Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Алар белән мин идарә итәм

Без, адәм балалары, гомеребезнең күпчелек өлешен зарлану белән уздырабыз. Безгә һәрвакыт кешенекеннән яхшырак кирәк. Хәтта һава торышын да сүгәбез. Дөрес эшлибезме соң?

Аллаһ Тәгалә кодси хәдистә әйтә: «Вакытны,елларны, һава торышын сүкмәгез,чөнки алар белән Мин идарә итәм», – ди. Әйе, бәлки көчле яңгыр,буран безгә хәрәкәт итәргә комачаулыйдыр, әмма явым-төшем булмаса, җирдәге уңышлар түбән булачак. Без күп вакыт синоптикларның фаразларына карап киенәбез,сәфәргә әзерләнәбез. Тик шулай да әлеге фаразлар туры килмәгән очраклар бик күп, чөнки алар фаразлый гына алалар. Коръәннең«Локман» сүрәсендә Аллаһ кына белүче 5 яшерен гыйлем барлыгы турында әйтелә. Шул 5 гыйлемнең берсе – явым-төшемнең күләмен һәм вакытын бары Аллаһ кына белү.

Табигатьтә булган башка күренешләргә игътибар итсәк тә, Аллаһның кодрәтен күрәбез. Безнең тормышыбызда һава торышы кебек үзгәреп тора. Җиңеллектән соң авырлык, авырлыктан соң җиңеллек килә. Шуңа күрә без табигатьне саклыйк, яратыйк һәм анда булган үзгәрешләрне зарланмыйча, авырсынмыйча кабул итик. Чөнки кайсы җирлеккә күпме күләмдә явым-төшем хәерле икәнен дә бары тик Аллаһ белә. Аллаһ һәркайсыбызга сәләмәтлек, аек акыл һәм күңел тынычлыгы насыйп итсен. Шушы кыска гына гомеребезне табигатьнең гүзәллегенә хозурланып, изге гамәлләр белән үткәрик.

Илнур хәзрәт Әсхәтов,
Шода авылы мәчете имамы.

Фото: баш мөхәррир

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы ислам