Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Аланда «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» яши? (+фото)

Алан мәктәбе укучылары «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» бәйгесендә катнашып кайтты. 

Шушы көннәрдә Алан мәктәбе укучылары әхлак укытучысы Ландыш Насыйбуллина җитәкчелегендә Казанда 21нче мәртәбә үткәрелгән «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» дип аталган балалар арасында Коръән уку бәйгесендә катнашып, уңышларга ирешеп кайттылар. 

"Әлеге бәйгедә Алан укучылары дүртенче елын катнаша һәм елдан-ел үз осталыкларын сынап, матур урыннар яулыйлар. Алар шушы чарада катнашуны көтеп алалар. Коръәннән аятьләр, сүрәләр өйрәнәләр, догаларны көйләп матур итеп уку срләре белән кызыксыналар. Быелгы чара балалар күңелендә матур тәэсирләр калдырды", ди җитәкчеләре Ландыш Насыйбуллина. 

Быел бәйге "Гаилә" мәчетендә узды. Бәйге Бөтенроссия "Мөслимә" иҗтимагый оешмасы, Россия мөселманнарының эшмәкәрләре ассоциациясе, "Гаилә" мәчете һәм Коръән өйрәнү үзәге ярдәме белән оештырылды. Әлеге һәр ел уздырылучы һәм йөзләгән балага динебез кыйммәтләрен җиткергән, аларның иманнарын ныгыткан бәйгене гамәлгә куючы, башлап җибәрүче һәм хәзерге көнгә кадәр китереп җиткерүче - киң танылган җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы мәдәният хезмәткәре, “Мөслимә” газетасы мөхәррире, Татарстан хатын-кызлары “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмира ханым Әдиатуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге