Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Аллаһ урнаштырган тәртип

Аллаһ Тәгалә адәм баласын акыл нигъмәте биреп хөрмәтләде һәм җир йөзендә барлык тере һәм тере булмаган нәрсәләрне кешеләр өчен бар итте.

Әлбәттә, Аллаһ бер нәрсәне дә шаярып, кызык өчен генә эшләми. Ул безне бар итеп үз карамагыбызга гына калдырса, кешелек дөньясы әллә кайчан бозылып, таркалып һәлак булыр иде. Ләкин Раббыбыз һәр халыкка пәйгамбәрләре аша яшәү максатын һәм яшәү рәвешен аңлатты. Соңгы пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның сәламе булсын) аша Аллаһ Тәгалә халыкларга Коръән китабын бирде. Алдагы пәйгамбәрләргә хәбәр иткән кебек Коръәндә дә Ул безгә тәртип һәм иминлек булсын өчен ничек яшәргә кирәк икәнен ачык аңлатты.

Аллаһ Тәгалә күп аятьләрдә безне галәмдәге, табигатьтәге һәм үзебезнең тән төзелешебездәге һәр нәрсәнең урынлы урнаштырылган икәненә игътибар итәргә, фикерләргә чакыра. Шушы галәмдә һәр нәрсәне шундый камил тәртип белән урнаштырган Раббыбыз без кешеләрнең дә ничек яшәсәк тормышыбызда тәртип һәм иминлек буласын яхшы белә. Пәйгамбәребез аша биргән ошбу диндә Ул безгә барысын да бәйнә-бәйнә аңлатты. Әгәр дә кеше гыйлем алып, Коръәнне (динне) яхшылап өйрәнсә, ул инде үзен дә, тирә-юньдәгеләрне дә гаделсезлек кылудан сакларга тырышачак. Кыскача әйткәндә, тәртип булачак.


Раббыбызның һәр нәрсәне урынлы урнаштыруын танысак, Ул биргән диннең дә тормышыбызда урынлы һәм кирәкле икәнен танырга тиеш булабыз. Раббыбыз Коръәндә әйтә: -Җирне сезгә торырга яраклы бишек сыман итмәдекме?» (Нәбә сүрәсе, 6 аять). Дөрестән дә, әгәр дә бөтен җир таулардан яки могыллардан гына торса безгә өйләр төзер өчен бик зур тырышлык куярга туры килер иде, сәфәргә чыксак, тиз арада ерак араларны үтә алмас идек. Ләкин Аллаһ Раббыбыз күп аятьләрдә җирне безгә яшәргә уңайлы итүе турында, һәм җирдә хайваннарны, яшелчә, җиләк-җимеш, игеннәрне һәм бөтен нәрсәне безнең өчен бар итүе турында әйтә.

Ничек бишектәге бала ашыйсы килсә тырышлык куеп кычкырып елап җибәрә, безгә дә Раббыбыз биргән тирә-юнебездәге нигъмәтләрне, ризыкларны эшкәртеп җыеп алу өчен бераз тырышлык кую гына таләп ителә. Ләкин Раббыбыз бишектәге балага ничек ана сөтен әзер иткән, шуның кебек тирә-юнебездәге нигъмәтләрне дә әзер һәм урынлы иткән, без ул нигъмәтләрнең бер күзәнәген генә дә үзебез ясый алмас идек.
(дәвамы бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250