«Алат юлы — Ак як»
«Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халыкы узгәртә алмас» дигән Ризаддин Фәхреддин.
«Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсәнең Балтач бүлегенең дүртенче сыйныф шәкертләре өчен «Алат юлы — ак як» тарихи мирасны өйрәнү проекты буенча cәяхәт оештырылды. Маршрутыбызны, тарихи яктан бик бай, үзенчәлекле булыр диеп изге дога белән башлап җибәрдек.
Сәяхәтебез Арча районы Кышкар авылыннан башланып китте. Безне мәчетнең имамы Радик хәзрәт нурлы йөзе, кунакчылыгы белән каршы алды. Мәчет тарихы белән таныштырды. Шушы авылда, уз заманында халыкка хезмәт иткән, малын җәлләмәгән, динне тарату үстерү өстендә хезмәт куйган кешеләр булган. Кышкар мәчетенең дә мәдрәсәсе тарихта данлыклы урын алган. Шул авыл мәдрәсәсен төзеткән Гаязиттдинов Усман әл Кадир 1770 нче елда Кышкар авылында мәдрәсә салырга керешә. Һәм ниятләре алдан ук төпле, киләчәк очен уйланылган булган: «Мин шушы мәдрәсәне башка мәдрәсәләр дәрәҗәсеннән югарырак кутәрәм», дигән ният белән башлаган, һәм шулай булганда.
XVIII йөз ахырында — XIX йөзнең беренче яртысында Россиядә иң зур һәм атаклы мөселман уку йортларының берсе була бу мәдрәсә. Шунда куренекле дин әхелләре, галимнәр һәм бик куп зыялый кешеләр яшәгән, чыккан, бу мәдрәсәнең даны бөтен төбәкләргә таралган һәм ислам дөньясында бик зур олешен кертеп калдырган. Бу тарихи мәчеттән алган рухи куңел тынычлыгы, имам Радик хәзрәтнең хәерле догасы белән сәяхәтебезне Арча районы Ташкичү авылында урнашкан ислам дине гыйбадәтханәсенә юл тоттык.
Авылнын курке булып торган мәчет 1817 елда тозелә башлаган 1819 елда беренче намаз укыла Сөләйман бине Нәзир бине Туктамыш бине Мөслим төзетә.
1821 елдан алып 1856 елга кадәр Шиһабетдин Мәрҗәнинең әтисе Баһаветдин бине Сөбхан хәзрәт имамлык вазыйфасын алып бара. Ташкичу авылы узенең мәдрәсәсе белән дә танылган булган, монда танылган шәхесләр дини гыйлем биргәннәр. Авыл узенен куркәм мәчете белән горурланып әледә дини гыйлемнәр биреп матур гына эшләп килә. Элеге тарихи мәчете имамы Рәдис хәзрәткә рәхмәтләр әйтеп, мәчет намазлары укып сәфәребезне Олы Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында урнашкан мәчеткә юл алдык.
Түбән Бәрәскә мәчете 1552 елдан соң төзелгән тәуге ике таш мәчетнең берсе. Татарстанда авыл җирендә урнашкан иң борынгы таш мәчет. Бу мәчетнең тарихы узе бер могҗиза, аны сакланып калган хәрабәләреннән шундый матур, искиткеч дәрәҗәгә килуе Аллахның ярдәме һәм аның алтын куллы кешеләре ярдәме беләндер. Бу эштә узенең зур өлешен керткән, түбән Бәрәскә авыл хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз әфәндегә һәм аның командысына Аллаһ тәгалә бу изге эшләрендә ярдәмче булсын.
«Илсөяр» кафесында кунак булганнан соң, безне Тубән Бәрәскә мәчете белән бик матур таныштырган имам Рамазан хәзрәтебез белән сабуллашып узебезнең «Алат юлы- Ак як» дигән маршрутны дәвам итеп мәркәзебез Казанга кузгалдык.
Бу өч тарихи мәчетнең берсе берсенә үрелеп дини эшчәнлеген алып баруы, анда уз өлешен керткән шәхесләрнең тормышы, мәчетләрнең бүгенге хәле белән танышканнан соң, күнелләрдә иман артты, һәр мәчет каршында эшләгән мәдрәсәләрнең данлыклы дин әһелләрен, галимнәрен тәрбияләп чыгарулары бик сокландырды. Йөзләгән еллар үтсә дә бу мәчетләр үзләренең тарихи төзелеш үзенчәлекләрен югалтмый саклап калулары безгә бик нык тәэсир итте.
«Дин, гыйлем мәдрәсә берлән саклана»
Галимҗан әл-Баруди
Шул рухи байлык белән уйланып, фикерләп, аралашып мәркәзебез Казаныбызга килеп җиткәнебезне сизми калдык.
Казанда безне «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге Казан мәдрәсәсе ректоры Ильяс Жиһаншин каршы алды. Яңа бистәнең татар зиратында булдык Ильяс хәзрәт оештырган «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел» дигән проект белән бу татар зиратына бер хәрәкәт кергән, ректорыбыз шушы зиратка дәфен кылынган күренекле шәхесләр (Шиһабетдин Мәрҗәни хәзрәтләре, Галимҗан Баруди, Әхмәтхади Максуди, Габдулла Тукай, Сөнгатулла Бикбулат, Каюм Насырийлар Габделхак хәзрәт Саматов һб) турында сөйләде. Бергәләп алар рухына дога кылдык.
Киләсе тукталыш – «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсә Ал мәчет иде. Ильяс Жиһаншин мәдрәсәнең хужалык эшчәнлеге, музее, библиотекасы белән таныштырды. Ал мәчеттә бергәләп өйлә намазын укыдык. Ректорыбызның безне шулай якын итеп каршы алуы, жылы чәйләре, шәкертләр белән бергәлектә хезмәт куеп алынган тәмле бал белән сыйлавы нур өстенә нур булды. Узенең вакытын җәлләми, бик тә кунакчыл Ильяс хәзрәтебезгә олы рәхмәтләр, алда да бу эшчәнлегендә Аллаһ Тәгалә аңа ярдәмче булып, көч куәт биреп торсын Әәәмииин. Шундый шәхесләр булганда, татар милләте, ислам дине яшәячәк ин шәә Аллаһ.
«Иҗдихат кылмыйча, тырышмыйча,тир тукмичә бернинди дә нәтиә булмы. Могаллимнәр, хәлифәләрярдәменә атлыгып торыгыз!»
Салихҗан әл-Баруди Гадиев
Алда без сәяхәтебезне экскурсовод тарихчы Рашит Амишев хәзрәте белән дәвам иттек. Ул безне иске һәм яңа татар бистәсендә урнашкан борынгы биналар һәм мәчетләр белән таныштырды. Ак мәчет 1801елны салынган, иске таш мәчет 1802 ел, Солтан мәчете 1868 елны салына башлый, Мөхәмәдия мәдрәсәсен уттек, куренекле шәхес Галимҗан Баруди 1882 нче елны оештыра башлый, Зәңгәр мәчет 1830 елны салына, Әжем мәчете 1801, Апанай 1768 елны салына һәм Мәржәни мәчетләре турында кызыклы да гыйбрәтле дә мәгълүматләр житкерде.
«Алат юлы – Ак як», дигән Сөбхән хәзрәт, бу сүзләрнең хаклыгына сәфәребездә төшендек. Бу мәчетләрне уз күзләребез белән курә алуыбыз, шунда кереп намаз укуубыз Аллаһка мең шөкер. Шул мохитне тоеп, күнелләребез сафланып йомшарды. Бер зур рухи көч алып, шунда кылган догаларыбыз, биргән сәдакаларыбыз кабул булып, иманыбыз ныгысын. Һәм киләчәктә дә узебезнең эшчәнлек нәтиҗәсендә, татар милләтен, ислам динен куәтләндеруче шәхесләр булалсак иде, шул буыннан буынга безнең чорга хәтле сакланып килгән бу тарихны кичләчәк буыннарга да җиткерергә Раббым бер Аллаһ ярдәм итсен
Ризаддин Фәхреддиннең «Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халыкы узгәртә алмас» дигән теләкләр белән үзебезнең туган якка Балтачыбызга юл алдык.
Экскурсияне оештыручы житәкчеләребез, Балтач үзәк мәчете имамы остазларыбыз — Рамиль хәзрәт Бикбаев, «Мәгърифәт мәркәзе» җитәкчесе Айгөл ханым Халиуллинага чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Бүгенге көннең һәр сәгате жентекләп уйланылган, төгәл, эчтәлекле иде, куйган максатыбызга ирештек.
Балтач «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсәнең 4 нче курсс шәкерте: Гөлүсә Халитовна
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев