Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Хатын-кыз беренче чиратта әни булырга тиеш»
Әбиләребездән үрнәк алыйк!
Берәү сабыен тәрәзәдән ташлаган, Чаллыда яшәүче хатын баласының веналарын кискән, чүп савытында яңа туган бала мәете табылган һәм башка шуның ише хәбәрләрне еш ишетеп торабыз. «Пусть говорят» тапшыруының чыгарылышының икесенең берсе шушы темага багышлана. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев әни кешеләрнең шундый вәхшилеккә баруының төп сәбәбе динсезлектән килә дип саный.
Әбиләребездән үрнәк алыйк
- Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең бер хәдисе бар. Ул: «Кеше кеше булсын өчен, аңарда дүрт сыйфат булырга тиеш. Иң беренчесе - акыл, икенчесе - дин, өченчесе - оят, дүртенчесе - изге гамәлләр. Хайваннарда шушы сыйфатлар юк, ә адәм баласында исә болар булмаса, кешене кеше дип әйтеп булмый», - ди. Икенче сыйфатка - динле булу дигәненә киңрәк тукталыйк. Хайваннарда дин юк, әмма бала дигән хис бар. Ул баласы өчен үлеп тора, аны ташламый, үстерә. Ә без баланы табып үстергән очракта да аны тәмле ашату, БДИны уңышлы тапшырту, абруйлы уку йортында укыту, акчалы эшкә урнаштыру ягын гына кайгыртабыз. Дини тәрбия турында онытып җибәрәбез. Аны хәрам белән хәләлне дә аерырга өйрәтмибез. Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримдә, мин адәм баласын бөтен мәхлукаттан да матур, күркәм итеп яраттым. Ә кайберәүләрегезне түбәннән-түбән төшерермен, ди. Менә шул түбәннән-түбән төшерермен дигән сүзне кайберәүләр укыйлар да, монда сүз урамда аунап ятучы исерек турында барадыр, диләр. Әлбәттә, исерек - тилелекне кыйбат бәягә сатып алучы. Әмма ул әле хайван дәрәҗәсенә генә тәгәрәү, аңардан да түбәнрәк дәрәҗәгә төшү бар. Хайваннарның печән ашаганы - ит, ит ашаганы печән ашамый. Ә менә адәм баласы, тиешме-юкмы, хәраммы-хәләлме, уйлап тормый, барысын да ашый. Хәрам ризык исә оят дигән нәрсәне бетерә. Менә шул кешене хайваннан да түбән төшерә. Кайбер хатын-кызлар баласы дөньяга килмәсен өчен, аны төшертә. Кыямәт көнендә аның өчен җавап бирәсе була бит. Ул көнне үтерүчеләр янына үтерелгән кешеләр китерелерләр дә ул кешене ник үтердең дип сорарлар. Шул вакытта алар, бу кеше мине үтермәкче булды, миңа куркыныч янады, дип акланыр. Аннары дөньяга килергә тиешле булып та килми калган сабыйларның җаннары китерелер һәм, боларның нинди гөнаһлары бар иде, дип соралыр. Туарга тиешле бала сиңа нинди куркыныч янады?.. Дингә ышанабыз, Аллаһка тәвәккәл кылабыз дип әйтергә яратабыз, ә үзебез нишлибез? Бала төшереп, көферлек эшлибез. Телевизордан кеше үтерүчеләрне нәфрәтләнеп карыйбыз, моны кем тәрбияләде, кулы ничек күтәрелде икән дибез. Шуны карап утыручы без үзебез дә дөньяга киләсе баланы юк итәбез бит. Ул әле чит кешене үтергән, ә без үз балабыздан котылырга ашыгабыз.
Баласын тапкан очракта да аны ташлап калдыру ягын караучылар бар. Болар барысы да безнең динсезлегебез аркасында килә, шуның ачы нәтиҗәсе. Әбиләребездән үрнәк алырга кирәк безгә. Сугыш вакытында алар ирсез килеш көн‑төн колхозда эшләп, күпме салым түләп, бернинди пособие алмыйча, ачтан шешенеп, биш‑алты баланы аякка бастырганнар. Берсе дә баласын үтермәгән, үз‑үзенә кул салмаган, чөнки алар хәләл ризык ашап үсүчеләрдән һәм намаз укучылардан иде. Хәләл ризык дигәннән, хәрам ашаган кешедә ихтыяр көче булмый. Андыйлар беренче авырлыкта ук югалып кала. Баласын үзенә авырлык дип саный.
Бүгенге көндә бала хокукы дигән әйбер киң таралган. Хөкүмәт тә, әти‑әни дә, мәктәп тә балага нәрсәдер тиеш. Балага кычкырырга ярамый, хәтта мәктәп бакчасында яшелчәләргә су сибәргә кушарга да ярамый. Ә бит ул баланың хокуклары белән бергә вазифалары да бар. Аның Аллаһы Тәгалә, әти-әнисе, үсеп гаилә коргач, тормыш иптәше, баласы каршындагы вазифалары бар. Ул үзенә караганда да яхшырак бала үстерергә тиеш.
Тукай да «Таян Аллага» шигырендә:
«Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син Аллага!
Йа Ходай, күрсәт, диген, ушбу җиһанда якты юл;
Ул - рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул!» - ди.
Дилбәр Гарифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев