Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Ана хакы турында

«Хатыннар өстендә булган хакларның олысы — ир хакы, ирләр һәм хатыннар өстендә булган хакларның олысы — ана хакыдыр». (Хәдис)

Бу хәдистә шәрифтә хатыннар өстендә булган ирләр хакы һәм дә ирләр вә хатыннар өстендәге аналар хакы бәян ителгән булса да, чынлыкта ирләр өстендә хатыннарның да, аналар вә аталар өстендә балаларның да хаклары бар һәм күп. Аларны яхшылап белү вә шул белгәннәр белән тиешле вакытта гамәл кылу, белер өчен уку, сорап булса да өйрәнү тиешле.

Милләтләрнең иҗтимагый камилләшүләре гаиләләр тәшкил ителә торган шәхесләр арасындагы бердәмлек һәм дә өлфәт-мәхәббәткә бәйле булганлыктан, өйләнүнең табигый булуы вә аннан соң шәхесләр арасындагы бер-берсенә карата булган хакларның тиешле дәрәҗәдә ригаять ителүләре ләзем.

«Табигый өйләнү» яшь вә әхлакта, гыйлем вә табигать кебек эшләрдә ир белән хатынның бер-берсенә туры килүләреннән гыйбарәт. Бу нәрсәләргә игътибар бирелмәгән никахларда ир хакы да, хатын хакы да тулысынча үтәлмәс, бәлки бик күп вакытта хәерсез эшләргә сәбәп булыр.

Ризаэддин Фәхретдинов, «Җәвамигуль-кәлим» шәрехе китабыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин һәм тормыш