Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Аралашуның да җае бар

Тирә-ягыңда кешеләр нинди, сиңа дөнья шундый булып тоела. Әйбәт кешеләр белән очрашсаң, сөйләшсәң, күңелләр ачылып китә, рәхәтләнеп яшисең килә.

Дөнья шулкадәр матур, җир йөзендә яшәүчеләр шулкадәр саф күңелле, яхшы булып тоела башлый. Һәрнәрсәдән матурлык, яхшылык кына күрә башлыйсың.

Ә инде, киресенчә, һәр нәрсәдән гаеп табучы, бер нәрсәдән дә канәгать булмаучы кеше белән очрашып түгел, хәтта телефоннан гына сөйләшсәң дә, бөтен энергияң суырыла, сиңа да дөньяны гел пычраклык кына чолгап алган кебек тоела. Тыңламыйм дисәң дә, гадәттә ул кешене туктатып булмый. Икенче темага күчсәң дә, ул барыбер гаепләргә кешесен, җаен таба, сүз сөрешен үзе теләгән якка күчерергә омтыла. Мондыйлар белән аралашудан мәгънә юк. Нишләргә соң дисезме? Иң элек тирә-юнеңә кемнәрне якын җибәргәнеңне чамаларга, ничек тә мондый бәйләнешләрдән качарга, читләшергә, үзеңнең җаныңа хуш булган кешеләр, якыннарың белән аралашуга күбрәк вакыт бүләргә генә кирәк, миңа калса. Менә шул чакта тормыш сиңа шөкер итәрдәй гүзәл яклары белән генә ачылыр.

Әйтик (Әлхәмдүллиләһ!), өебездә, туганнарыбыз арасында эчүчеләр, тәмәке тартучылар булмагач, миңа хәзер кемдер урамда исереп, сугышып йөридер кебек тоелмый да. Бәйрәмнәрдә җыйналсак та, җан рәхәте. Табын тирәли утырабыз да, Коръән укыйбыз, бергәләп сөйләшә-сөйләшә тәмләп чәй эчәбез. Кемдер тавыш чыгарыр, кемдер тозсыз (ямьсез) сүз сөйләшер, кемнедер рәнҗетер дип борчыласы да юк.

Бу уңайдан яшьләрнең күпләп мәчетләргә йөрүенә дә куанып бетә алмыйм мин. Барыбызга да шушы үрнәккә иярергә генә кирәк. Әхлаклы бала тәрбиялим, яшьлегем дә, картлыгым да тыныч үтсен, мәңгелек йортыбызга киткәч тә догалары барып торсын дисәк, балаларыбызны мәчетләргә җибәрергә тырышырга кирәк. Аракы эчмә, тәмәке тартма, наркотиклар кулланма, әхлаксыз тормыш алып барма дип кисәтәсе дә булмас. Алар арасында өйләнмичә, кияүгә чыкмыйча калучылар да сирәк. Чөнки динебез вакытның кадерен белергә, эштән тәм табарга да өйрәтә. Аралашыр өчен дә үз тиңнәре, уртак нияттәшләре, фикердәшләре булыр. Ни дисәң дә, аралашуның да үз җае бар ләбаса.

Зөләйха ХАФИЗОВА

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәрбия