Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Алан мәчетен төзекләндергәннәр. Кемнәр? (+фото)

Алан авылы халкы күмәк көч белән мәчетне төзекләндергән

Авылларыбызда азан тавышы яңгырап, иман йортлары ерактан балкып, үзләренә җәлеп итеп тора. Ләкин, Алан авылының Аллаһ йортында да иманга дәшеп, биш вакыт азан әйтелеп тора. Алан авылы халкы Аллаһ йорты – мәчеттә зур гына эш башкарды. Авылыбызның ир- атлары өмә ясап мәчетебезнең нигезен ныгыттылар. Мәчет тыштан һәм эчтән дә бик матур. Тик нигезе какшау (авария хәлендә) иде. Мәчет нигезенә опаловка ясалды, арматуралар белән ныгытылды. Үзенеңн төпле фикерләре белән 
Зәкиулла Минһаҗев булышса, Алмаз Хисаметдинов  материал ярдәм белән булышты. Шушы эштә катнашкан барча кешеләргә зур рәхмәт. Аллаһы Тәгалә сезгә зур саваплар бирсен, сәламәтлектән аермасын, дип тели авыл халкы.

Хәлим Кәримов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәчет