Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Аллаһы Тәгаләнең колларына карата булган рәхмәте

Барча галәмнәрне юктан бар кылучы, Бөек кодрәт иясе Раб¬быбыз Аллаһка мактауларыбыз, хәмед-сәнәләребез, Аллаһы Тәгалә биргән чиксез нигъмәтләренә сансыз шөкранәләребез, рәхмәтләребез булса иде.

 Ике гаеткә караганда да бөегрәк булган җомга көннәрен зурлап, Аллаһ Раббыбызның чакыруларын кабул итеп, ерак араларны якын кылып, Аның мөбарәк йортларына җыелышып, Раббыбызның кадерле кунаклары булып утырганда, шушы сәгатьләрдә һәрберебезнең ихлас күңелләребездән чыккан сәламнәребезне, салаватларыбызны бездән кабул итеп, шушы галәмгә рәхмәт итеп җибәрелелгән, барчаларыбызга да күркәм үрнәк күрсәтүче булган, Аллаһ Раббыбызның әмер-таләпләрен безләргә 23 ел буе ирештереп, илчелек, рәсүллек вазифасын үтәп, ахыйрәт тормышына күчкән, расүлебез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) хәзрәтләренә, аның әһле бәйтенә, сәхабәләренә, тәбигыйннарга, янә аларга иярүчеләргә Аллаһ Раббыбыз ирештерсә иде. Ике җомга арасында фани дөньядан Ахирәт тормышына күчкән якыннарыбызның, дин кардәшләребезнең Аллаһ Раббүл Гыйззә рухларын шат кылып, авыр туфракларын җиңеләйтсә иде. Калган көннәребездә дә безгә, Ислам дөньясына Аллаһ Раббүл Гыйззә күркәм сабырлык бирсен, Ватаныбызны сугыш афәтеннән, табигать гарасатларыннан, өммәтебезне фетнәләрдән Үзе сакласын. Күңел тынычлыкларыбыздан аермыйча, һәрбер көнебез өчен Үзенә шөкер кылып яшәргә насыйп әйләсен. Гомәр Әл-Хаттаб мондый хәдис тапшыра:«Бервакыт Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына тоткынга эләккән хатыннарны һәм балаларны алып килделәр. Алар арасында тырыша-тырыша үз бала сын эзләүче бер хатын да бар иде. Ул аны табып, бик каты итеп кочаклап алды. Ашата башлады. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бездән: «Бу хатын үз баласын утка ташлый алыр идеме?» - дип сорады. Без исә: «Юк, Аллаһы Тәгалә белән ант итәбез, бу хатын мондый эшне эшли алмас иде», - дип әйттек. Шуннан соң Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Ә Аллаһы Тәгалә үз колларын бу хатын үз баласын жәлләгәнгә караганда ныграк жәлли», - дип әйтә.

Әй, мөселманнар, дөньяда яшибез. «Аллаһның рәхмәте», - дип һәрберебез дә әйтәбез, йә әйткәнебез бар. Ләкин бер сорау бирәсем килә: без хакыйкый Аллаһның рәхмәте ни икәнен аңлыйбызмы? Күрә алабызмы? Аны кабул итә беләбезме? Кабул итәбезме һәм Аллаһның рәхмәте илә куллана алабызмы бу дөньяда? Әй мөселманнар! Аллаһның йөз рәхмәте бар, шуның берсе генә бу дөньяга иңдерелгән.

Әбү һөрайра мондый хәдис тапшыра: «Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Дөреслектә, Аллаһы Тәгаләнең 100 рәхмәте бар. Аллаһы Тәгалә шул ЮОнең 1сен генә кешеләргә, җеннәргә, хайваннарга вә бөҗәкләргә иңдергән. Шушы рәхмәт аркасында кешеләр бер-берләренә мәрхәмәтлек күрсәтәләр, хәтта кыргый хайван үз баласына карата ярату тоя. Калган 99 рәхмәтне исә Аллаһы Тәгалә Кыямәт көненә кадәр калдырып торды», -дип әйтте».

Әй, кардәшләрем, уйланыйк. Аллаһы Тәгаләнең биргән рәхмәтләре чиксез. Кызганыч, күбебез аны күрә алмый. Шәригатькә карагыз әле, илаһи кануннарга игътибар итегез әле. Берәүләр Аллаһның кануннарын катлаулы, авыр, дип карыйлар. Тик каннуннарны да Аллаһ безгә рәхмәт йөзеннән җиңеләйтеп бирде. Муса Ш кавеменә 50 вакыт намаз фарыз кылынган иде, безнең өммәттә 5 вакыт намаз фарыз кылынды. Аллаһның рәхмәте белән 5кә генә калды, ләкин савабы 50 вакыт намаз кылган кебек. Сәфәргә чыкканда да, намазларны кыскартып укырга кушылды. «Аллаһның бүләге ул, кабул итегез», - дип әйтелде. Сырхауларга, моса-фирларга ураза фарыз түгел. Бу да зур рәхмәт, ягъни Аллаһы Тәгалә Үз кануннарын безгә җиңеләйтеп бирде.

Әй, мөселман кардәшләрем, Аллаһы Тәгалә безгә, мөселманнарга, кечкенә генә эшләр белән җәннәткә керергә вәгъдә итте. Расүлүллаһ (с.г.в.) : «Зина кылучы хатын-кыз сусаган эткә су бирүе аркасында җәннәткә керде», - дип әйтте. Янә дә: «Кем дә кем юлда комачаулаган бер әйберне (таш, агач ботагын) алып куйса, юлны чистартса, аңа да Аллаһның рәхмәте булыр», - дип әйтте. Изге гамәлләребез Ахирәттәге мизанда авыррак килсеннәр өчен, Аллаһ зикер-тәсбихләр бүләк итте. Гөнаһлардан арыныр өчен тәүбә бүләк итте. Бу Аллаһның рәхмәте түгелме? Эшебездән арып кайтканда, кочакларыбызга ашкынып торган, безне елмаеп каршы алган нарасый-сабыйларыбыз Аллаһның рәхмәте түгелме? Без хезмәт итә торган эшләребез Аллаһның рәхмәте түгелме?Без сорамасак та, безгә бирелгән нигъмәтләр бар. Аларга күз салыгыз : колак нигъмәтенә, күз нигъмәтенә, аяк нигъмәтенә, акыл нигъмәтенә. Бу Аллаһның нигъмәте түгелме? Аллаһның чиксез рәхмәте бу, газиз дин кардәшләрем. Күрә белүче кешеләр зарланганчы, уйлап-фикерләп ка¬рарга тиеш: һаман да нидәндер зарланып, Аллаһның рәхмәтеннән баш тартырга теләмибезме? Ләкин инсан онытылучан. Ул Аллаһның биргән нигъмәтләрен күрми, оныта - оятсызлык күрсәтеп, гөнаһ кыла, Аллаһка каршылык күрсәтә.Аллаһы Тәгаләнең бик мөбарәк сүзләре бар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) кодси хәдистә Аллаһы Тәгаләнең түбәндәге сүзләрен җиткерә: « Ий колла¬рым! Минем каршымда зур гөнаһларны ачыктан-ачык кыласыз. Ә Мин бит аларны йоклый торган урыннарында саклыйм. Мин җеннәргә һәм кешеләргә зур хәбәр җиткердем: юктан бар кылдым, ә алар Миңа түгел, ә башкага гыйбадәт кылалар. Мин аларны ризыкландырам, ә алар башкага шөкер кылалар. Яхшылыгым колларыма иңә, ә алардан Миңа начарлык кына күтәрелә. Аларда ихтыярым булмаса да, аларның мәхәббәтләренә ирешер өчен төрле нигъмәтләр бирәм, ләкин алар Миңа мохтаҗ булуга кармастан, Мине оныталар, гөнаһ кылып, Мине нәфрәтләндерәләр. Әгәр Миңа берәү кире кайтса, Мин аны ерактан кабул итәрмен, берәү ваз кичсә, якыннан чакырырмын. Әгәр берәү Минем өчен берәр нәрсәне калдырса, аңа арттырып бирермен. Әгәр берәү Минем ризалыгыма ирешергә теләсә, Мин ул бәндәгә теләгәнен бирермен. Әгәр берәү Минем көчемә өметләнсә, ярдәм сораса, Мин аңа тимерне дә йомшак кылырмын. Зикер кылучыларны Үземнең мәҗлесләремдә утыртырмын. Миңа карарга гөнаһ кылучыларны Миңа карата өметләрен өздермим: Миңа тәүбә кыл¬салар, Мин аларны сөярмен. Дөреслектә, Мин тәүбә кылучыларны һәм пакьлеккә омтылучыларны сөямен. Әгәр алар Миңа тәүбә кылмасалар, Мин аларның табибы булырмын һәм Мин аларга төрле бәлалар китереп, гөнаһларын дәвалармын. Әгәр берәү Мине бөекләсә, Мин дә аны башкалардан өстен күрермен. Дөреслектә, Минем каршымда изгелекнең савабы 10 мәртәбә артыграк язылыр вә 70кә кадәр арттырылыр. Вә изгелегенә карата, сансыз-хисапсыз мәртәбә әҗер-савабын арттырып язармын. Ләкин бер гөнаһ кылса, 1 гөнаһ язармын, арттырмамын. Вә әгәр гафу үтенсә, Мин аны гафу итәм. Мин күпчелек гөнахларны гафу итәм. Минем рәхмәтем ачуыма карганда әүвәлрәк булыр, йомшаклыгым катылыгыма карганда әүвәлрәк булыр вә гафу итүем дә газап бирүгә караганда алданрак килер. Минем колларыма карата мәрхәмәтлегем, ананың баласына булган мәрхәмәтлегеннән күпкә артыграк».

Әй, кардәшләр, Аллаһ, безнең онытылучан булуга карамастан, Аны онытуга карамастан, Үзенең рәхмәтен безгә ирештерә. Онытылуга, гөнаһ кылуга, явызлык кылуга карамастан, Аллаһ безгә вәгъдә итә. Аллаһның рәхмәте ачуына караганда беренчерәк.

Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә болай дип әйтә: «Минем мөэмин бәндәләремә әйт: «Ий, бәндәләрем, гөнаһ кылып, үзегезгә зарар иткән булсагыз, Аллаһның рәхмәтеннән өметегезне өзмәгез, чөнки тәүбә итеп төзәлгәндә, Аллаһ гөнаһларны ярлыкаучыдыр, Ул - Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимледер». «Зүмәра / Халык Төркеме», 39:53

Без Адәм балалары, хаталанабыз, ялгышабыз. Ләкин Аллаһка гыйбадәт кылып яшәргә насыйп булсын. Бу дөньяда Аллаһ рәхмәтләрен безгә бирде, Ахирәттә дә җәннәт әзерләде. Әй, кардәшләрем, Аллаһка рәхмәтләребезне гыйбадәт аша, намаз аша бирсәк иде. Ризалыгыбызны күрсәтеп яшәсәк иде. Аллаһтан разый булыйк, Ул да бездән разый булыр.Кечкенә генә гамәлләр өчендә чиксез әҗерләр әзерләнгән. «Кардәшеңә елмаю - сәдака». Ә сәдака нәрсә соң ул? Ул - савап. Аллаһның хайваннарына карата мәрхәмәтле булсак, аның өчен дә Аллаһ әҗер бирә бит.Аллаһы Тәгалә ахыргы көнебезгә кадәр Аңа шөкрана кылып яшәргә насыйп итсен. Шушы дөньяның вә Ахирәтнең бәхетенә ирешергә барыбызга да насыйп булсын. Әмин!

Илфар хәзрәт Хәсәнов, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ислам