Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Җан ризыгы

Кешегә өч төрле ризык кирәк. Беренчесе – тән ризыгы, ашау-эчү, ял итү. Икенчесе – баш ризыгы, белем алу, фикерләү. Өченсесе – җан ризыгы, гыйбадәт кылу яки табыну.

Аллаһ Коръәндә әйтә: “Әй, кешеләр! Сезгә Раббыгыздан вәгазь, күңелләргә шифа булучы, туры юлны күрсәтүче һәм мәрхәмәт чыганагы булган Коръән килде (Юныс, 57).

Кеше беренче чиратта рухи зат, аннан соң гына материя. Рух, җан тәнне йөртә. Киресенчә түгел. Җан чыкса, тән мәет була. Димәк, рух, җан беренче чиратта игътибарга лаек. Җан авыртса, борчулы булса, үзен кая куярга белмәсә, кеше үзенең тәнен оныта, тормышка теләген югалта. Димәк, тән сәламәт булып кына, рух сәламәт булмас, әмма рух сәламәт булса, тән дә сәламәт була ала.

Кешегә өч төрле ризык кирәк. Беренчесе – тән ризыгы, ашау-эчү, ял итү. Икенчесе – баш ризыгы, белем алу, фикерләү. Өченсесе – җан ризыгы, гыйбадәт кылу яки табыну. Кешеләр күбесенчә шушы ризыкларның беренче-икенчесен алалар, өченчесен калдыралар. Шул сәбәпле, кешедә рухи ачлык барлыкка килә, җан нәрсәдер таләп итә, ә кеше аңа нәрсә бирәсен белми. Тегесен татып карый, бусын татып карый... – тик җанга тынычлык таба алмый.

Рухи ачлык нәтиҗәсе

Стресс – нервларда нинди дә булса көчле тәэсир нәтиҗәсендә туган артык киеренкелек. Бу халәт кешенең рухын гына зарарлап калмыйча, аның физик ягына да бик күп зыян сала. Стресс психик авырулар, йокысызлык, тире, ашкайнату системасы, сөяк, үпкә, йөрәк авырулары, гипертония, мигрень, аллергия авырулары башлангычы булып тора. Стресс һәм депрессияне заман чире дисәк тә, ялгыш булмас. Нәрсә җитми соң бүгенге кешеләргә? Үткән буыннар хәзергеләргә караганда бик күпкә начаррак яшәсә дә, фән, медицина артка калган булса да, алар бу чирләрне белмәделәр. Бүген ул массакүләм төс алды. Шушы чиргә каршы көрәшү өчен төрле дарулар, антидепрессантлар уйлап таптылар. Тик алар стрессны дәваламыйлар, вакытлыча “басып кына” торалар.

Дәвасы бар

Пәйгамбәребез җан тынычлыгын намазда эзләргә кушты. Аллаһка гыйбадәт кылу (намаз уку, дога кылу, бөтен өметләрне Аллаһка багышлау, эшләрне Аллаһка тапшыру) кешенең күңеленә тынычлык бирә. Аңа авырлыклар килсә дә, ул аларны Аллаһтан бер сынау буларак кабул итә, Аллаһтан ярдәм сорый. Бу кеше, әлбәттә, авырлыкларны җиңелрәк кичерә. Андый чакларда, Аллаһны зурлап, Аннан ярдәм сорап, ихлас рәвештә сәҗдә кылырга гына кирәк – җаныгызда өмет яктылыгы, күңелгә рәхәтлек кергәнен, хәлнең җиңеләйгәнен үзегез дә сизәрсез.

Элегрәк стрессларны дәвалау өчен психологлар дәва урынына динне кабул итмәсәләр, хәзер инде аларның күбесе дәвалауда диннең тәэсире көчле дигән нәтиҗәгә киләләр. Мәсәлән, танылган психоаналитик Карл Юнг әйтүенчә: “Минем клиентларым, дингә кермичә, берсе дә тулысынча тазарып бетә алмады”.

Стрессның килгәнен, безне һәлак иткәнен көтеп утырасы юк, чарасын хәзердән үк күрергә кирәк, ул – җаныгызга үзенең ризыгын бирү.

Марат Сәйфетдинов,

Балтач үзәк мәчете имамы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ислам Җан ризыгы