Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт күләгәсе

Кыямәт көнендә кояш булмаса да, анда бик якты һәм кызу булачак.

Ул кызулыкка тиң булган кызулык дөньяда юк. Кешеләр шул кызуга була һәм гөнаһлары өчен куркудан тирли башларлар. Аларның тирләре гөнаһларының күп­легенә карап ага. Иң әз гөнаһлыларының тирләре агып, табаннарын каплар, икенчеләрнең - тубыктан булыр, өченчеләрнең - тездән, дүртенчеләрнең - билдән, бишенчеләрнең - күкрәктән, алтынчыларның - ияккә кадәр, җиденчеләре тирләрендә йөзеп йөрерләр. Кыямәт көненең микъдары 50 мең ел, шул вакыт буена кешеләр бу рәвештә куркып тирләп үз нәүбәтләрен көтеп торачаклар.
Шул чыдамаслык кызу­да бердәнбер күләгә булыр. Ул - Аллаһ Тәгаләнең гаршенең күләгәсе. Хәдистәге сүзләр буенча ул Аллаһ Тәгаләнең Үзенең күләгәсе була алмас, чөнки Аллаһ Тәгаләне җәннәт әһелләре генә күрә алырлар.
Шушы күләгәгә беренче эләгүче гадел имам булыр. Имам дигәч тә, күз алдына мулла, хәзрәт килеп басарга тиеш түгел. Гомумән, җитәкләп барган һәр кешегә: җитәкчеме, мөдирме, рәисме, башлыкмы, президент булсынмы - имам диеп әйтелә. Күп кешеләрне хакимият нык боза, үзгәртә. Дәрәҗәле урынга урнашуы кешенең гаделлегенә тәэсир итмәсә, ул бу күләгәгә лаеклы булачак. Чөнки күпчелек кеше бу сынауны үтә алмый.
Икенче - кечкенәдән дин буенча гыйбадәт кылып яшәгән кеше бу күләгәгә лаеклы була. Монда да ерак йөрисе юк. Күбебезнең балалары мәчеткә укырга йөри, ләкин күпчелеге яшүсмер вакытлары җиткәч, каннары кайный башлагач, дин юлын бөтенләй ташлыйлар. Чөнки яшь чакта, башка чордашларың теләгәннәрен эшләп йөргән вакытта, аннан тыелып калыр өчен ныклы иман һәм зур көч кирәк. Шуңа күрә яшь чакларында дин юлында яши алганнары гына шушы күләгә лаеклы була алалар.
Өченчесе - йөрәге белән мәчеткә бәйле кеше. Ул биш вакыт намазны да мәчеттә укырга тырышучы һәм йөрәге мәчет эшләре өчен янып торучы. Билгеле, бу гамәлләрендә рия катнашмаска тиеш. Аларга мәчеткә барганда адым саен әҗер-савап язылып бара. Мондый кешеләргә кыямәт көнендә икенче төрле өстенлек бирелә, алар сират күперен шул мәчет бинасы эчендә килеш узачаклар.
Дүртенче төркем - ике мөселманның бер-берсен Аллаһ ризалыгы өчен яратып, Аллаһ өчен теләп җыелуы, Аллаһ кушканча аерылуы. Ягъни, безне кешедә аның матурлыгы, зирәклеге, көче, нәселе, гыйлеме, аның сезгә туган булуы, байлыгы, дәрәҗәсе, җәмгыятьтәге бәйләнешләре һ.б. кызыктырырга тиеш түгел. Кешеләр белән аралашканда без аларны иң беренче Аллаһ ризалыгы өчен яратырга тиеш.
Икенчедән, без аның холкына карарга тиешбез. Холык турыдан-туры кешенең иманының дәрәҗәсенә бәйле. Беркемгә дә сер түгел, яхшы холыклы кешене мөселманнар да, хәтта кяферләр дә ихтирам итәләр. Кешенең холкы - аның иманының көзгесе.
Кыямәт көнне Аллаһның гаршенең күләгәсендә буласы бишенче төркем кеше - әгәр ир-атны дәрәҗәле чибәр хатын зинага чакырса, шул чакта ир-ат: «Мин Аллаһтан куркам», - дисә. Әгәр Аллаһ Тәгалә кешегә яшерен гөнаһ кылырга мөмкинлек бирсә, аны үзенә фаш итү дөрес түгел икәнен беләбез. Аллаһ Тәгаләдән ялварып сораса, бу гөнаһның тизрәк кичерелү ихтималы ачык кылынган гөнаһларныкыннан күбрәк була. Бу хәдистә юкка гына чибәр һәм дәрәҗәле хатын диелмәгән, чөнки хатын чибәр булгач, ир-атның шәһвәтен уята, ә дәрәҗәле булгач, бу гөнаһ кылуларының хәбәре таралмас өчен бөтен шартлар тудырылачагын аңлата. Ягъни, бу гөнаһның фаш ителмәвенә гарантия бар. Мондый шартларда сирәк кеше генә тыелып кала ала. Моның җәүһәр үрнәге итеп безгә Коръәни-Кәримдә «Йосыф» сүрәсендә аның кыйссасында ап-ачык итеп китерелә.
Яшерен кылынган гөнаһлар турында тагын бер-ике сүз. Пәйгамбәре­без (с.г.в.с.) бер хәдисендә әйткән: «Кем исә кардәшен дөньяда яшерсә, Аллаһ Тәгалә аны Кыямәт көнендә яшерер». Ягъни кем кардәшенең яшерен булган гөнаһын белеп алып, аны фаш итмәсә, Аллаһ Тәгалә аның яшерен гөнаһларын да Кыямәт көнендә яшерер, ягъни аны фаш ителүдән каплар, саклар. Ул кардәшен фаш итеп аны я гаиләсеннән, я урыныннан, я дәрәҗәсеннән мәхрүм итәр. Аллаһ ул фаш итүчене кыямәт көнендә үзен фаш итәр. Күпләребезгә бу хәдис уйга калыр өчен сәбәп булсын. Кешеләрнең кимчелекләре турындагы мәгълүматны шымчы рәвешендә җыярга һәм гайбәт итеп таратырга ярамый. Коръәндә «Хуҗурат» сүрәсенең 12нче аятендә бу тыелган.
Алтынчысы - сәдаканы биргәндә уң кулы биргәнне сул кулы белмәгән кеше. Ягъни, уң кул биргәнне сул кул белми каламы? Биргәнен кеше үзе һәм алган кеше генә белергә тиеш. Мондый гамәлне ихлас Аллаһ ризалыгы өчен генә кылган кеше кыла ала.
Җиденчe төркем кеше: берьялгызы килеш Аллаһ Тәгаләне искә төшергәндә күзләре яшьләр белән тулган кеше. Ягъни, бу гамәл риясыз булырга тиеш. Чөнки кайберәүләр кеше алдында намазларны, догаларны юри озак итеп укыйлар hәм елыйлар. Ягъни монда ялгыз калуы гына шарт түгел. Коръән укыганда, дога һәм истигъфар кылганда, Кыямәт көнен күз алдына китергәндә, Аллаh Тәгаләне искә төшергәндә елау күз алдында тотыла. Ләкин тормыштагы авырлыклардан, кайгылардан елау турында сүз бармый.
Фото: yanarysh.ru
Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов, Ижау Җәмигъ мәчете имамы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250