Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Арборда Корбан гаете уңаеннан, бәйрәм уздырганнар (фото, видео)

Бәйрәмне уздыруга бик күп авылдашлар үз өлешләрен керттеләр.

Корбан гаете уңаеннан, туган авылым Арбор авылында бәйрәм уздырдык. Оештыра башлаганда әлбәттә куркыта, борчыласын, бәргәләнәсең. Кемнәргәдер синең янып йөрүен кирәксез эш кебек тоела. Алар сине аңлап бетерми, син аларның битрафлыгына хәйран каласың. Аллаһның рәхмәте белән, шунда ук, әйдә эшлибез дип күтәрелеп алучылар да була.

Бәйрәмне уздыруга бик күп авылдашлар үз өлешләрен керттеләр. Һәркайсына мең рәхмәт, Аллаһ зурласын үзләрен.

Бәйрәм табынына әледән әле корбан итеннән сыйлар өстәлеп торды, балаларның кәефен аниматорлар күтәрде, Сөмбел белән Рания апалары кыстыбый пешерү буенча мастер класс үткәрделәр, мич ягып өч чиләк коймак пешерделәр. Шушында ук авылдаш җитештерүчеләрнең ярминкәсе гөрләде. Иң мөһиме авылдашлар аралаштылар, күрештеләр сөйләштеләр. Яхшылык белән дөньяны яктыртуга ни җитә?!

Зөлфия Хәлиуллина

Казан-Арбор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев