Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Талак» дигән өчен миллион сум бирәсе булса, әйтергә ашыкмаслар иде

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев гаиләләр аерылмасын өчен мәһәр мәсьәләсен дөрес итеп хәл итәргә кирәклеген әйтте.

Бу турыда ул «Тәртип» радиосы уздырган түгәрәк өстәлдә сөйләде.

«Мәһәр үз урынында булса, аерылышулар күп булмас иде. Мәһәрне кызның әтисе билгеләргә тиеш. Менә телефонның бер меңлеге дә бар, йөз меңлеге дә бар. Йөз меңлеген югалтасы килми бит. Мәһәр табын артында чыгарып бирә торган әйбер генә түгел. Кызның әтисе белән кияү алдан сөйләшеп куя. Мәсәлән, әти кеше: «Табын артында 20-30 меңлек бүләген бирәсең, кызымнан аерыла калсаң, бер миллион бирәсең», – ди. «Талак» дип әйткән өчен 500 мең яки бер миллион сум акча чыгарып бирәсе булса, ашыгып әйтерләр идеме ул сүзне?» – диде хәзрәт.

Ул мәһәрнең кызның белеме, нәселе, булдыклы булуына карап билгеләнүен искәртте.

«Бездә кызларның бәясе юк, шуңа бөтен халык безнең кызларны ала, ошамаса кире җибәрә, чөнки бернәрсә югалтмый», – ди ул. 

Ул мәһәр сорау егетләрне кимсетү, аларга авырлык китерү булмавын, ә тиеше гамәл булуын да ассызыклады. 

«Никах вакытында булачак хатынына чын матур бүләк бирә алмаган ир киләчәктә ничек гаиләсен алып бара? Бу якларын уйларга кирәк», – диде баш казый.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев