Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

«Аллаһ сине мәңге хур итмәс»

Пәйгамбәребезнең хатыны Хәдичә турында.

Хәдичә – сәүдәгәр хатын иде, ә яшь егет Мөхәммәд аның сәүдә кәрваннарын җитәкләде, әманәтле, намуслы булды. Бу егетнең күркәм холкын күргәч, Хәдичә аңа тәкъдим ясады, ә Мөхәммәд бу тәкъдимне кабул итеп, алар никахлаштылар. Мөхәммәдкә ул вакытта 25 яшь булып, Хәдичәгә 40 иде. Яшь аралары 15 ел булса да, алар бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәделәр. Мәхәммәдкә (с.г.в) 40 яшь булып, Аллаһ аны рәсүл итеп сайлап алып, Хира тавында беренче аятьләрне иңдергәч тә, ул куркуыннан өенә, Хәдичә янына йөгерде, ятагына ятып, каплагыз мине, каплагыз, диде. Инде Пәйгамбәребез (с.г.в) тынычлангач, бөтен булганны аңа сөйләп бирә. Пәйгамбәребез үзе өчен бик курыкты, үзе белән ни булганын, аның янына килгән затның кем икәнен аңламады. Шулчак хатыны аңа әйтте: «Юк, валлаһи, Аллаһ сине мәңге хур итмәс. Син бит туганнар арасын ныгытасың, хак сүзләр генә сөйлисең, көчсезнең йөген ташыйсың, мохтаҗга ярдәм итәсең, кунакны хөрмәтлисең, авыр, читен хәлгә калганнарга ярдәм күрсәтәсең», – дип, аны юатты. Шуннан соң Хәдичә аны Тәүрат, Инҗил китапларын белүче, абыйсы Варака янына алып бара, Варака аңа: «Синең яныңа килгән зат ул Муса янына килгән шул ук заттыр», – дип, аның янына килгән затның фәрештә икәнен әйтә. Карагыз, Хәдичә иренә нинди күркәм, акыллы сүзләр әйтте һәм төнлә белән, тау куышында килгән затның фәрештә икәнен ачыкларга ярдәм итте.

Пәйгамбәребезгә (с.г.в) иң беренче иман китергән кеше дә аның хатыны Хәдичә булды. Һәм соңра да Хәдичә Пәйгамбәребезгә киңәшләр биреп, көч биреп торды, аңа күп ярдәмнәр күрсәтеп яшәде, ул аңа эчке ныклык булды.

Ф

Пәйгамбәребез Хәдичә хакында әйтте: «Башкалар каршы килгәндә, ул иң беренче булып иман китерде, башкалар мине ялганчы дигәндә, ул миңа ышанды, башкалар миннән борылганда, ул үзенең булганы белән бүлеште, һәм башка хатыннардан минем балаларым булмаганда, Аллаһ аннан миңа балалар бирде» (Әхмәт). Пәйгамбәребезнең җиде баласы булды, шуларның алтысы Хәдичәдән иде.

Хәдичәнең кылган изгелекләре сәбәпле, Аллаһ каршында ул зур дәрәҗәгә ия булды. Хәтта Раббысы Аллаһ аңа Үзе сәлам җибәрде. Бу күп нәрсә хакында сөйли.

Пәйгамбәребез (с.г.в) Хәдичә хакында әйтте: «Җәннәттә иң зур өстенлеккә ия булган хатыннар, алар: Хәдичә бинту Хуайлид һәм Фатыйма бинту Мухәммәд һәм Мәрьям бинту Гыймран һәм Фиргавеннең хатыны Әсия бинту Музахим» (ән-Нәсәи, Әхмәд). Шулай ук Пәйгамбәребез аның хакында: «Хәдичә минем өммәтемнең хатыннарыннан өстен кылынды, Мәрьям бөтен дөнья хатыннарыннан өстен кылынган кебек», – диде. (әл-Баззар).

Пәйгамбәребез Хәдичә белән 25 ел яшәде. Хәдичә үлгәч тә Пәйгамбәребезнең аңа булган көчле мәхәббәте сүрелмәде. Аны еш искә ала иде, аның дусларын, якыннарын хөрмәтли иде. Пәйгамбәребез Хәдичәдән, хатын буларак, бик уңды. Ул чын көчле, нык иманлы, хикмәтле хатын иде. Пәйгамбәребез (с.г.в) дә ирләргә хатын алганда матурлыгына, байлыгына карамагыз, диненә, әхлагына карагыз – уңарсыз дип киңәш бирде. Аллаһ безнең гаиләләребезне нык кылып, Хәдичә белән Пәйгамбәребез (с.г.в) арасында булган мәхәббәтне бирсә иде. Аллаһ безгә Коръәндә бер доганы кылырга кушты. Мәгънәсе: «Әй, Раббыбыз, безгә күз нуры булырдай парлар һәм балалар бир һәм безне тәкъва мөэминнәр өчен үрнәк кыл»

(Фуркан сүрәсе:74).

Марат Сәйфетдинов,

Балтач үзәк мәчетенең икенче имамы.

(Кыскартып бирелде)

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев