Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Аша банан

Коръән Кәримдә: "Вә җимешләре астан өскә хәтле тезелгән хуш исле банан агачлары арасында…” - диелгән (“Вакыйга” сүрәсе, 29нчы аять).

Банан – бик туклыклы продукт, аның 75 процентын су, 1,3 процентын аксым һәм 0,6 процентын май тәшкил итә. Бананның калган өлеше исә төрле углеводлардан һәм калийдан тора.

Банан күп кенә авырулардан савыктыра. Мәсәлән, аны температура күтәрелсә, мускул спазмнары булса, мускул тукымалары зәгыйфьләнсә ашарга киңәш ителә. Калийга бай булганга күрә, банан организмнан ашкайнату калдыкларын чыгаруны тизләтә.

Банан кан басымын төшерергә дә ярдәм итә. Моннан тыш, ул аллергияне дәвалаганда да файдаланыла. Шулай ук бананда булган калий белән натрий берләшмәсе күзәнәкләрнең һәм мускул тукымаларының үсешен стимуллаштыра, йөрәк тибешен һәм су-тоз балансын көйли.

Бананда күп микъдарда В6 витамины бар. Әлеге витаминның организмда җитмәве аруга, реакциянең акрынаюына, тынычсызлыкка, йокысызлыкка, азканлылыкка, бөерләрдә ташлар барлыкка килүенә, тән тиресе халәтенең начараюына, ә авыр стадияләрдә хәтта акылны җуюга да китерә, дип яза "Татар дини календаре".  

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: банан