитәкчесе Талутны үтерде. Шуннан соң Аллаһ Даудны Бәнү Исраил халкына пәйгамбәр итеп сайлап, аларның патшалары итте.
Давыт пәйгамбәр вафат булгач, Аллаһ аның улын Сөләйманны пәйгамбәр итеп сайлый һәм патша итә. Сөләйман хакимлек иткән чор, Исраил балалары өчен иң күтәрелгән, иң чәчәк аткан чоры була. Ул, җимерелеп юк булган Әкса мәчетен (храмны) яңадан торгыза.
(Дәвамы бар).
Марат хәзрәт Сәйфетдинов
Балтач мәчете имамы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәчетләр